

Ришат Төхфәтуллин социаль челтәрләрендә хәбәр иткәнчә, Азамат туганнарына ярдәм итәргә кайтып киткән, бакчада эшләгән. Какы җыйган. Янәшәдә генә химикатлар белән эшкәртелгән колхоз кырлары булган. Мөгаен, җил агулы матдәләрне тирә-якка тараткандыр. Ләкин егет бу турыда белмәгән, күрәсең. Какыны ашаганнан соң, кинәт хәле начарланган. Берничә көн үзен начар хис иткән, температурасы күтәрелгән. Аннары аны больницага алып киткәннәр.
Егет ике атна буе реанимациядә комада була. Табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Ләкин 9 июньдә аның йөрәге тибүдән туктаган.
"Азамат коллективның йөрәге һәм горурлыгы иде. Без белгән иң якты, игелекле һәм ихлас кешеләрнең берсе. Аның таланты, энергиясе һәм җылысы безнең күңелләрдә мәңгегә калачак. Туганнарының, дусларының, аны белгән һәм яраткан һәркемнең кайгысын уртаклашабыз", - дип язган Ришат Төхфәтуллин.
Азамат Заһировның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.