Җәмгыять
7 июнь 2025, 16:46

Бүген "Әйдә играть"та Зайнетдин һәм Криворучка

Бүген Бөтенруссия фестиваленең өченче көне. Һәм бәйрәм үзендә уен сөюче, балачакка кабат кайтырга теләүчеләрне көннән-көн күбрәк җыя.

Бүген "Әйдә играть"та Зайнетдин һәм КриворучкаБүген "Әйдә играть"та Зайнетдин һәм Криворучка
Бүген "Әйдә играть"та Зайнетдин һәм Криворучка

Бирегә бер тапкыр килдең икән, кайтып китүе чыннан да авыр.

  • Минем беренче чиратта оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә, бик матур бәйрәм оештырганнар. Кулымнан килсә, монда булган бөтен уенчыкларны да сатып алыр идем мин. Минем сентябрьдә икенче сабыем туа. Һәм гомумән үземә алмасам алмыйм, ә баларыма иң яхшы әйберләрне алырга тырышам. Бар ата-аналар да шулайдыр инде,- дип бүлеште Зайнетдин.

Җырчы белән килешми булдырып булмый, Республика башлыгыбыз әйткәндәй: "Без балалар товарлары җитештерүчеләр кластерын булдырдык". Чыннан да әлеге фестивальдә нинди генә уенчык юк, барсын да аласы килә. Шуңа күрә, көлке тавшлары гына түгел, кайбер җирдә баларның уенчык сорап, үксеп елаганнары да ишетелә.

Әлдә Зайнтедин килгән, этно-җырчы бүген кечкенә тамашачыларны милли колоритка күмде һәм бәләкәчләрнең күңеленә аның иҗаты тап килде дисәк, ялгышмасбыз. Зайнетдинның дәртле музыкасына биеми, моңлы, шул ук вакытта заманча җырларына кушылып җырламый, түзеп булмый. Ул бүген кече дусларының да, аларның әти-әниләренең дә күңелен күрде.

Төп сәхнәне бүген тагын бер күренекле "артистлар" яулады, ул да булса, Хрюша белән Филя һәм «Тыныч йокы, бәбиләр" программасының алып баручысы Криворучка. Әлеге телепередача 1964 елдан бирле нәни дусларының тугры юлдашы, аларны карап ничәнче буын үсә инде. Шуңа күрә бүген "Тыныч йокы, бәбиләр" программасының геройларын күрүләренә баларга караганда, бигрәк тә әни-әтиләре шатланды, кайбер кешеләрнең күңелләре тулды, чөнки бу легендар программа һәм йөрәккә якын персонажлар.

 

Иртәгә фестивальнең соңга көне, тагын да кызыграк һәм тагын да тыгызоак программага бай!

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас