

(Дәвамы.)
3
Фəн үзе дə урамда тыныч кына атлап китеп барган төлкене
күреп гаҗəплəнгəн иде. Ябык абзарга эт, төлке керə
алмас, ə менə исереклəрнең ишек кагып йөрүлəреннəн
йончып, капкасына терəү сала башлады ул.
Эш беттеме, дигəндəй, ихатасына күз йөгертеп алды
да верандага үтеп, ишеген элеп, өенə керде. Тамагы
кибеп торганга, суынып өлгермəгəн чəйнегеннəн касəгə
су агызып эчеп алды. Утны сүндереп, түшəгенə килеп
ятты. Капкага терəү салгач, тынычланып калды ул,
ишек шакып, урыныннан торгызучы юк. Танышларын-
да, кирəкле кешелəрдə аның телефон номеры бар, бик
кирəк булса шылтыратырлар.
Элек җылынып кына йоклап китеп барганда ишек ша-
кыйлар иде. Аракы сорап йөрүчелəрдер дип уйласа да,
нəрсə булмас дип, ишек төбенə килə.
– Кем йөри? – ди.
– Фəн, ач əле, хəлем бик начар, башым авырта, –
дигəн тавыш ишеткəч, ачуы килеп, чак кызып китми
кала.
– Мин сиңа кибетмени, башка килеп йөрмə.
– Миңа бал балы булса да ярый, – дип, ишекнең теге
ягындагы кеше китəргə ашыкмый.
– Бетте. Чыгарып түктем, синең кебеклəр соранып
йөрмəсен дип, – ди дə кереп урынына ята.
Шушы сөйлəшүдəн соң тиз генə йоклап китеп була-
мы соң? Йокысы кача. Сəгатькə карап ала. Аяк очында
яткан песие, башын күтəреп, хуҗасына карап ала да,
ят, йокла дигəндəй, кире башын гəүдəсенə тыга биреп
күзен йома.
Тапканнар аракы сорар кеше. Ул өендə аракы кебек
нəрсə тотмый. Көмешкə белəн бөтенлəй булашмый.
Əнисе исəн чакта булаштылар, дөнья көтəргə кирəк
иде. Авыл кешесенең күбесе эчəр өчен эшкə килə дə.
Эчерми кара, дошманга əйлəнерсең. Элек акчаны
алмый иделəр. Хəзер ул якка җиңел, эчəргə юк икəн,
акча бирəсең дə котыласың. Акчасы булса, аракысы та-
была, сатучылар җитəрлек.
Фəн, килеп эшлəгəн кешелəргə эчерер өчен, бал
балы гына əзерли. Аны да күп бирми, ике касəдəн
артык эчсəлəр кайта алмый интегəлəр, буыннарына
төшə. Берничə мəртəбə авызы пеште инде, шуңа ярдəм
итүчелəргə я акча, я бал бирергə тырыша.
Ул гаилəдə бердəнбер бала булып үсте. Чибəрбикə
улын бик авырлык белəн тапты. Башка бəби алып кайта
алмады. Хастаханəдə дə ятып карады, əбилəргə дə
барды, тик файдасы гына булмады.
– Хатын, башка интегеп йөрмə, Ходайның башка бəби
бирəсе килмидер. Риза булыйк, улыбыз бар, җиткəн, –
диде хатынына Миндулла. Ул бала таба алмаганына
борчылып йөргəн хатынын тынычландырырга телəде.
Шулай дип əйтсə дə, үзе дə тыныч түгел иде. Күп ба-
лалы гаилəдə үскəн Миндулланың улы берүзе генə
үсүенə йөрəге янды.
– Атасы, син шулай дисең дə ул, улыбыз берүзе
үсəмени? – дип җаваплады иренə.
– Хəзер күп бала табу модада түгел, тирə-якка кара.
Шушы улыбызның бəхете булсын!
– Анысы шулай, – дип килешкəндəй булды Чибəрбикə.
Миндулла ферма малларын карады, Чибəрбикə са-
вучы булды. Иң алдынгы булмаса да, гел яхшылар
рəтендə килде ул. Миндулланың да, Чибəрбикəнең дə
фоторəсемнəре малчылар йортындагы мактау такта-
сын бизəде.
Ферма мөдире аларны җыелыш саен: “Минем иң
яхшы эшчелəрем”, – дип мактады. Колхозның гомум
җыелышына аларны бүлəклəү исемлегенə кертте. Ел
саен булмаса да, яхшы эшлəгəннəре өчен бүлəк алып
тордылар.
Фəн мəктəптə укып йөргəн елларында əти-əнисенə
ярдəм итешеп фермада йөрде. Əтисе:
– Улым, шофер булырсың инде, минем кебек атта
йөрмəссең, – дисə дə, мəктəпне тəмамлагач, хəрби
хезмəткə алынганчы дип, фермага эшкə килде.
– Мин атларны яратам, хезмəт итеп кайткач, күз
күрер, бəлки, башка һөнəр алырмын, – дип, əти-əнисен
тынычландырырга ашыкты.
Беркөнне ашап утырганда əнисе:
– Үрге оч Зəкирə апаң: “Улың Рамазан кызын озата
икəн”, – дип сөйлəнеп торды, шул дөресме?
Фəн кып-кызыл булды, бераз сүзсез торды, шуннан
гына:
– Кайтырга куркам дигəч, озаттым инде. Сəлим бит
көне-төне исерек. Урлыйм, дип сүз җибəргəн, Рəмзия
курка, – диде, башын күтəрми генə ашавын белеп.
– Сəлим белəн йөри, дип ишетеп калган идем шул,
ташлаштылар да микəнни? – Чибəрбикə, башка сүз
куертмый, салынган ашын ашап куйды. Улына да,
үзенə дə чəй ясады. Шуннан яңадан сүз башлады. –
Рамазанның хатынын əйтəм, Гөлсылуны, беркайда да
эшлəмəде, ел саен бəби тапты да бəби тапты. Рама-
занны бала басты. Хезмəт кенəгəсе юк икəн, дилəр.
Кызы да əнисе кебек ел саен бала табачак инде. Аңа
өйлəнгəн егет интегəчəк. Сəлим шуңа ташлагандыр
əле.
Чибəрбикə моны яңалык итеп сөйлəп утырса да,
улының колагына хəбəр салырга телəде. Улының
Рəмзиягə тартылуын сизенə, шуңа, уратып кына булса
да, араларына киртə куярга исəбе. Аңа нигə кирəк күп
бала табучы килен? Балакае бала карап интегəчəк.
– Кызы əнисенə охшый, дип кайда язылган? Хəзер
заман башка, – диде Фəн, əнисенең күзенə карап, аның
ни өчен сөйлəгəнен аңларга тырышып.
– Ялгыш йөреп китмə, дип əйтүем генə. Төскə-башка
чибəр, егетлəрне кызыктырырлык... Рамазан йончып
бетте... Күп бала һушны ала шул...
– Əни, əле беркем дə өйлəнергə җыенмый, хезмəт
итеп кайтасым, укып һөнəр аласым бар. Тынычлан, –
диде дə торып ихатага чыгып китте.
Фəн аңлады: əнисе Рəмзия артыннан йөргəнне хуп-
ламый. Аңа үзе кебек бер генə бала таба торган килен
кирəк. Димəк, əнисенə ошаган кыз белəн генə йөрергə
тиеш буламы? Ул əле хезмəт итеп кайтмаган, нинди
өйлəнү ул? Əнисе əллə нəрсəлəр сөйли. Ичмасам,
əтисе өйдə юк чакта сүз башлады, ул: “Улымның башын
юк белəн катырма”, – дип кырт кисəр иде.
Гаилəдə берүзе булуына Фəннең күңеле һəрчак китек
булды. Бу бигрəк тə балачакта нык сизелде. Урам буен-
да малайлар-кызлар белəн уйнап кайткач, сөйлəшергə
беркем дə булмавы күңелсезлəндерде. Кайвакыт дус-
лары туганнары белəн өйдə уйнауларын кызык итеп
сөйлəгəндə, ул сүзгə кушылмый гына бер як читтə
торды. Аның сөйлəр сүзе юк. Шундый сөйлəшүлəрнең
берсеннəн соң, өенə ачуы килеп кайтты да, яшьле
күзлəрен сөртə-сөртə, əнисенə күптəн уйлап йөргəн со-
равын бирде.
– Əни, нигə мин берүзем? Миңа күңелсез.
Башкаларның абыйлары, туганнары бар, – диде,
əнисенə сыенып.
Əни кеше нəрсə əйтергə белми каушап калды. Улын
кочагына алды.
– Мин чирлəдем, улым, шуңа туганнарың юк, – диде.
Үзенең күзлəреннəн яшь бəреп чыкты. Моны күреп тор-
ган Фəн əнисен жəллəде.
– Мин болай гына əйттем, ачуланма, əни, – диде,
əнисенең битен сыйпап.
Чибəрбикə улының сүзлəреннəн соң тынычлангандай
булса да, күңеле төбендəге ярасы уңалмады, башка
бала таба алмавына булган үкенече кимемəде.
Фəн башка бервакытта да бу хакта сүз кузгалтмады.
4
Урынына яткач тиз генə йоклап китəр кебек булса да,
күзенə йокы кермəде аның. Югыйсə, ул яңгырдан соң
тиз генə йоклап китə иде. Яңгыр аңа, ничектер, тəэсир
итə. Яңгыр алдыннан һəм артыннан, тəннəре авыраеп,
йокы баса башлый. Күрəсең, һава торышы, атмосфе-
ра басымы аның организмын тынычландыра. Ə бүген
нигə йоклый алмый əле ул? Бал алырга килгəн хатын
исенə төшкəнгəме? Аның сүзлəре колагында һаман да
яңгырап торгангамы? Матур абый... Матур абый...
Фəннең, ни өчендер, ул хатынны тагы күрəсе килеп
китте. Челтерəп аккан чишмəне хəтерлəткəн тавышын
ишетəсе килде. Исемен Фəнүрə дидеме əле? Фəн,
Фəнүрə. Икесенə бер исем түгелме? Аның моңа чаклы
мондый исемне ишеткəне юк иде.
Аяк очында яткан песиен алып, аркасыннан сыйпап
куйды. Анысы мырылдап, иркəлəнеп кенə сузылып
алды да хуҗасының күкрəгенə башын терəп, сыенып ятты.
Песие инде аның олыгаеп килə, артык шаярып бар-
мый, күбрəк ятып торырга тырыша. Яшь чагында баш
бирмəде инде, язга таба бигрəк тə. Иртəн үк чыгып китə
иде дə көн буе кайдадыр югалып тора. Фəн баштарак
аңламыйча, песием мине ташларга тели, дип уйлый
иде. Ə беркөнне, песилəр бала тавышы чыгарып кыч-
кырышкач, йөгереп ихатага чыкты. Аның песие белəн
күрше песие йоннарын кабартышып, бер-берсенə
сикерергə тора иде. Ул кулына таяк алды да алар ягына
ыргытты. Фəннең песие, комачаулап йөрмə дигəндəй,
хуҗасына карап алды да каршысындагы песигə си-
керде. Үзенең песие сикергəч, вəт, маладис, дип, Фəн
канəгатьлек белəн елмаеп куйды.
Койма башында, аларның сугышканын карап, аклы-
сарылы песи утырганын шəйлəп алды. Ул зур кызыксы-
ну белəн, кем җиңə, мин шуныкы, дигəндəй утыра бирə.
Шунда гына Фəннең башына барып җитте: алар кыз
өчен сугыша икəн. Менə ни өчен көн буе кайтмый йөри!
Каракай (песиенең исеме шулай иде) күрше песиен чы-
елдатып куып җибəргəч, канаган колагын аягы белəн
ышкып алды да койма башында утырган аклы-сарылы
песи янына горурлык белəн атлады.
Песилəрнең сугышканын карап торганнан соң, Фəн
үзенең яшьлеген искə төшерде. Аның бит песилəр кебек
кызлар өчен сугышканы түгел, əрлəшкəне дə булмады.
Ул ошатып йөргəн кызы өчен дə көрəшмəде. Кызлар
өчен авыз-борыны канга батмаган егет егет буламы,
дип уйласа да, ни өчендер аның кешегə сугарга кулы
бармады. Телəсə, Рəмзияне Сəлимнəн тартып ала ала
иде – араларына керəсе килмəде. Тəртиплелеге, наму-
сы кушмады. Кайчак үзенең шундый булуына ачуы да
килеп куя. Тик бернəрсə дə эшли, тумыштан бирелгəн
табигатенə каршы килə алмый.
Бер елны Каракай яз чыгып китте дə юк булды. Бер көн
үтте, ике көн үтте – песие юк та юк. Бер атна кайтмагач,
бөтенлəй куркуга калды Фəн. Кайда булырга мөмкин?
Үлеп ятамы дип, бакчасын, өй тирəлəрен карап бетте.
Күршелəреннəн сорарга кыенсынды. Ул аларның нəрсə
əйтəсен белə. Күршелəре белəн бик очрашмаска тырыша ул.
Песие булмагач, өйдə ямь бетте, иптəш булган
икəн. Каракайга сүз кушып, сөйлəшеп ала иде. Кай-
чакта күңелендəге уйларын да ачып салды. Шунысы
Фəнгə ошый: песие, кешелəрдəн аермалы буларак,
аны тыңлый гына, бер сорау да бирми. Хуҗасының
күзлəренə карап ятуын белə.
Фəн нəрсə пешерсə дə, песиенең савытына үзенə
салган күлəмдə ризык сала. Аның ашаганына озак итеп
карап тора, күңеленнəн кинəнеч кичерə. Шуңа песие та-
зарып, авыраеп китте. Мунча якканда үзе белəн песиен
дə юындырырга алып бара. Баштарак судан курка иде,
азак өйрəнде. Юынып беткəч, лəүкəгə менеп ятып, йон-
нарын киптерə-киптерə, хуҗасының юынганын карап
утыра бирə.
Ул ике ай кайтмагач, Фəн, күрешүгə өметен өзеп,
башка песи алырмын инде, дип уйлый башлады. Шулай
да кайтып керер төсле тоелды. Көн дə көтте. Тышта
берəр тавыш ишетелсə, йөгереп чыгып китте. Башта-
рак, кайтып керсə, ашатырмын дип, савытына ризык
та салып куя иде. Песие югалгач, Фəн күңелсезлəнде,
нəрсə эшлəргə белмəде. Ялгызлыкның начар икəнен
сизгəндəй булды. Вакытында гаилə кормый калуына
үкенгəндəй итте. Гаилəсе булса, ул песиенең югалга-
нын белмəс тə иде. Ə əле аның бердəнбер якын җан
иясе – песи. Көндезлəре эш белəн булышып үтсə дə,
кичлəрен янында Каракае булмау күңелен кырды. Теле-
визор да песине алмаштыра алмады. Төшлəрендə аны
ябып куйганнар икəн, чыгармый тоталар икəн дип күреп
саташты. Кемнедер əрлəп, кычкырып, үз тавышына үзе
уянган чаклары да булды. Күршелəренең песилəре ба-
лалаганын ишетеп калгач, бераз үссен дə берсен сорап
алырмын инде, дип уйлап куйды. Малайларына əйтеп
тə куйды.
Ə бер көнне Каракай кайтып кермəсенме?! Аптырап
ук китте. Шатлыгыннан нəрсə эшлəргə белми торды,
песиен күтəреп алды. Шул көнне үк мунча ягып юын-
дырды. Белмəссең, əллə кайда йөргəн əле ул. Өенə ямь
кереп китте. Песие җылы түшəктə таңга чаклы уянмый-
ча йоклады. Күрəсең, төшемдə күргəнчə, ябып тоткан-
нардыр дип сөйлəнеп, песиен сыйпады. Фəннең күңеле
күтəрелде, үзендə ниндидер көч артуын сизде. Кич үзе
янына алып: “Син кайда йөрдең ул? Берəр матур песи
кызы таптыңмы?” – дип, сораулар бирде.
Фəн, үзе дə сизмəстəн, кешелəрдəн ераклаша башла-
ды. Сөйлəшергə туры килсə дə, бары эш турында гына.
Беркемне дə күңеленə якын җибəрмəде. Шулай да кай-
сыбер əрсезлəр: “Фəн, кайчан өйлəнəсең, картаясың
бит”, – дип, нервысында уйный башлый. Əйтерсең ул
– дөнья тоткасы. Нигə бөтенесен дə минем өйлəнмəү
борчый əле? Андыйлар белəн сөйлəшеп тə тормый,
атлап китеп бара. Уңай җавап ишетмəгəч, артыннан:
“Үзем берəрсе белəн таныштырыйммы?” – дип ияреп
килүчелəр дə булгалый. Гомумəн, ул кешелəрнең шушы
сорауларыннан ялкып бетте. Шуңа кем белəн сөйлəшə
башласа да, йомышын гына əйтə дə тизрəк китү ягын
карый.
Фəн яшьрəк вакытта башкаларга кушылып сөйлəшə
торган иде. Үзе турында дусларының, күршелəренең,
гомумəн, кешелəрнең нəрсə уйлаганын белергə тели
иде. Үзен өйлəнми калырмын дип уйламады бит ул,
берəр ошаганы табылыр əле, дип фикер йөртте. Көн ар-
тыннан көннəр, еллар үтеп, кырык яшькə җиткəч, əнисе
мəрхүм булгач, үзе дə шомлана башлады. Əнисе исəн
чакта беркөе булган икəн, ялгыз калгач, күңелсезлəнде.
Өйлəнмичə калдыммы, дигəн уй миен бораулады да
бораулады. Тик бу хакта беркемгə дə сиздермəде.
Яше барган саен аның талəплəре да үзгəрде. Хатын-
кызның атлавын, сөйлəшүен, төс-башын, буй-сынын,
уңганлыгын тикшереп, энəсеннəн-җебеннəн үткəрде.
Ул инде элекке Фəн түгел. Кич яткач, авылдагы кызлар-
ны үзе телəгəн талəпкə туры китереп эзлəп карады да
миңа ярарлыгы юк, дигəн фикергə килде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.