Җәмгыять
30 Мая 2025, 13:34

Язучылар өй туйлый!

Бүген Уфада «Китап бәйрәме» Халыкара китап ярминкәсе кысаларында Башкортстан Язучылар берлегенең яңартылган йорты ачылды.

Язучылар өй туйлый!Язучылар өй туйлый!
Язучылар өй туйлый!

Исегезгә төшерәбез, аны ремонтлауга 2024 елның сентябрендә керештеләр. Моңа республика Башлыгы Радий Хәбировның Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов белән очрашу йомгаклары сәбәпче булды. Төзүчеләр түбәне яңартты, фундаментны ныгытты, гидроизоляция системасын ремонтлап, фасадларны чистартты һәм буяды, шулай ук бинаның тарихи кыяфәтенә туры китереп архитектура-сәнгать элементларын тергезде.

– Республикабызның Язучылар берлеге – иң борынгы һәм абруйлы иҗтимагый оешмаларның берсе. 1934 елдан башлап ул әсәрләре Башкортстанга гына түгел, бөтен илгә танылган йөзләгән талантлы авторны берләштерә. Бүген безнең язучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә. Сезнең күбегез командировкаларда булды, сугышчылар белән очрашты, ә кайберләре әле дә алгы сызыкта. СВОда катнашучыларгаа һәм аларның гаиләләренә ярдәм буларак районнарда һәм шәһәрләрдә үткәрелгән “Своих не бросаем” циклы өчен Союзга аеруча рәхмәтлемен, – диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда Башкортстан Язучылар берлегенә ярдәм итү һәм үстерүгә 25 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.

Ачу тантанасы кысаларында Башкортстан җитәкчесе бер төркем язучыларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Республика халкын тантаналы вакыйга белән Русия китап берлеге президенты Сергей Степашин да котлады. Радий Хәбиров һәм Сергей Степашин яңартылган Язучылар йортын карадылар, әдәби кунакханәдә һәм күргәзмә залында булдылар, шулай ук ирекле рәвештә язучылар белән аралаштылар.

Бина янында «Уфа юкәләре» әдәби скверы да пәйда булды. Ул Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗми истәлегенә багышлана. Шагыйрь нәкъ менә шушы бинада эшләгәндә, кабинет тәрәзәсе янында үскән агачларга карап, Башкортстан башкаласының рәсми булмаган гимны булган атаклы «Өфө йүкәләре» җырының текстын иҗат иткән булган.

Фото: https://www.bashinform.ru/  

Язучылар өй туйлый!
Язучылар өй туйлый!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас