Җәмгыять
29 Мая 2025, 15:07

"Не рули, малай!"

Бүген, 29 майда, «Россия» медиаүзәгендә балалар травматизмын профилактикалауга багышланган конференция узды.

"Не рули, малай!""Не рули, малай!"
"Не рули, малай!"

Башкортстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Владимир Севастьянов ассызыклаганча, бүгенге конференциянең темасы – бик җитди, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре зур фаҗигага китерергә мөмкин.

-“Мин ихластан кайгырам шул балалар өчен. Мине иң аптыраткан кешеләр-шул балаларның ата-аналарының битараф булулары. Алар улларына, кызларына юл транспорты йөртү иреклеге бирү белән, куркыныч, кире кайтарып булмый торган вакыйгаларга юл ачканнарын аңламый",- диде Владимир Александр улы.

 

2024 елда зыян күргән балалар белән булган һәр алтынчы вакыйга аларның механик транспорт чаралары белән идарә итүенә бәйле. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның бу категориясе белән 76 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган, 75 кеше җәрәхәтләнгән.

 

Башкортстан Хөкүмәтенең балигъ булмаганнар эшләре бүлеге җитәкчесе Илмир Ганиев күпчелек очракта мототранспорт сатып алуны  балаларның ата-аналары хуплый дип саный һәм юл җәрәхәтеннән соң узгарылган ачыклауларда бу дәлил тулысынча дөрес булып чыга.  Транспорт чарасы белән тиешле хокуклардан башка идарә иткән өчен законнарда каралган административ җаваплылык турында искәрттеп тә үтте спикер. Әйтик, мопед, скутер, мотоцикл яки автомобиль белән идарә итү хокукыннан башка идарә иткәндә балигъ булмаган машина йөртүчеләргә 5 000 сумнан 15 000 сумга кадәр административ штраф каралган. Балигъ булмаган баланы руль артына керткән затлар өчен административ җаваплылык карала, ул 30 000 сум күләмендә штрафны күздә тота. Аерым очракларда административ җаваплылык җинаять җаваплылыгына үсәргә мөмкин.

 

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече травматолог-ортопед Тимур Псянчин әйтүенчә:"Юл җәрәхәтеннән соң баларда гадәттә кушма авыртулар була, аларның үсеп бетмәгән организмнарына бу зур заян китерә. Травма авыр булмаган очракта да, мәсәлән сынган соякләрнең дөрес үсмәве дә ихтимал".

 

Журналистларның "гадәттә руль артындагы балалар үзләрен ничек аклыйлар?"- дигән сорауга, спикерлар бер тавыш белән әйткәндәй: "Алар үзләрен гаепле дип исәпләми, үзләрен транспорт йөретә беләбез дип уйлыйлыйлар, алар балалар, шуңа күрә балалар үзләренә яки тирә-яктагы кешеләргә зыян китермәсен өчен, әти-әниләр икеләтә сак булырга тиеш!"

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас