Җәмгыять
12 Мая 2025, 15:01

Китап чыгару – үзе олы бәйрәм

“Китап” нәшриятының Уфадагы кибете милли мәдәният үзәгенә әверелде.

Китап чыгару – үзе олы бәйрәмКитап чыгару – үзе олы бәйрәм
Китап чыгару – үзе олы бәйрәм

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән язучылар, китап нәшер итүчеләр һәм укучылар өчен яңа уникаль очрашу урыны булдырылды. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте киңәшмәсендә Республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев белдерде:

–  “Китап” нәшриятының фирма кибете бүген милли мәдәният үзәгенә әверелде, – дип билгеләп үтте Максим Ульчев. – Бүген “Китап” нәшрияты Русиянең милли китап нәшрияты лидерларының берсе. Безнең барлык китаплар да ГОСТка туры килә, социаль бәяләр буенча сатыла (уртача 250 сум). 2024 елда безнең китаплар Русия һәм төбәкара дәрәҗәдәге 16 бүләккә лаек булды. Республика халкының югары сыйфатлы милли әдәбиятның киң ассортиментына ихтыяҗын канәгатьләндерү безнең өчен мөһим өстенлек булып кала!

Исегезгә төшерәбез, нәшриятның фирма кибете узган ел Уфаның Ленин урамындагы 26нчы йортта ачылган иде. Сәүдә залыннан тыш, анда  иҗади чаралар уздыру өчен мәйданчык эшли. Биредә күргәзмәләр, китаплар уку һәм презентацияләү, автограф-сессияләр һәм авторлар белән очрашулар үткәрелә.

Мәсәлән, күптән түгел татар телендә чыккан  китаплардан Рафига Усманованың “Шәмдәлләрдә шәмнәр яна” һәм Фәндидә Харрасованың “Яшәү кагыйдәсе” җыентыкларының исем туе узган иде. Ә аңа кадәр җиде авторны берләштергән “Күңел көзгеләре”, ике авторны берләштергән “Ташбака – уңган апа” һәм “Шук буран”, биш авторны берләштергән җыентыкларны тәкъдим итү чаралары узган иде.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас