Җәмгыять
27 Апреля 2025, 16:42

Без – китаплы халык!

100дән артык нәшрият “Китап бәйрәме” китап ярминкәсендә катнашачак.

Без – китаплы халык!Без – китаплы халык!
Без – китаплы халык!

30 майдан 1 июньгә кадәр Уфада “Китап бәйрәме” III Халыкара китап ярминкәсе узачак. Бу зур форумда катнашу өчен Русиядән һәм якын чит илләрдән 100дән артык нәшрият теркәлгән. Башкортстан Республикасы Башлыгы башлангычы белән уздырыла торган ярминкә башкаланың Совет мәйданында узачак.

Алда торган китап ярминкәсенең төп темасы – “сүз көче”. Форумның киң эшлекле программасында Русия Язучылар берлеге рәисе  Владимир Мединский, Русия китап берлеге президенты Сергей Степашин, Русия Дәүләт китапханәсе генераль директоры Вадим Дуда һәм башкалар катнашачак.

Форумның беренче көне “Батырлык турында сүз” девизы астында узачак һәм Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция темасына багышланачак. Башкортстан Республикасы Милли музеенда язучы йорты күргәзмәсе ачылачак.

Беренче көннең төп вакыйгаларының берсе РФ Оборона министрлыгының мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ога Фаллер катнашлыгында армия мәдәнияте көннәрен тәкъдир итү булачак. Шулай ук республика театрлары һәм Русия армиясе театрларының хәрби тематикага спектакльләр күрсәтү, концерт программалары планлаштырылган. Язучылар Олег Рой, Евгений Водолазкин һәм башкалар белән иҗади очрашулар узачак.

Икенче көнне бәйрәм “мәңгелек турында сүз” концепциясе астында дәвам итәчәк һәм классик әдәбиятка багышланачак. Биредә Бөек ватандашларыбыз Пушкин, Есенин, Чехов, Мостай Кәрим һәм башка урыс һәм милли әдәбият классикларының әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

Өченче көн Балаларны яклау көне уңаеннан “киләчәк турында сүз” шигаре астында узачак. Башкортстан Республикасы балалар җыелма хоры чыгышы якты вакыйга булачак, анда 600 бала Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан форумның төп сәхнәсендә музыкаль әсәрләр башкарачак. Балалар әдәбиятын яратучыларны язучы Андрей Усачев белән очрашу һәм танылган шагыйрь Самуил Маршак әсәрләре буенча куелган спектакльләр сөендерәчәк.

“Китап бәйрәме” Халыкара китап ярминкәсе 2023 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә ул республиканың төп мәдәни вакыйгаларының берсенә әверелде.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас