Узган ел балалар җинаяте 2023 елга караганда 13,7 процентка үскән. Елдан-ел балигъ булмаганнар саны кимүгә бара, шул ук вакытта алар тарафыннан җинаять кылулары арта. Мошенниклар һәм наркокурьерлар үсмерләрдән файдалана, чөнки алар белән идарә итү җиңел һәм түләү аз.
Балигъ булмаганнар эше буенча хисапта 3568 үсмер тора. Бу 2023 елга караганда 1398гә күбрәк. Төрле җинаятьчел төркемнәрдә торучылар да күп.
Наркотик таратучы үсмерләр арасында аны кулланучылар аз. 28 кулга алынучылардан икесе генә наркотик кулланганлыгы ачыкланган.
Узган елда урта һөнәр бирү уку йортларында укучылар тарафыннан башкарылган 432 җинаять теркәлгән. Бу 2023 елга караганда 90га күбрәк. Болар урлашу, наркотиклар, көчләү һәм башка шундый җинаятьләр.
Хакимият уку йортлары тәрбия эшләре белән шөгыльләнергә тиеш түгел дип тапкан иде. Гаиләләрдә дә ата-аналарның балаларын тәрбияләргә вакыты җитәрлек түгел. Нәтиҗәдә социаль челтәрләр, Интернет аша “белгечләр” Русия яшьләрен курьер эшләренә, экстремист һәм башка төркемнәргә тарта башлады.
Наркотик тарату буенча җинаять эше – 16, кайбер очракларда 14 яшьтән үк ачыла. Якынча ун елга хөкем итәләр. Колонияләрдә дә тынычлык таба алмыйлар. Анда зеклар кулга алынганда полициягә эләккән наркотиклар хакын таптыра, нәтиҗәдә яшүсмер яшәү мәгънәсен югалта.
Белгечләр җинаятьне кисәтү өчен гаиләдә ата-аналарга балаларына күбрәк вакыт бүлү, телефоннарын тикшереп тору кирәклеген, полициягә, балигъ булмаганнар эше белән шөгыльләнүчеләргә игътибарны арттырырга киңәш итә.
Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге фотосы.