Әлбәттә, "Татарча квартирник"ка барырга!
Яшьләр чираттагы очрашуларын, күптән түгел узып киткән, сигезенче март бәйрәменә багышлап үткәрделәр. Алай гына да түгел, бу чараны, кызларны сөендерәбез дип, егетләр оештырган иде. Биредә, гадәттәгечә, җылы атмосфера.
- Егетләребез безгә шундый матур бәйрәм оештырды. Барсын да хәстәрләгәннәр: бүләкләр дә әзерләгәннәр, чәчәкләр дә алганнар, чәй табыны да корганнар. Хәтта бүген килә алмаган кызлар өчен видеокотлау да яздырганнар. Искиткеч! Гомергә истә кала торган очрашу булды, һәммәсенә рәхмәт!- дип булеште "Татарча квартирник"ның җитәкчесе Алина Сабитова.
Җырларга, биюләргә, елмаюларга, көлүләргә, җанлы сөйләшүлергә бай булган яшьләр җыелышыннан соң, һәр катнашучы янып торган йөрәк белән кайтып китте. Шуны әйтергә кирәк, яшьләр тарафыннан оештырылган мондый чаралар еш үтә. Һәр очрашу-үзе бер гомер, бүгенге көн кызлары һәм егетләре моны аңлый, шул мизгелләрнең кадерен белеп, гөрләтеп яши!