+4 °С
Болытлы
Гадәттән тыш хәл булган урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән. Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән, аның мәйданы 4 кв. метр.
Тикшерүчеләрнең ачыклавынча, бу хәл көмешкә аппараты аркасында килеп чыккан. Аның шартлавы нәтиҗәсендә тәрәзәләр һәм ишекләр ватылган, асылмалы түшәм эрегән.
Ике зыян күрүче, 48 яшьлек ир-ат һәм 52 яшьлек хатын-кыз, төрле пешүләр белән ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган.
Чыганак: Башинформ.