Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль , 09:40

Уфа-Казан поезды булырмы?

Бу сорауга Куйбышев тимер юлы (КбшЖД) җитәкчелеге җавап бирде.

Уфа-Казан поезды булырмы?
Уфа-Казан поезды булырмы?

Самарада узган матбугат конференциясендә Куйбышев тимер юлы (КбшЖД) җитәкчелегенә Уфа белән Казан арасында туры тимер юл элемтәсен җайлау турында сорау бирелде. Җавапта әйтелүенчә, мондый рейсны оештыру өчен компания-ташучыларның әзерлеге кирәк. Хәзерге вакытта  әлеге маршрут буенча оештыруга запрослар юк.

КбшЖД дирекциясендә ачыклык кертүләренчә, Башкортстан һәм Татарстан башкалалары арасындагы поездда йөрү вакыты автобуста яки автомобильдә бару вакытыннан күпкә озаграк.

 Уфа - Казан маршрутында тимер юл буенча 887 чакрымны үтү 15 сәгать тәшкил итә.

Әлеге вакытта Ульяновск аша узуның гамәлдәге альтернатив варианты юлда 21 сәгать чамасы вакытны күздә тота, бу шулай ук автомобиль транспорты белән көндәшлек итәргә мөмкинлек бирми.

"Автомобиль транспортында йөрү мөмкинлеге булуны исәпкә алып, Уфа - Казан поездын билгеләү максатка ярашлы түгел", - дип нәтиҗә ясады Куйбышев тимер юлы (КбшЖД) җитәкчелеге.

Чыганак: Башинформ.

Уфа-Казан поезды булырмы?
Уфа-Казан поезды булырмы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: