“Беренчеләр хәрәкәте” грант конкурсының яңа сезоны 2025 елның 31 гыйнварында башланды. Аның йомгаклары буенча җиңүчеләргә балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүгә, үстерүгә һәм аларның буш вакытларын оештыруга юнәлтелгән конкурслар, фестивальләр, слетлар һәм башка чаралар әзерләү һәм уздыру өчен финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Катнашу өчен гаризаны оешманың финанс ярдәме чаралары порталында 3 мартка кадәр бирергә мөмкин. Конкурска нәтиҗәләр апрель башында ясалачак, ә җиңүчеләрнең проектлары 2025 ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.
Әлеге грант конкурсында катнашучы төп төбәкләрнең берсе – Башкортстан. 2024 елда Башкортстан Русия Федерациясенең барлык төбәкләре арасында гаризалар һәм җиңүчеләр саны буенча беренче урынны алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикабызның инде икенче ел рәттән алдынгы позицияләрне бирми. 2023 елда ул ил буенча грант конкурсының төп күрсәткечләре буенча беренче бишлеккә керә иде. Грант конкурсы үсеп килүче буын тарафыннан яратып кабул ителгән һәм өлкәннәр һәм балалар авторлыгында башкарылган инициативаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Хәрәкәт төрле буын вәкилләренең актив хезмәттәшлеге өчен мөмкинлекләр тудыра. Ул балаларны, ата-аналарны, педагогларны һәм остазларны файдалы эшләрдә берләштерә. Хәрәкәт һәркемгә зур команданың бер өлеше булырга һәм бергә файда китерергә ярдәм итә.
– “Беренчеләр хәрәкәте”нең грант конкурсы балалар һәм яшьләр үсешенә юнәлтелгән социаль әһәмиятле башлангычларга ярдәм итү мөмкинлеге ул. Безнең грант фонды 2025 елда 1,4 миллиард сум тәшкил итәчәк, ә проектка ярдәм итүнең максималь суммасы – 10 миллион. Конкурста катнашу өчен гаризаларны мәктәпләр, колледжлар, югары уку йортлары, балалар бакчалары, яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре, балалар иҗат йортлары, театрлар, китапханәләр, башка юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр бирә алачак. Без җиңүче проектлар кысаларындагы чараларда 1 миллионнан артык кеше катнашыр дип планлаштырабыз, – диде “Беренчеләр хәрәкәте” идарәсе рәисе Артур Орлов.
– “Беренчеләр хәрәкәте” грант конкурсының яңа сезонын түземсезлек белән көтәбез. Без Башкортстанның гаризалар саны буенча илдә беренче булуы белән горурланабыз – 387 кеше грант конкурсында катнашырга теләк белдерде һәм аларның 32се җиңү яулады. Без 62 000 000 сумнан артык грантлар отып, Идел буе федераль округында беренче һәм илдә дүртенче урынны алдык. Моны яшьләребезнең мөһим инициативаларда актив катнашуы раслый. Бигрәк тә безнең икенче ел рәттән җиңүче булган катнашучыларыбыз булуы сөендерә. Грантлар – безнең республика яшьләре өчен үз проектларын һәм идеяләрен тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек, һәм без алдагы сезонның тагын да күбрәк казанышлар китерер дип ышанабыз, – диде Хәрәкәтнең Башкортстан бүлекчәсе советы рәисе Ранис Хәсәнов.
Һәр гариза хәрәкәтнең I съездында балалар һәм яшьләр тарафыннан кабул ителгән рухи кыйммәтләрне чагылдырырга тиеш. Бу үзара ярдәмләшү һәм хөрмәт, Русия халыкларының бердәмлеге, тарихи хәтер, игелек һәм гаделлек, хыял, иҗади хезмәт, тормыш һәм дәрәҗә, патриотлык, дуслык, Ватанга хезмәт, ныклы гаилә. Конкурста тәкъдим ителгән проектлар шулай ук волонтерлык һәм ирекмәнлек, хезмәт, һөнәр алу, спорт, мәгариф, белем, мәдәният һәм сәнгать, фән һәм технологияләр, патриотизм һәм тарихи хәтер, медиа һәм коммуникацияләр, сәламәт яшәү рәвеше, экология һәм табигатьне саклау, дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр, туризм һәм сәяхәт юнәлешләренә җавап бирергә тиеш.
Быел конкурска кайбер үзгәрешләр кертелде. Әйтик, катнашучылар гаризага проект идеясен тәкъдим иткәндә бергә төшерелгән видеовизитканы кушып тапшырырга тиеш. Конкурс эшләрен 2024 елда сайлап алынган һәм махсус әзерлек үткән эксперт советы караячак. Аның составына төрле тармак белгечләре керәчәк. Алар һәр проектны 9 критерий буенча бәяләячәк. “Беренчеләр хәрәкәте”нең грант конкурсы инде өченче мәртәбә уздырыла. Алдагы ике сезон нәтиҗәләре буенча 1 183 проект хупланды, аларга 3,4 миллиард сумлык акча бүленде. Чараларда 2 миллионнан артык бала һәм яшүсмер катнашты. Конкурс оештырылганнан бирле анда 8 261 оешма катнашты.
Чыганак: «Беренчеләр хәрәкәте»нең матбугат хезмәте.