Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Фәнил ВАХИТОВ белдерүенчә, 1 февральдән бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме арттырылачак. Республикада район (Урал) коэффициентын исәпкә алып, ул 30 982,97 сум тәшкил итәчәк (район коэффициенты кулланылмый торган төбәкләр өчен – 26 941,71 сум). Пособие эшләүче гражданнарга да, эшләмәүчеләргә дә түләнә.
1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособиенең минималь күләме 9,5 процентка арттырылачак, Башкортстанда, район коэффициентын исәпкә алып, ул сумма 11 619,40 сум тәшкил итәчәк. Элегрәк билгеләнгән түләүләр шулай ук автоматик рәвештә индексацияләнәчәк, һәм февраль өчен арттырылган түләүләр март башында киләчәк.
Хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннарына бер тапкыр бирелә торган пособие шулай ук артачак һәм республикада, Урал коэффициентын исәпкә алып, 49 064,75 сум тәшкил итәчәк. Хәрби хезмәтне призыв буенча узучы солдат балаларына айлык пособие шулай ук индексацияләнергә тиеш, ул 21 027,75 сумга кадәр күтәреләчәк.
1 февральдән иң зур айлык акчалата түләүләр түбәндәге категория гражданнарына биреләчәк: болар инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә», «Камалыштагы Сталинградта яшәүчегә», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүчегә» тамгалары белән бүләкләнгән затлар, шулай ук радиация йогынтысына дучар булган гражданнар. айлык акчалата түләүләр. Бу суммалар федераль үзәктән бирелә һәм аларга карата район коэффициенты кулланылмый. Безнең республикада айлык акчалата түләүләрне 307 мең федераль льготник ала. Айлык акчалата түләү белән бергә аңа кергән социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә.
Ана капиталы һәм аның калган өлеше 9,5 процентка индексацияләнеп, беренче балага 690 266, 95 сум тәшкил итәчәк.
Социаль түләүләр гражданнарга автоматик рәвештә күтәрелә, аларны арттыру өчен аерым гариза язу кирәкми.
Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге матбугат хезмәте.