Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь , 14:15

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре ничек күтәреләчәк?

2025 елның гыйнварыннан эшләүче пенсионерларның да пенсияләре индексацияләнә башлый. Акчагызның күпмегә күтәреләчәген белергә теләсәгез, әлеге язманы укыгыз.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре ничек күтәреләчәк?
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре ничек күтәреләчәк?

Киләсе елдан башлап Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе эшләүче пенсионерларга да пенсия күләмен индексацияли башлаячак. Димәк, барлык пенсияләр дә, аларны алучылар эшләү-эшләмәүгә карамастан, артачак. Әмма хезмәтен дәвам итүчеләр һәм инде эштән китүчеләр өчен түләүләр үсеше төрлечә булачак.

Быел Русия Президенты тарафыннан имзаланган карар нигезендә, эшләүче пенсионерларның пенсияләре хәзер эшләмәүчеләрнең пенсияләре белән беррәттән индексацияләнергә тиеш. Моңа кадәр пенсионер эштән киткәннән соң гына аның пенсиясе индексацияләнә иде. Хәзер индексация пенсионерның эшләү-эшләмәвенә бәйле булмаячак.  Быелгы индексациянең үзенчәлеге шунда ки, анда әле түләнә торган пенсия түгел, ә кешенең хезмәт эшчәнлеге чорында түләнергә тиешле барлык индексацияләре дә исәпкә алыначак. Нәтиҗәдә, эшләүче пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә зуррак өстәмә алачак.

Индексация дәрәҗәсе эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммадан түгел, ә ул эшләмәүче пенсионер булса, ала алырлык суммадан саналачак. Аңлатып үтик. Әйтик, эшләүче пенсионер хәзер аена 19 527,94 сум ала, ди. Ә ул эшләмәсә, 36 351,59 сум алган булыр иде. Инфляциянең фаразланган коэффициентына карап исәпләгәндә, 2025 елның 1 гыйнварында индексация 7,3 процент тәшкил итәчәк. Индексация хисабы 36 351,59 сумнан чыгып (ягъни барлык индексацияләрне исәпкә алып) башкарылачак. Шулай итеп, эшләүче пенсионерның пенсиясе аена 2.653, 11 сумга артачак (36.351, 59 сумның 7,3 проценты). Ул кулына барлыгы 22 181,05 сум (19 527,94 + 2 653,11 сум) алачак. Шул рәвешле, пенсионер эш вакытында бөтен төшереп калдырылган арттыруларны исәпкә алып индексация алачак, әмма пенсиянең “төп массасы” элеккечә калачак.

Пенсионер эштән киткәч, 2025 елгы индексация буенча өстәмәгә өстәп, аның төп пенсиясе дә артачак, аның күләме пенсионерның эш вакытында үткәрелгән барлык индексацияләрен дә исәпкә алып исәпләнәчәк. Нәкъ менә шуңа күрә моңа кадәр эшләп, гыйнварда пенсиягә китүчеләрне иң зур өстәмә көтә. Башкача әйткәндә, түләүләрне арттыру барысына да гарантияләнгән, әмма эштән китүчеләр генә пенсиягә чыгу сәбәпле зуррак өстәмә алачак. Яңа елдан индексация 7,3 процент дәрәҗәсендә планлаштырыла. Әмма инфляция кискен артып китсә, хөкүмәт пенсияләрне өстәмә арттыру турында карар кабул итәргә дә мөмкин.

Шунысын да әйтик, эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү гадәти, картлык буенча пенсияләргә генә түгел, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләргә дә кагыла. Эшләүче пенсионерларга башка пенсия түләүләре һәм социаль пособиеләр элеккеге кебек үк киләсе елда индексацияләнүен дәвам итәчәк. Бу дәүләт һәм социаль пенсияләр, тупланма (накопительная) пенсия һәм айлык акчалата түләү төрләренә кагыла, ул пенсионерлар өчен киң таралган социаль ташламаларның берсе булып тора.

Моннан тыш, эшләүче пенсионерларның пенсияләре өстәмә рәвештә августта да индексацияләнәчәк. Социаль фонд моны эш бирүче оешмаларның эшләүче пенсионерлар өчен ел буена түләп барган взносларына карап башкарачак.

Төгәлрәк информацияне 8-800-100-00-01 телефоны буенча, Социаль фондның “кайнар линия”сенә чыгып алырга мөмкин.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге.

 

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре ничек күтәреләчәк?
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре ничек күтәреләчәк?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: