Балта чапканда үлчәп тормыйлар.
Әткәй Бөек Ватан сугышына алынгач, өйдә утын кисү һәм яру вазифасы ике малай җилкәсенә калды. Ярый әле, утын җитәрлек, урманга барасы юк.
Абый мәктәптән кайткач, әнкәй безгә:
– Тәбикмәк изгән идем, кискән утын беткән икән. Мин казан тирәсеннән бушамыйм, утын кисеп кертсәгез, кичкә майлы тәбикмәк белән сыйлармын, – диде.
“Без” дигәне – ун яшьлек абый белән җиде яшьлек энесе, ягъни мин. Ачлы-туклы малайларга “тәбикмәк” сүзе, җитмәсә, майлысы, үгезгә кызыл чүпрәк күрсәтү кебек тәэсир итте. Пычкы тартканым булмаса да, мин дәртләнеп абыйдан да алда киендем. Миндә этләр талап беткәнгә охшаган сырма бишмәт, киез итек, колакчын бүрек, кулда ак бияләй. Абый ашыкмый гына киенде, олы кешеләрчә саллы гына:
– Бар, пычкыны алып кил, – диде дә, үзе утынлыкка таба атлады.
Тышта төкерек җиргә төшмәслек салкын. Кошлар очмый. Йөргәндә кар шыгырдавы урамның бер очыннан икенчесенә ишетелеп тора.
Бүрәнәнең берсен өемнән карга тәгәрәтеп төшердек. Астына аркылы түмәр салып кисә башладык. Пычкы тарту – чыбыркы шартлату түгел икән. Минем кәҗә мае чыкты. Бер бүкәнне кискәнче өч-дүрт тапкыр ял иттем. Абый: “Басма пычкыга”, – дип әллә ничә искәртте. Салкынга карамастан, маңгайдан тир акты. Абыйга да җиңел булмагандыр: бите кып-кызыл иде. Этеп-төртеп алты-җиде бүкән кистек. Киселгән бүрәнәнең аскы ягын әйләндердек. Балта белән hәр бүкәнне аерырга кирәк. Мин балта чабасы урынга уң аяк белән төртеп күрсәттем. Шул ук мизгелдә абый бүрәнәгә чабам дип, минем аякка тартты. Балта бармак калынлыгы киезне үтеп, аякны ике урыннан җәрәхәтләде. Балтаның бер очы табан өстенә, икенчесе балтырга тиде. Яраның табандагысы бигрәк тә тирән иде. Киез итектән кан саркып чыкты. Мин карга аудым. Мине күтәреп өйгә керткәннәр, кунычын ярып итекне салдырганнар. Ул минутларда мин hушсыз булганмын. Һушыма килгәндә, өйдә күршеләр җыелган иде. Әнкәй:
– Түз, улым. Хәзер яраңны юарбыз, авыртуы бетәр, йокларсың, йоклаганда авыртмый ул, – диде, бәрәңге юып маташкан җиреннән.
– Балта белән агач арасына олылар бармак тыгарга кушмаганнар да бит, нишлисең, баланыкы – балаларча, – диде Рәхимә әби.
– Ә син, балам, син нәрсә уйладың балта күтәргәч? – дип сорады Дөрри апа. Башын аска игән абый эндәшмәде.
– Балта чапканда үлчәп тормыйлар, – диде Хәбибулла бабай.
Әнкәй тозсыз, әрем салып бәрәңге пешерелгән су белән аякны юды. Мин акыра-акыра түздем. Ярага сөртергә авылда йод тапмаганнар.
Шикәр дә дару
Тимерче Александрның хатыны тетя Нюра да килгән иде. Ул ярага кәҗә гөмбәсе (сморчок) лайласын сөртергә кушты.
– Җир маеның лайласы җиде төрле сызлауга шифа. Миндә ике-өч кипкән сморчок бар, китерермен, кайнаган суда җебетеп сөртерсез, – диде ул, яртысын урысча, яртысын татарча. Гомергә гөмбәнең нәрсә икәнен белмәгән авыл халкы Нюраның киңәшен шикләнеп кабул итте.
Колхозда ветеринар вазифасын үтәүче Алфап апа кушылды:
– Балта ярасы уңалыр, тел ярасы гына уңалмас. Шикәр оны сибегез, – диде җитди генә, үзен бу өлкәдә белгеч икәнен белдерергә тырышып. Әнкәй аңа:
– Бал ару, җитмеш төрле авыруга дару, әллә бал сөртәбезме, – диде. Алфап апа үзенең ветеринар курсларында укыганда ишеткәннәрен искә төшереп. Ләкин авылда бер шакмак шикәр дә тапмадылар.
Ике көннән, минем бәхеткә, Мәликәттәй безгә домино шакмагы кадәр ике шикәр кисәге кертте. Шикәрне ире Гадел абзый Алкинодагы хәрби лагерьдан фронтка китәр алдыннан балаларына посылкада җибәргән. Әнкәй шакмакның берсен миңа тоттырды да:
– Улым, азлап-азлап көн дә кич пәке белән кырып яраңа сип, – дип әткәйнең чәч пәкесен тоттырды. – Яшереп тот, үзең дә ашама. Яраңа шикәр сипмәсәң, Хамматгәрәй абзыең кебек аяксыз калырсың.
“Яшереп тот” дигән искәртү бик урынлы булды, чөнки дүрт яшьлек сеңлемә ышаныч юк иде.
Ничек яшерергә? Аякта йөри алмыйм. Гел сәкедә утырам, йә ятам. Күлмәктә, киндер ыштанда кесә фәлән юк. Озын тасма кебек киндер кисәге сорап алдым да, шикәрне билгә, күлмәк астына бәйләдем. Кич кырын ярага сипкәч, түшәк астына тыгам. Төне буе түшәктә тук песи кебек йомарланып йоклагач, иртән чатанлап юынырга барам. Бер көнне иртән сеңлем шикәрне табып авызына капкан. Мин кире сәкегә килгәч, аның шикәр суырганын сиздем. Елый-елый әнкәйгә әләкләштем. Бәлачегә бер таяк, әләкчегә мең таяк, – диде ул, шаярулы җылы караш белән. Ашыкмый гына торып, шкаф башыннан бер савыт алды, капкачын ачып миңа шикәр кисәге сузды. – Соңгысы, тота белмәсәң, үзеңә үпкәлә, – диде.
Ямавы юк, җөе бар
Берничә көннән балтырдагы яра ябылды, өстендә кызыл балчыкка охшаган кутыр калды. Табан өстендәгесенә аксыл-кызыл ит үсә башлады.
– Аллаһның рәхмәте, яраң төзәлә, шикәр сипмәсәң дә була, – диде әнкәй. – Шикәрләп чәй эчәм, шикәрләп чәй эчәм! – Күзләрне сораулы тутырып әнкәйгә карадым. “Ул нәрсә әйтер”не аңлаткандыр минем күзләр.
Әнкәй күңелле генә елмайды да калган шакмакны икегә бүлде.
– Берсе сиңа, берсе Нәhиягә, кич чәй эчәрсез, – диде. Минем түбә күккә тиде. Авырткан аякка басам дип, идәнгә аудым. Еламадым. Песи кочаклаган Нәhия:
– Сиңа бирмим, сиңа бирмим, – дип, уйнаклый-сикергәли башлады. Песинең берәр җирен авырттырдымы, әллә песи “сиңа бирмим”не аңлап, күзләрен түгәрәкләндерде дә, кызның кулында канлы яра калдырып идәнгә сикереп сәке астына посты. Песигә ачуыннан кызның авызындагы шикәрле чәй тәме әрем тәменә әйләнде.
Кышкы чатнама суыклар үтеп, яз килде. Урамнар кардан ачылып, яшеллек белән капланды. Кызлар шакмак уйный, малайлар шар суга. Мин дә урамга чыгарга булдым. Чыгуым белән малайлар миннән көлә башладылар. “Әртис” кушаматлы Нәдимгә шул гына кирәк булган:
– Нәдhәт ярасына шикәр сибә иде. Аягын пычак белән кырсак, шикәр чыкмас микән? Әйдәң, кырып карыйбыз. Фәнүс, бар әле, пычак чыгар, – диде дә, иреннәрен ялап, шаркылдап көлә башлады, башкалар аңа кушылды. – Мә, башта ялап кара, аннан кырырсың, – дип, мин чалбар балагын күтәреп, яраны күрсәттем. Язгы кар суында ярылып беткән табанны Нәдимнең авызына кадәр диярлек күтәрдем. “Әртис” моны hич тә көтмәгәндер. Тибә, дип уйлады бугай, шунда ук минем якага ябышты. Мин аның эченә тубык белән төрттем. Кызганычка каршы, бавырына эләкте. Ике кулы белән эчен тотып, билен бөкте. Бераз тын алалмый интеккәч, hушына килде. Ачу тоткандыр тотуын, шулай да, миңа кабат ташланмады. Малайлар да моны хупламас иде. Элекке кебек дуслача таралдык.
Солдат Гадел абзый җибәргән шикәр мине аяклы итте. Ул сугыштан кайткач, аңа аяктагы яраны күрсәттем, шикәр өчен рәхмәт әйттем. Ул үзенең тәнендәге әллә ничә ярасын күрсәтте дә санап китте:
– Монысы – Сталинградтан, монысы – … – Соңгы тапкыр икенче майда Берлинны алганда яраланган. Яралары җөйсез, тәнендә чак беленәләр, чөнки хирурглар кулы белән тегелгәннәр. Минем ярада тән тукымасы үсте. Ул бөтен яраны тутырды, чәнти бармак киңлеге, ялтырап калкып торган җөй калды. Ямавы юк, җөе бар. Уң аяк, сулына караганда, бер размерга зурайды.
Үзбәк пилоткасы
Минем яралану хат аша әткәйгә барып җиткән. Ул үзенең хатында солдатларның яралы малайга шикәр, сохари җибәрергә әзерлекләрен белдергән.
Берничә көннән безгә сугыш кырларыннан, солдат пилоткасына төрелгән, бәләкәй генә посылка килде. Анда берничә кисәк шикәр, ак ипидән киптерелгән сохари, кызыл балчыктан коелган сыбызгы бар иде. Ач булсам да, мине күбрәк сыбызгы белән пилотка кызыксындырды. Аяктагы яра онытылды, көне буе пилотка киеп сыбызгы сызгырттым. Әнкәй өйдә яулыгын колак артыннан бәйли иде. Сыбызгы тавышына түзәлмичә, яулыгын муенына урап бәйләде. Шулай, өнсез генә, безгә сабырлыгын күрсәтә иде ул. Күрше малайлары кергәч, өйдә сызгыртмаска куштым. Алар сыбызгы тотып урамга ургылдылар. Бөтен урамны сыбызгы тавышы каплады.
Апам сыбызгыны тотып карады да:
– Сугыш кырларыннан килгән. Нимесләрдән яшеренеп яткан малайдан калгандыр әле, исән булса иде, – диде.
– Нимес монда килсә, сыбызгы белән колагын тондырам, – дидем.
Әткәй сугыштан кайткач, сыбызгы тарихын сөйләде.
Орел өлкәсеннән бер җимерек авылда оборона тотканнар. Бер генә дивары сакланган йорт артында әткәй белән бер котелоктан ашаган солдат, үзбәк Сәйфулла, сакта торган. Немец, күреп калып, дивар артына мина төшергән. Икенче көнне авылны азат иткәннәр. Әткәй үлгән иптәше яныннан сыбызгы тапкан, истәлек итеп Сәйфулланың пилоткасын алган.
Мөнир ВАФИН фотосы.
– Пилотка Үзбәкстан солдаты Сәйфулла истәлеге, аны гаиләсенә җибәрергә кирәк, адресы бар, – диде әткәй. Әткәй сүзендә торды. Пилотканы посылкага салып, Үзбәкстанга җибәрде. Посылкага гарәп әлифбасы белән язылган хат тыкты. Хатта ул Сәйфулла белән ярты ел хезмәт иткәне, аның кайда, ничек вафат булганы турында язды. Ундүрт төрле милләт солдатларын, авыл читендә, бер кабердә җирләдек дип тәмамланган иде хат. Ике ай чамасы үткәч, безгә Үзбәкстаннан посылка килде. Төрле киптерелгән җимешләр, әчтерхан чикләвеге арасындагы ярым үзбәкчә, ярым татарча язылган хатта әткәйгә олы рәхмәтләр белдерелгән иде. Шулай без гомеребездә күрмәгән, тәмләмәгән җимешләр белән сыйландык.
Мөнир ВАФИН фотосы.