Уфа Фән һәм технологияләр университетында быел ноябрь аенда студент фәне фестивале – “НаукаФест” үтә. Шул уңайдан бүген, 8 ноябрьдә, уку йортының Гуманитар һәм социаль фәннәр институтында “Заманча социогуманитар технологияләр, традицияләр һәм инновацияләр” дип аталган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Секцияләрнең берсе «Башкортстан Республикасының полилингваль һәм поликультур мохитендә татар теле һәм әдәбияты: проблемалар һәм перспективалар» дип аталды. Анда республикада татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү торышы, аны укытуга бәйле актуаль проблемалар күтәрелде. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доцентлары Лилия Сәгыйдуллина һәм Гөлсинә Гайнуллина үзләренең чыгышларында туган тел дәресләрен интеграцияләү вариантлары, синтаксик конструкцияләрне өйрәнгәндә Башкортстан татар шагыйрьләре иҗатына таяну үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Кафедра мөдире вазыйфасын башкаручы Ильмира Зарипова һәм аның магистранты Ләйсән Йосыпова үзләре тарафыннан эшләнгән татар телен өйрәнү буенча “Сәләт” мобиль кушымтасы белән таныштырдылар. Алдарак язганыбызча, ул Русия Хөкүмәтенең 1 миллион сумлык грантына лаек булды. Доцент Илдус Фазлетдинов Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты планына кергән “Татар халык иҗаты” 25-томлыгының “Бәетләр” томнарын башкарып чыгу тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Республиканың татар теле һәм әдәбияты буенча әйдәп баручы укытучылары, төрле республика һәм төбәкара конкурслар җиңүчеләре Динара Харисова, Заһидә Камалова, Роза Белянина, Айгөл Ахунова, Зөлфия Мансурова үз чыгышларында дәресләрдә файдаланылган методик алымнар, татар һәм рус телләрен чагыштырма планда өйрәнү, сүзлекләр файдалану, туган тел укытуга ата-аналарны җәлеп итү кебек мәсьәләләргә тукталдылар.
Конференциядә туган телләрне саклау һәм үстерү гаилә һәм мәктәп бурычы гына түгел, дәүләт дәрәҗәсендәге эш булырга тиешлеге ассызыкланды.
Секция утырышы тәмамлангач, анда катнашучылар дәррәү “Татарча диктант” Халыкара акциясенә кушылдылар һәм үзләренең укучылары, студентлары белән берлектә туган телдә грамоталы язу осталыкларын сынадылар.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.