Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь , 00:03

Кеше үтерүче иреккә чыга!

Могҗиза белән үлем җәзасыннан котылып калган, ике  кешене үтергән җинаятьче бер айдан иреккә чыга!

Кеше үтерүче иреккә чыга!
Кеше үтерүче иреккә чыга!

1980 елга кадәр ул барлык совет кешеләре кебек була. Мәктәпне тәмамлый, хәрби хезмәттә була, өйләнә, заводта эшли, Руслан исемле улы туа. Командировкада чакта тормышының асты өскә килә. 23 яшьлек егет Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәренә командировкага бара. Бер кичне спиртлы эчемлекләр эчә, иртән уянуга янында  дустын үлгән хәлдә таба. Моның өчен ул 15 елга хөкем ителеп, 11 елдан колониягә күчерелә һәм шартлы хөкемгә калдырылып азат ителә.

Иреккә чыккач Томск өлкәсенең Комсомольский поселогында бер пенсионерга фатирга керә, бердәнбер төнне пенсионерны үтереп, гәүдәсен тураклап мичкә яга. Моның өчен аңа “маньяк-потрошитель” дигән кушамат тагалар. Суд аңа үлем җәзасы бирә. Җәзаны биш ел көткән арада мораторий кертелә һәм 1997 елда бу канун үзгәреп, ул гомерлеккә хөкем ителү җәзасына алыштырыла. Төрмәдә адвокат таба һәм ул 2016 елда иреккә чыгып, Уфага кайта.

Башта Әнвәр кыз туганнарында яши, аннан низаг чыгып, алардан китә һәм фатирга керә. Фатир хуҗасы Светланага хуҗалыкта ярдәм итә, шәһәр буенча төсле металл җыеп, шуның акчасына яши. Улы Руслан белән якынаерга теләсә дә, улы аны күрергә дә теләми. Әнвәр моны авыр кичерә, бүлмәсендә елап ята, үз эченә бикләнә.

2018 елда  Светлананы ире тукмый башлагач, Әнвәр аерырга ташлана һәм хуҗага пычак белән кадый. Моның өчен биш елга хөкем ителә.

Шулай итеп, 69 ел гомеренең 37 елын төрмәдә уздырган, өч кешене үтергән Әнвәр Мәсәслимов декабрь аенда кабат иреккә чыгачак.

 

Фото: Кп.Уфа

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: