Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь , 15:48

Сукыр кешегә ярдәм итә беләсезме?

Урамда кара күзлек кигән, озын таяк тоткан кешене күрсәгез, нишләр идегез? Юрий Панчишиннан берничә киңәш.

Сукыр кешегә ярдәм итә беләсезме?
Сукыр кешегә ярдәм итә беләсезме?

 24-25 октябрьдә  Уфада узган "Киртәләрне җимереп" ("Ломая барьеры") III Бөтенрусия форум-күргәзмәсендә тифлопедагог, Русия дефектологлар берлеге әгъзасы Юрий Панчишин  сукырларга, күзе начар күрүчеләргә ярдәм итү ысуллары белән уртаклашты. Быел, Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне хәстәрләү елында, бу киңәшләр аеруча мөһим.

Юрий Викторович үзе дә начар күрә, шуңа да бу проблема белән якыннан таныш. 

1. Урамда кара күзлек кигән, озын таяк тоткан кешене күрү белән  аңа ярдәмгә ташланырга ашыкмагыз. Тәүдә күзәтегез, бәлки, ул ярдәмгә мохтаҗ түгелдер.

2. Әгәр сукыр кеше кая барырга белми аптырап калган икән, янына барып: "Сезгә ярдәм кирәкме?" – дип сорагыз. Уңай җавап булса, нинди ярдәм кирәклеген, кая кадәр озатырга кирәклеген белешегез.

3. Аны сул ягыннан култыклап алу яхшы булыр, чөнки уң кулы буш түгел,  таяк тоткан булачак.

4. "Турыга", "уңга", "сулга" кебек төгәл киңәшләр бирергә тырышыгыз.

5. Кибеттә, хастаханәдә аның өчен сөйләргә ашыкмагыз, ул үз үтенечләрен үзе белдерсә, яхшырак.

6. Онытмагыз, инвалидлар – кайбер үзенчәлекләре булса да, башкалар кебек үк кеше, аларга үзегез белән тиң итеп карарга омтылыгыз.

 

 

Сукыр кешегә ярдәм итә беләсезме?
Сукыр кешегә ярдәм итә беләсезме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: