Халыкара форум уңаеннан Русиянең спорт министры Михаил ДЕГТЯРОВ махсус мөрәҗәгать белән чыкты. «Россия – спорт державасы» Халыкара форумы – илдәге иң зур эшлекле вакыйгаларның берсе. Җыен дәүләт һәм региональ хакимият органнары вәкилләрен, спортчыларны, бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Биредә спорт тармагын үстерү буенча төп мәсьәләләр һәм киләчәккә планнар буенча комплекслы фикер алышу узачак. Нәкъ менә «Россия – спорт державасы» форумында узган эшләргә йомгак ясала һәм илебездә спортны үстерү буенча яңа бурычлар куела.
Чара «спорт хәрәкәте лидерлары өчен абруйлы, кирәкле мәйданчык» буларак Русия Президенты Владимир Владимирович Путинның югары бәясен алды.
Быел форум үзенең 450 еллыгын билгеләп үтүче гүзәл Уфа шәһәрендә уза. Бу Башкортстан Республикасы белән танышу өчен менә дигән сәбәп, ул соңгы елларда еш кына зур спорт чараларын уздыру урынына әверелә.
Барлык катнашучыларга да нәтиҗәле эш, шулай ук ышаныч, өмет һәм мәхәббәт телим! Русиягә һәм спортка мәхәббәт – безне берләштерә торган сыйфатлар ул!»
Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ җыенга килүчеләрне сәламләп болай диде: “Башкортстан, илнең алдынгы спорт төбәкләренең берсе буларак, күп еллар дәвамында зур ярышларны уңышлы кабул итә. Соңгы елларда яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге, Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары, милли һәм Олимпия уеннарына карамаган спорт төрләренең беренче халыкара уеннары биредә узган якты вакыйгалардан булды.
Алда – илнең төп спорт форумы булган «Россия – спорт державасы». Аның төп мәйданчыгы яңа төзелгән Көрәш сарае булачак. Форумда катнашучылар өчен бай мәдәни һәм спорт программасы тәкъдим итәчәкбез. Башкортстанның күпмилләтле мәдәнияте, традицияләре һәм тарихы белән таныштырырбыз. Һичшиксез, форум республикада һәм илдә физик культураны һәм спортны алга таба үстерү өчен көчле стимул булачак.
Башкортстанга рәхим итегез!”
Чарага Русия Президенты Владимир Путинның да килүе көтелә.
Чыганак: https://sportforumrussia.ru/