Быел җәй туган авылыма кайткан идем. Күршеләрдә дә кунаклар бар икән: әби-бабайны күрергә, авыл һавасын суларга дип шәһәрдән оныклары килгән. Тик ни хикмәт: ике буын бер-берсен аңламый, ымлап яки кул болгап кына сөйләшәләр. Менә шунда ирексездән тәрҗемәче булырга туры килде. Ә бит уйлап карасаң: бу – зур фаҗига. Бала үзенең иң якын, иң кадерле кешеләренә чит телдә эндәшсен әле! Сез баласы татар телендә “әти”, “әни” дип эндәшкән урысны яки марҗаны күз алдына китерә аласызмы? Юк, әлбәттә. Әгәр шулай була калсамы... Ни эшләргә белерләр иде алар... Ә безнең халык күндәм инде, барысына да түзә, бичара. Дөрес, күпләребез балаларыбыз бәләкәй чакта ук телен белсен, үз телендә сөйләшсен, дип тырышып караган була. Тик уңай нәтиҗә бирми бу. Син аңа “әни”, “әти” дип әйт әле дигән буласың, ул кайта да өйгә, тагын шул “папа”сын, “мама”сын кабатлый башлый. Ни өчен?.
Сабыйның теле ачылу белән без аны балалар бакчасына бирәбез, ә анда бар нәрсә урысча гына сөйләшүгә, тәрбия чараларын тик шул телдә алып баруга корылган. Сабый көн буена шуңа күнегеп китә, үзе дә шул телдә генә җавап кайтара башлый. Ә без, ата-аналар, өйдә, гаиләдә аның белән аз булабыз, аз аралашабыз. Бала урамга уйнарга чыктымы (ә аның уен вакыты – дөньяны танып-белүдә бик мөһим), анда да гел урысча сөйләшәләр. Өйгә кердеме, телевизор карарга йөгерә. Безнең Бәләбәй шәһәрендә ике дистәләп ясле-бакча исәпләнә, әмма аларның берсендә дә саф татарча яки башкортча сүз ишетмисең, соңгы елларда бер-икесендә милли төркемнәр оештырырга омтылыш булган иде, тик сизелерлек нәтиҗә тоелмый
Бәләбәй шәһәрендә урыс булмаган халыклар, 1989 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча 50 процент чамасы тәшкил итә иде. Алар – татар, башкорт, чуваш, мари һ.б.милләт вәкилләре. Тик аларның өлкән буыннары гына үз телендә сөйләшә. 15-20 елдан, болай барса, туган телен белүчеләр бик аз калыр, мөгаен.
Автор фотосы.