Элек авылларда җәен бөтен сүз печән турында гына булыр иде. Тәүдә печәнлекне берничә тапкыр карап «разведка ясап» кайтасың – үскәнме, куемы, чабып китмәгәннәрме? Сирәк кенә булса да андый хәлләр дә булгалый иде. Колхоз малларына кышкы азык хәзерләп бетми торып, халыкка печәнгә төшәргә рөхсәт юк. Печәнлекләрне хәтта карап, тикшереп йөриләр иде, мондый хәл була калса, авыл Советына гына түгел, хәтта районга чакыртулары да бик ихтимал.
Ә инде рөхсәт булгач, бөтен халык иртә белән печәнгә җыена, булган транспорт – ат, булмаса, төшкелеккә дигән ашны күтәреп, җәяү атлыйсың. Көндезге эссегә кадәр чабып калырга кирәк дип, иртәнге биштә-алтыда урманга китә идек. Бил тиңенте үлән, иртәнге чык, кошлар сайрый, җиләк исе – искиткеч матурлык! Чыкта чыланган киемнәр эш барышында тәндә кибә иде. «Чык файдалы ул», дия торган иде әнкәй. Кая анда балаларның шыңшуы, уфтануы – печән вакытының мөһимлеген һәркем аңлый. Кечкенәләр чапкан печәнне таратып бара, арасында мал ашамастай эре, исле үлән булса, шуларны чүпли. Бала-чаганың кул астына керердәен олылар үзләре белән басуга алып китә, казларны карап, бозауларны эчереп торыр өчен хуҗалыкта бәләкәйрәкләр – печәнгә ярарлык булмаганнар гына кала.
Иртән чабылган печәнне, көн кызу торса, төштән соң әйләндерергә ярый, ә икенче көнне инде ул күбәләрлек була. Аннары бик җаваплы мәл җитә – чүмәлә салу. Иң оста бер кешене әткәй чүмәлә башына бастыра, еш кына ул әнкәй була иде (соңрак минем дә хәтсез генә чүмәлә башында торганым булды). Түбәдә торучының эше печәнне таптап, тыгызлап бару гына түгел, иң мөһиме, чүмәләне соңыннан аумаслык итеп, дөрес итеп өяргә кирәк. Аста булсак, әткәй безне: «Каплатып сал!» – дип, сәнәк белән күтәреп килгән печәнне дөрес итеп бирергә, югарыда торсак, «урталыгыңны ныгыт!», «уң ягыңны тигезлә!» – дип өйрәтеп торыр иде. Аннары: «Төш инде, кызым, очларга кирәк булыр», – дип, чүмәләнең бер як бәкәленә сәнәген батырып, кулын сузар иде.
Чүмәләнең тышкы кыяфәте дә бик мөһим, ул тигез, матур, ныклы булырга тиеш. Мин үзем, кайда гына күрсәм дә, чүмәләләргә һәрчак игътибар итүчәнмен, аларга карап хуҗасын билгеләп була. Ә инде печәнне чүмәләләргә салып, ялан бушап калгач, бер куак төбенә утырасың да, шушы матурлык белән сокланасың, рәссам булмаганыңа үкенәсең. Печәнне чабып, җыеп алгач, җир рәхәтләнеп кала, иркенләп тын ала сыман.
Төшке аш – иң күңелле мәл. Авыл кешесенең сые авылча була: тозланган иттән пешергән аш, яшел суган белән каймактан ясалган салат, йомырка, катык, киткәндә генә түтәлдән өзгән кыяр, мәтрүшкәле тәмле чәй. Гөрләшә-гөрләшә тамак ялгагач, әткәй 5-10 минут «тир катырып» ала да, яңадан эшкә тотынабыз. Ә инде әткәй эштә булган көннәрдә, без, балалар, урманга үзебез генә киләбез, чөнки вакыт бик исәпле. Кояш төшмәгән күләгәле урындагы печәннәрне кояшлы урынга алып чыгып киптерәбез, әйләндерәбез. Печән артык кибеп китсә дә әйбәт түгел, сына башлый, шуңа аны вакытында күбәләргә, чүмәләгә салырга кирәк. Салган чүмәләләрне әткәй ошатмаса – бетте, шуңа күрә алар сыек, кәкре булмасын өчен тырышып эшлибез, яланны тырмалап чыгабыз – үзең чапкач, печәннең бер учы да кадерле.
Печәнне алып кайтып абзарга кертү – үзе бер эпопея. Тәүдә транспорт мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Ат белән ташыган чаклар да була иде. Әмма алай озак, дистәләгән рейс ясарга туры килә. Еш очракта без күрше Равил абыйның тракторы белән алып кайта торган идек. Вакыт тыгыз, йөгерә-чаба эшлисең, тир ага. Печәнне арбага төяп беткәч, трактор кайтырга кузгала. Ул печән өстендә кайтулары! Кемдер чәрелдәп сәнәгенә ябыша, кемдер сузылып ята да ял итә. Мин исә югарыдан тирә-якның матурлыгына хозурланып, карап кайтырга ярата идем. Урманнан өйгә кайтып җитәр ара ял өчен бирелә, чөнки ихатада эшнең иң авыры көтә – печәнне түбәгә тутыру.
Нишләптер, бу эшне мин яратмадым. Безне, өстән печәнне алып, таптап, урнаштырып торыр өчен, түбәгә озаталар. Түбә ул шундый урын – анда ничә кеше булса да җитми! Чөнки бер күтәрүдә сәнәкләренә яртышар чүмәлә эләктереп ыргыткан абыйларның печәнен алып урнаштырып өлгерергә кирәк. Аның арасында тоз да сибеп алабыз. Үзе тузан, үзе эссе... Шул түбәне тутыра алмый җан чыга.
Бирелгән «өлеш печәне» генә, әлбәттә, җитми, шуңа да урманда кайда бераз печән күреп кайтса, шуны барып чаба иде әткәй. Аннары үзе эшкә киткәндә безгә аңлата: «Кызым, фәлән-фәлән җирдә, юан чыршы янында («балтырганлы урында», «кәкре каен төбендә» һ.б) бераз печән чапкан идем, шуны барып әйләндерерсез, яме?» Иртән торып, фәлән җирдәге юан чыршыны эзләп китәсең. Аның биш-алты чакрымда булуы куркыныч түгел, тапмый йөрүең куркыныч, чөнки вакыт үтә, печәнне эшкәртергә кирәк. Печән чорында иң кадерлесе – вакыт. Шуңа да без урмандагы «кәкре каен», «юан чыршы», «балтырганлы урын»нарны ятлап, белеп үстек. Анда барганда, әлбәттә, кайда кура җиләге үсә, кайда шомырт бар, чикләвек шәп – барысын да күзәтәсең.
Хәзерге чор ата-аналары балаларын урманга якын җибәрергә дә курыкканда, мин гел шушы вакытларны, үзебезнең балачакны искә алам. Без иртәдән кичкә кадәр урман кочагында, саф һавада үстек, рәхәтләнеп эшләдек, киерелеп печән чаптык, урман кистек, шуңа күрә дә сәламәт, таза булганбыздыр. Кузгалак, балтырган, урыс какысы, көпшә – бу «урман сыйлары» җитешкән вакытта рәхәтләнеп витамин ашый идек. Бер журналда укыган идем, кайсыдыр чит илдә урыс какысы белән балтырганны плантацияләрдә махсус үстерәләр икән. Ата-аналар балаларын урманга җибәрүдән түгел, чипсы ашаудан, химиядән генә торган газировкалардан курыксын иде.
Әйе, урман безнең тормышның аерылгысыз бер өлеше булып тора иде. Табигатькә караш та икенче иде бездә, урман кадерен дә, печән кадерен дә, эш кадерен дә белеп үсә идек.
Фото: kiziltan.ru