Яугирнең гаиләсе – тормышның кечкенә бер утравы, ә якыннары – аны туган йорт белән бәйләгән җепләр. Махсус хәрби операциядә катнашып, быел гыйнвар аенда хәрби бурычын үтәгән чакта һәлак булган гвардия майоры Евгений Драгуновский нәкъ шушы хакыйкатькә ышанган.
Евгений Драгуновский Краснусольск авылында туып үсә. Шушы көннәрдә офицерның туганнары, якыннары һәм иптәшләре район үзәгендә җыелып, Евгений Сергеевичны искә алдылар. Хәрбинең хатыны Екатерина Драгуновская “Башинформ” агентлыгына биргән интервьюсында иренең хәрби бурычка мөнәсәбәте хакында сөйләде.
“Махсус хәрби операция игълан ителгәч, Евгенийның фронтка юлланыры көн кебек ачык иде. Хәрби хатыны буларак, шуны яхшы аңлыйм: кадровый офицерның бурычы – Туган иле кушканны үтәү. Әмма күз яшьләрсез булмады. Хатын-кыз буларак, иремнең хәрби хәрәкәтләр барган җиргә баруын теләмәдем, әлбәттә. Миңа Евгений болай дип җаваплады: “Үземнең хәрбиләремне – балаларымны кемгә калдырыйм? Мин алар белән бергә булырга тиешмен”. Бервакыт шундый хәл булды: мин аңа, без балалар белән синең өчен беренче урында торырга тиешбез, дигән идем. Шулчакта Евгений, катгый итеп, аның батальонында балаларның күп булуы һәм ул, командир буларак, аларны әниләренә имин-сау кайтарырга тиешлеге хакында әйтте. Аның төп асылы нәкъ шундый иде, һәм ул һәрвакыт шундый булды да”, – дип сөйләде Екатерина Драгуновская.
2012 елда Евгений Драгуновский Төмән шәһәрендәге инженер гаскәрләре маршалы А. И. Прошляков исемендәге югары хәрби-инженер команда училищесын тәмамлап, диплом ала. 2020 елда Сүриядә хәрби бурычын үти. Махсус хәрби операциянең тәүге көннәреннән “Төмән” позывное белән иннженер-сапер батальоны командиры булып хезмәт итә.
Комбат 2024 елның 21 гыйнварында – Инженер гаскәрләре көнендә һәлак була. Хәрбиләр утырган автомобильгә ут сызыгында дошман дроннары һөҗүм итә. Евгений Драгуновский үзенең яугирләрен дошман уты астыннан алып чыга, әмма пилотсыз очу аппаратының һөҗүме комбат өчен үлемечле була.
Екатерина Драгуновская әйтүенчә, аның тормыш иптәше, хәрби юл сайлауга карамастан, һәрвакыт изге күңелле, ярдәмчел кеше була, сугышның аяусызлыгы аның күңелен кара сөрем белән капламый.
“Бәлки, минем сүзләрем субъектив яңгырар, әмма Евгений – иң әйбәт кеше. Күңелемдә ул һәрвакыт назлы, сөекле ир-егет, акыллы ата, ышанычлы ул булып калачак. Өйгә кайткан чагында бөтен эш мәшәкатьләрен тышта калдырыр иде, – дип искә ала Екатерина Драгуновская. – Сүриядәге, Донбасстагы хәлләр турында бик сирәк сөйләде, якыннарын андый мәгълүматтан аярга тырышты. Киресенчә, күбрәк безнең хакта, ул булмаганда ничек яшәвебез, нәрсәләр эшләвебез турында сорашыр иде. Без аңа балалар белән ышанычлы тыл булырга тырыштык.
Евгений махсус хәрби операциягә юлланганда: “Гаиләм – бәләкәй генә тормыш утравы, ә сез – шушы дөнья белән бәйләгән җепләр”, – дигән иде. Хәрби хатыны булу җиңел түгел. Евгений – Туган иле алдында ант биргән офицер. Аның Ватан чакыруына һәм аны азаккача якларга һәрвакыт әзер булуын белә идем. Евгенийның барлык туганнары илгә хезмәт итүнең аның өчен яшәү мәгънәсе булуын белде. Кул астындагы егетләрен дә ул шушыңа өйрәтте.
Әлеге вакытта Евгенийның иптәшләре минем белән һәрчак бәйләнештә, төрле яклап ярдәм итәргә тырышалар. Моның өчен аларга рәхмәтлемен. Яудашлары килә, шылтыратып хәл белешә, нинди ярдәм кирәклеген сорый. “Без сезнең белән, без – бер гаилә, сез ялгыз түгел”, – ди алар. Миңа , Евгенийның ата-анасына да республика җитәкчелеге, Гафури районы хакимияте ярдәм итә. Йөрәгемдә Евгений хакында якты истәлекләр саклыйм. Әйе, ул яныбызда түгел, әмма аның тормыш кыйммәтләре яши, ул буш вәгъдәләр бирмәде, һәрвакыт максатына омтылды”.
10 июньдә офицер укыган 3нче Краснусол мәктәбендә тантаналы шартларда Евгений Драгуновский истәлегенә “Герой партасы” асылды. Укытучылар балаларга батыр якташлары турында сөйләп, һәрвакыт шундый каһарманнарга тиңләшергә кирәклекне билгеләде.
Чарада офицерның авылдашлары, ата-анасы Любовь Николаевна белән Сергей Иванович та катнашты. Евгений Драгуновскийның ата-анасына быел 26 июньдә Гафури районында үткән “Җир коты” республика фестивалындә олы хөрмәт һәм рәхмәт белдерделәр.
“Без Евгенийны онытмыйбыз. Аның Ватан хакына хезмәт итүен һәм гомерен бирүен беләбез. Җиргә тизрәк тынычлык килсен!” – дип өстәде Екатерина Драгуновская.
Чыганак, фото: "Башинформ".