Ләйсән Әмир кызы Кәшфиева – Татарстан Язучылар берлеге
әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, журналист,
Саҗидә Сөләйманова, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премияләр
лауреаты.
1966нчы елның 8нче августында Башкортстанның Тәтешле
районы Югары Кодаш авылында туа. Башкортстан дәүләт
университетының татар-урыс филологиясе бүлеген тәмамлый.
Казан дәүләт университетында аспирантура узып, 1991нче елда
кандидатлык диссертациясен яклый. Күп еллар Әлмәт шәһәрендә
“Татнефть” компаниясенең матбугат үзәгендә – “Хәзинә” гәзитендә,
телевидениедә эшли, “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсен җитәкли.
Әдәби иҗат белән шөгыльләнә, шигырь китапларын нәшер итә,
төбәк әдәбиятын фәнни нигездә өйрәнә, ике монография әзерли.
2009нчы елда Ләйсән гаиләсе белән Уфага күченеп кайта. “Кызыл
таң” гәзитендә эшләү дәверендә Башкортстандагы татар
әдәбиятын җентекле өйрәнә, махсус җыентык чыгара. Хәзерге ва-
кытта иҗатташыбыз “Туган тел” телевизион каналында “Балкыш”
исемле тапшыру әзерли. Хәзерге вакытта гаиләсе белән бергә шәхси эшкуарлык белән
шөгыльләнә.
– Ләйсән, син – гадәти кеше
түгел. Синдә капма-каршылыклар
бергә үрелә сыман: бер караган-
да – нечкә күңелле шагыйрә син,
икенче караганда – үткер телле
тәнкыйтьче, өлгер журналист, эш-
куар, ягымлы ана... Мондый “бай-
лык”, мондый сыйфатлар каян
килә?
– Кешегә күп сыйфатлар геннар-
дан, тамырлар аша бирелә. Әнием –
миллионер сәүдәгәр – Чанышевлар
нәселеннән, нык сәләтле, хисчән,
шагыйранә телле, авыл укыту-
чысы язмышын сайлаган гаҗәеп
кеше. Әтием – мулла нәселеннән,
киресенчә, аз сүзле, нык эшлекле,
кулак нәселеннән чыккан ком-
мунист, мәктәп, авыл җитәкчесе,
фани дөньяда ике мәчет салырга
өлгергән, авыл-күршедә тирән ихти-
рам казанган кеше.
Ә, гомумән, кешене яшәеш
тәрбияли, танымаслык итеп үзгәртә,
“нужа калач ашата”. Киеренке шарт-
ларда аның төптә яшеренеп яткан
сыйфатлары “телгә килә”.
– Башкортстан дәүләт университетын
тәмамлагач, Казан дәүләт
университетында аспирантура
үттең, диссертация якладың.
Җиңел эш түгел. Фән юлыннан
китәргә бөтен мөмкинлекләрең
бар иде кебек. Ә син журналисти-
ка юлын сайлагансың. Сәбәпләре
нидә?
– Казанда каласым, җитди итеп
фән белән шөгыльләнәсем бик
килгән иде. Ләкин тормышның бор-
ма юлларын кемгә генә сылтасак та,
адәм баласын ризык йөртүен оныт-
маска кирәк. Кая барсам, ни белән
шөгыльләнсәм дә, эшемне нык яра-
тып башкардым, мине дә яраттылар
кебек. Әлмәттә “Хәзинә” гәзитендә,
телестудиядә узган еллар –
тормышымның иң матур мизгелләре
булып истә калды.
– Күпмедер вакыт үтүгә язмышыңда
янә кискен борылыш:
гаиләгез белән Башкортстанга
күченеп, нигез корасыз. “Кызыл
таң” республика гәзитендә эшли
башлыйсың. Бер-бер артлы күләмле
тәнкыйть мәкаләләрең
дөнья күрә, алар аерым китап
булып басылып чыга. Ягъни син
янә байтак зур-зур эшләр майта-
рып ташлыйсың. Һәм... “Кызыл
таң”нан китәсең. “Балкыш” теле-
визион тапшыруында балкыйсың.
Гаиләгез белән үз эшегезне ачып,
безне таң калдырасың...
– Ходай мине яхшы җирләрдә
яшәтте, абруйлы кешеләр белән
аралаштырды. Тик нигәдер гомерем
буе Уфаны сагынып яшәдем. Әле
монда кайтып ике ел узгач та, ва-
кыт-вакыт кайтуым төш кенә түгел
микән, дип курка идем. “Кызыл таң”
гәзитендә эшләвемне зур абруйга
санадым. Әле дә хезмәттәшләремә
тирән ихтирам белән карыйм.
“Минем “Кызыл таң” пенсионеры
буласым килә”, – дип шаяртырга
яратам. Өлкәннәргә булган хөрмәт
– гәзит коллективының яшәү принцибы.
Ул әти-әнигә булган мәхәббәт
кебек биредә.
Гомер бер генә бит. Төрлесен та-
тып карыйсы килә. Гомер буе бавыр-
сак ашарга яраттым. Татарстанда
һәр тантанага тау кебек өеп бавыр-
сак алып баралар. Егерме ел буе бу
тәмлекәчнең серләренә төшенергә
тырыштым – булмады. Майга
төшеп, кабармыйча, таш кебек кат-
кан камырга карап елаган чакларым
булды. Әлмәттә чакта бәйрәмнәргә
барганда бу гаҗәеп ризыкны тиз генә
осталардан пешертеп алып кайта
идем. Уфада андыйларны таба ал-
мадым. Бавырсак серләрен ачуны
Ходайдан сорадым, намазлар укып
сорадым. Госел коенып, салаватлар
әйтеп янә камыр бастым, бармакларым
камырга җан керүен тойды,
бавырсак серләре әкрен генә миңа
да ачыла башлады. Кайнар майда
зикер әйтеп ясаган бавырсакларым
кабарырга тотынды. Кешеләр минем
догалы бавырсакны яратты. Гәзиттә
эшләп, заказларны үтәү авырлаша
башлагач, тукта әле, хәзер мәкалә
язучы күп, бавырсак пешерүчеләр
күренми, сөендерим әле туган ягым
халкын, дип, шушы эшкә тотындым.
Хәзер инде рәхәтләнеп үзем яраткан
ризыгымны пешерәм. Быел сабан-
туйларда төрле район халкына до-
галы бавырсакларымны авыз иттер-
дем. Аның тәмен белүчеләр миңа за-
казлар биреп тора. Бавырсакларым
Мәскәүгә дә, Питерга, Германиягә
дә, Лондонга да очты. Әлегә иҗат
өчен вакыт аз кала. Кулларымны
камырдан алып, иҗат дөньясына чу-
мар чакларым алда көтәдер төсле.
Ләкин догалы бавырсакларны лае-
клы алмашка гына ышанып тапшы-
рырга мөмкин...
– Ислам диненә син һәм гаиләң
нинди юллар белән килдегез?
– Дәү әнием – мулла кызы, на-
мазлы-ниязлы Хәмдия абыстай –
тәрбиясендә дүрт бала үстек.
Әти-әни бер караңгыдан икенче
караңгыгача мәктәптә укыта. Кырыс
холыклы, таләпчән дәү әни безгә
дини тәрбия орлыкларын сала.
Минем өчен “дингә килү” төшенчәсе
бик сәер. Без – диндә, дини нигездә
яралганнар. Ходайны таныган кеше-
не тормыш зилзиләләре ега алмый.
Ул иң авыр сынауларны да тәкъдир
дип кабул итә. Дини кеше чик-
сез сабырлыкка ия. Ул Аллаһның
ярдәмен һәрдаим тоеп яши. Ләкин
гыйлемебезне тирәнәйтәсе бар.
Эшкә сылтап, бу өлкәдә сүлпәнлек
күрсәтәбез.
– Максим Горькийның давыл
кошы турындагы нәсере хәтергә
килә. Гафу ит, син дә, давыл
кошы кебек, тыныч кына яшәргә
яратмыйсың бит? Артыңнан куып
җитәрлек түгел: биш-алты ел
үтеп бетми, баш-аягың белән яңа
эшкә, яңа коллективка чумасың...
Бер гомердә берничә гомер
яшәргә тырышумы бу? Чынында,
син кем? Үзеңне ничек сыйфатлар
идең?
– Мин – тормышны яратучы кеше.
Гап-гади эш тә миңа зур илһам бирә.
Көнкүрештә исә нык тырышам,
ләкин таркауракмын сыман. Әни
кебек, табигатьнең бөтен җимешен
җыеп, банкага тутырып базга
төшерер идем – кул җитми, вакыт
кысык. Әдәбиятны аңлавым белән
бәхетлемен. Җае чыкса, заман
әдәбиятын тагын да тирәнрәк, киң
кырлы итеп өйрәнер идем. Быел ки-
тап чыгара алмадым яки докторлык
диссертациясен якламадым, дип по-
шына торган кеше түгелмен. Ходай
кушса, боларны берничә айда баш-
карырга була. Белүегезчә, Мөхәммәт
хәзрәт Галләм б елән “ Балкыш” т е-
левизион тапшыруына җан өрдек.
Иң лаеклы милләттәшләребезне
зәңгәр экраннарда
балкытасы бар.
Ходайдан бәрәкәтле гомерләр,
иман байлыгы, тән саулыгы, җан
тынычлыгы, күңел бәйрәмнәре со-
рыйм. Иң мөһиме – үз-үзең белән
гармониядә яшәү һәм тормышны,
кешеләрне ярату. Бәхетнең дә,
иманның да нигезе шулдыр.
– Әдәбият хакында сөйләшеп
алмасак, язык булыр, Ләйсән.
Син – Татарстанда яшәп, эшләп
кайткан галимә, тәнкыйтьче,
шагыйрә. Башкортстандагы та-
тар, шулай ук башкорт әдәбияты
белән дә танышсың – берничә
ел “Кызыл таң”ның әдәбият бүлегендә
эшләдең, байтак тәнкыйть
мәкаләләре яздың. Андагы
һәм мондагы әдәби барышта,
әсәрләрдә нинди охшашлыклар
һәм аермалы якларны сизәсең?
Татар әдәбияты нинди юлдан
бара? Аның киләчәген ничек
фаразлыйсың?
– Татар әдәбияты турында зур-
дан кубып сөйләргә алынмас идем.
Аның өчен вузларда әдәбият укытучы
галимнәребез бар. Хәер, журналист
булсам да, гомер буе әдәбият
гыйлемен өйрәндем, шигърият
серләренә төшенергә тырыштым.
Шөкер, Ходай миңа иҗат ачкычла-
рын бирде, шигырьне аңлау бәхетен
бүләк итте. Теләсә нинди авторның
ике юлын укуга ук аның сәләтен
бәяли алам. Ә тулы бер әдәбият,
аның бүгенге халәте турында аяк
терәп фикер әйтү авыррак. Чөнки
әдәбият дәрьясы шаулап, борма-
ланып ага да ага, аңа төрле инеш-
авторлар килеп кушыла. Казандагы
татар әдәбиятын бөек Иделгә тиңләсәк,
Башкортстандагысы – гүзәл
Агыйдел. Агыйдел – Чулманга,
Чулман Иделгә барып коя. Илаһи
табигатебез матурлыгы якташ
язучыларның күңел дөньясын, тел-
стиль үзенчәлекләрен кабатлан-
мас итә. Шуңа да заман әдәбияты
Суфиян Поварисов, Марат Кәримов,
Салават Рәхмәтулла, Рәфыйга Усманова,
Халисә Мөдәрисова кебек
шәхесләре белән горурлана ала.
Соңгы чорда Агыйделебез паро-
ходлар йөри алмас хәлгә килеп
саекты бит әле. Бу саегу безнең
рухиятебезгә дә кагылмыйча калмый.
Рухи кыйммәтләр югалу, мат-
ди хәерчелек, сәләтле яшьләрнең
иҗатка килмәве – менә шулар
көймәне комга тери дә инде. Аның
каравы, әдәбиятны белеме-әзерлеге
сай булган үзешчәннәр баса.
Нишләргә? Элекке казанышлар-
га йөз тотарга, гәзит-журналларны
чиле-пешле әсәрләр белән тутыр-
маска, иҗат планкасын күтәрергә
кирәктер, минемчә.
– "Туган тел“ телеканалыннан
"Балкыш" тапшыруын карап барабыз. Аның
бер авторы буларак, тапшыруның
оешу тарихы, уңышлары, пробле-
малары хакында сөйләп китсәң
иде.
– Әлмәттә эшләгән чагымда
“Йөзек кашы” дигән программа
әзерли идек. Шундый проектны
Башкортстан телевидениесендә
дә тормышка ашырырга уйладык.
Ниятебезне, бәлки, төгәл аңлап бе-
терми, “БСТ” каналы безгә эфир
вакытын бирүне әлегә хәл итмәде.
Аның каравы, “Туган тел” кочак җәеп
каршы алды. Тәҗрибәле алып бару-
чы, оста вәгазьче Мөхәммәт Галләм
тырышлыгы белән безнең “Балкыш”
тапшыруы дөньяга чыкты. Алда зур
эшләр, зур ниятләр көтә. Вакыт
галиҗәнапләре генә миһербанлык
кылсын.
– Синең җырлар авторы булуыңны
беләбез. Кайбер шагыйрьләр
җырга тискәре мөнәсәбәттә.
Чын шигырь җырдан
өстен, дигәнрәк фикерләр ишетелә?
Син мондый караш белән
килешәсеңме? Кайсы җыр (үзеңнеке
яисә башка авторныкы)
синең күңелеңә ачкыч була алыр
иде?
– Җырлар дигәндә, Роберт Миңнуллин,
Нур Әхмәдиев җырларына
кыйбла тотам. Җыр тексты әнә шун-
дый гади дә, хикмәтле дә, аның ге-
рое назлы да, илаһи саф та, идеясе
гуманлы һәм үтемле булырга тиеш.
Проза остасы Гомәр Бәширов
гомерендә нибары бер җыр тексты
язган. Хыялым – “Җидегән чишмә”
кебек мәңгелек җыр язу.
– Үзең иң ихтирам иткән ша-
гыйрь, язучы, галимне атасаң
иде...
– Мин аларның кайберләрен атап
үттем дә инде. Һади Такташ, Әнгам
Атнабаев, Илдар һәм Нил Юзеевлар,
үземнең остазым, әдәбият галиме
Тәлгать Галиуллин – минем өчен ка-
батланмас биеклекләр шулар була.
– Синең өчен хатын-кыз һәм ир-
ат идеалы кем ул?
– Хатын-кыз – йортның коты, тәмле
пешекче, кайгыртучан ана, тугры ха-
тын ул. Ир-ат – балта остасы, тех-
никаны яхшы белүче, аз сүзле, йорт
эшләрендә уңган хәстәрлекле ата.
– Тормышыңдагы иң кадерле
яки фәһемле истәлек?
– 1983нче елның 13нче августы
иде бугай ул. БДУның филология
факультетының татар бүлеге сту-
денткасы булдым.
– Хыял корырга яратасыңмы?
– Хыялый кыздан акыллы хатынга
әйләнергә вакыт.
– Ихлас җавапларың өчен,
рәхмәт, Ләйсән! Мул җимешле
агач сыман, иҗатың бай булсын!
Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.