Авылда – ямьле җəй айларында сызылып таңнар атканын, чишмəлəрнең
челтерəп акканын, чык җемелдəгəнен, су буйларында үзəклəрне өзеп,
кошларның кемузардан чутылдап сайраганын, бал кортларының безелдəшкəнен
күзəткəнегез бардыр, мөгаен. Мондый илаһи мизгеллəрне бигрəк тə иҗат,
сəнгать əһеллəре тиз тотып алучан була. Хозур табигать кочагында,
дөресрəге, урман эченə урнашкан Салаюа авылында “канат чыгарган” булачак
җырчы Хəния Фəрхи дə сандугачлар моңына гашыйк булып үскəн. Еллар
дəвамында ул моңнар күңел кылларын тирбəтеп, йөрəк түрендə урын ала. Алай
гына да түгел, тирə-якта Сабантуе батыры, оста гармунчы булып танылган
əтисе Фəрхелислам абыйның йогынтысы да нечкə күңелле кызга тимичə
калмагандыр, җыр-моң чишмəсе, əнə шулай, сизелмичə генə туган-үскəн
җирлəрдəн – гүзəл табигатьле Тəтешле якларыннан салмак кына челтерəп
агып чыккан.
Татар һəм башкорт халкының по-
пуляр җырчысын, Татарстанның
халык артисткасы Хəния Фəрхи-
Биктаһированы мөселман дөньясында
ишетеп белмəгəн кеше сирəктер.
Татарстан, Башкортстан тамашачы-
лары гына түгел, ерак Себердə, Урал,
Идел буе төбəклəрендə, Мəскəүдə һəм
илебезнең башка өлкə-шəһəрлəрендə,
район үзəклəрендə дə аның табигатьтəн
бирелгəн бəллүр тавышын тыңлар һəм
җырчыга чəчəк бəйлəмнəрен тапшы-
рыр өчен сагынып-зарыгып көтеп алалар.
Миңа заманында танылган
эстрада йолдызы – Хəния Фəрхи-
Биктаһированың җыр бишеген
тибрəткəн данлыклы Тəтешле райо-
нында булырга, җырчының үзе, гаилəсе
белəн берничə тапкыр очрашырга, кон-
цертларыннан соң мəҗлеслəрдə уты-
рып, гаплəшергə дə туры килде. Аның
кабатланмас, җанга сихəт өстəүче
аһəңле җырларын тыңлау, үзе белəн
ихлас аралашу күңеллəрне җылытып
җибəрде.
Беренче очрашу туксанынчы ел-
лар уртасында Уфадагы мəдəният
сарайларының берсендə булган иде.
Биредə ул: “Туган Башкортстаныма
бу килүемне гомеремнең иң матур,
иң шатлыклы мəле итеп исəплим.
Якташларымны – тамашачыларымны
бик тə сагындым. Аларга булган яра-
туымны, изге хислəремне җырларым
аша җиткерəсем килə”, – диде.
Əйе, кайчакта əткəй-əнкəйлəребезне
сагынып, беренче мəхəббəтебезне,
язмыш мизгеллəребезне искə алып,
туган-үскəн җирлəребезне җыр дул-
кыннары аша булса да урап килəбез.
Һəрчак көтеп алынган җырчыбыз,
“Бəйрəм” эстрада ансамбленең сəнгать
җитəкчесе бу юлы пар канаты – тор-
мыш иптəше, ансамбль директоры
Габделхəй Биктаһиров белəн “Бəхетем
минем” дип исемлəнгəн яңа програм-
ма алып килгəннəр иде. Икенче кыз-
лары – Алсуның дөньяга килүе дə
гаилəгə бəхет, нур өстəгəндер, мөгаен.
Шулай ук Уфага гастрольлəргə юнəлер
алдыннан гына Хəниягə “Татарстан
Республикасының атказанган артист-
касы” исеме бирелүе дə куаныч өстенə
куаныч була. Бəлки, шуңадыр да, кош
баласыдай талпынып, үз шатлыклары
белəн уртаклашырга якташлары янына
ашкынгандыр. Моны сизгəндəй, кай-
бер тамашачылар, Хəния күренү белəн
чəчəк бəйлəмнəре тотып, аны котларга
сəхнəгə менделəр. Тере чəчəклəр, изге
телəклəр – болар үзе халыкның олы
ихтирамы бит. Тамашачыларның сөю
билгесе...
Кайчандыр кызы Алия белəн
бергə Хəниянең “Сандугачым” ны
җырлаулары əле булса күңел түрендə
саклана. Бу җырның яңгырашы,
мəгънəсе бүген дə югалмаган. Ул
Хəния Фəрхи-Биктаһированың элегрəк
башкарып килгəн җырларына яңа бизəк
өстəгəн, яңа сулыш өргəн. Хəниянең
күңеллəребезнең нечкə кылларын
тибрəтеп җырлавын тыңлаганда иң
кадерле кешебез – əнкəй күз алды-
на килеп баса, туган якның хуш исле,
мəтрүшкəле болыннары, челтерəп ак-
кан көмеш сулы йөгерек чишмəлəре
искə төшə. “Туган ягымда”, “Онытма,
əнкəй!”, “Парлы чыршылар” кебек
җырларны ул туган-үскəн якларга,
əнкəйлəргə балаларының сəламе итеп
шундый оста, йөрəклəргə үтеп керер-
лек итеп башкарды. Олы мəгънəгə ия
бу җырларны əсəрлəнеп тыңлаган кай-
бер яшьлəр дə, өлкəннəр дə саркып
чыккан күз яшьлəрен яшерə алмадылар.
“Арага кермəсеннəр” җырын Хəния
үзенə тиң ярын көтүче тамашачылар-
га багышлады. Зал тагын алкышларга
күмелде. Əйе, яхшы җырлар мəхəббəт
белəн очрашкач, язмышлар канат-
ны каергач языла. Бəлки, җырчының
аларны аһəңле итеп башкаруы да нин-
дидер дəрəҗəдə шуларга бəйледер.
“Мин сиңа кирəк”, “Бəхетем ми-
нем”, “Авыр хислəремнəн арала”,
“Гомер юлы”, “Уф, сагындым, иркəм”,
“Мəңгелек ярым син”, “Синдер ул дип
уйладым” дигəн киң таралган җырлар
да шулар рəтенə мəҗлестə дə, төрле
очрашуларда да, кичəлəрдə дə ха-
лык теленнəн төшми, чөнки яраталар,
үз итəлəр. Ə менə Хəнияне популяр
җырчы иткəннəре “Үпкəлəсəң, əйдə
үпкəлə”, “Танып буе”, “Көт əле, дисең”
җырларыдыр, мөгаен. Бу җырлар аның
башкаруында күңеллəрне əсир итə.
Җырчының “визит карточкасы” алар.
Тау белəн тау очрашмаса да...
Без Хəнияне сəхнəдə дə, халык
арасында да гел мөлаем, сөйкемле,
якты йөзле, елмаючан, һəрчак чибəр,
гүзəл хатын-кыз итеп күрəбез. Ə бит бу
күркəм шəхеснең йөрəгенə моң белəн
бергə зар-сагыш та оялаган, җилегенə
ачы язмыш җиллəре дə үтеп кергəн.
Заманында, бəлки, кыерсытучылар
да, җанны кыючылар да, гайбəт тара-
тучылар да булгандыр. Əмма сабыр
холыклы, максатчан, чəмле Хəния
аларның һəммəсенə дə каршы тора
алды, түзде. Кайчандыр əтисе белəн
урманда горур имəннəрне кисеп аудар-
ган, үзе биеклек сарут үлəннəрен кул
чалгысы белəн киерелеп чапкан, сыер
савып үскəн авыл кызы да бит əле ул,
югыйсə. Анда физик куəт белəн рухи
көч бергə үрелеп баргандыр, мөгаен.
Тормыш дигəн олы үзəннəн атла-
ганда барысы да син дигəнчə бармый
шул. Дөнья көтə генə башлаганда,
талпынып, пар канатларың каерылып,
язмыш ярында бəргəлəнгəн балык
хəлендə торып калсаң, дөрлəп янган
гаилə учагың күз алдында кинəт сүнеп
калса, нишлəрсең, ə? Ничек түзəрсең?
Ə менə җиде юл чатында калган,
иренең, хезмəттəш дусларының
хыянəтен гафу итə алмаган Хəния бу
четерекле мəсьəлəне үзенчə чишə.
Кайчандыр урман эчендəге юлсыз-
нисез унбиш йортлы авылдан берүзе
чыгып китеп, чая кыз нибары өстенə
кигəн киеме, кулына җитəклəгəн өч
яшьлек кызы Алия белəн илебезнең
башкаласына юлланып, Мəскəү ин-
ституты ишеген шакый. Ул, əлбəттə,
биредə яшəгəн апасына, үзешчəн ком-
позитор Фирдəвес Вафинага (хəзер
инде мəрхүм) зур рəхмəтле.
“Бəйрəм” ансамбленə тəүге адымнар
əнə шунда башлана. Үзе ансамбльнең
директоры, үзе бухгалтеры, админи-
страторы, җырчысы да. Əлбəттə, һəр
башлангыч эшнең үз кыенлыклары,
проблемалары була. Ул ярдəм сорап,
җитəкчелəргə мөрəҗəгать итə. Берсе
итмəсə, икенчесе ярдəм кулы суза.
Шулай, акрынлап, үз максатларына
иреште, халык ихтирамын, тамашачы
мəхəббəтен яулады. Казандагы Камал
театры бинасында гына түгел, башка
республиклардагы концерт заллары
да тамашачы белəн шыгрым тулы бул-
ды. Аның репертуарындагы җырларны
халык отып алып, төрле кичəлəрдə, та-
быннарда җырлый башлады.
Үпкəлəсəң, əйдə, үпкəлə,
Тик кайгылар белəн түлəмə.
Соңлап кына килгəн газиз яр,
Күз яшьлəрем генə булып кал…
Хəниянең дə, əти-əнисенең,
туганнарының да бəгырьлəрен
телгəлəгəн бу җыр тора-бара
“Нурислам җыры”на əверелə. Сөлек
кебек егет, Сабантуй батыры йөрəгенə
пычак белəн кадап үтерелгəч, күпме
күз яшьлəре акты, йөрəклəр сыкра-
ды...
Кайгы бер килсə, өелеп килə,
дилəр. Шул ук елны абыйсының юл
һəлакəтенə очрап, фаҗигале рəвештə
гомере өзелə. Түзсəң – түз, чыдасаң –
чыда.
Ничек кенə авыр булмасын, Хəния
тал чыбыгыдай бөгелеп-сыгылып
төшмəде, акылын җуймады, җирдə
нык басып кала алды. Аңа агымсулар-
га каршы еш йөзəргə туры килде. Ни
дисəң дə, җитез Танып елгасында чир-
канчык алып үскəн теремек, чая кыз
бит əле ул.
– Ходайга, язмышыма кат-кат
рəхмəтлемен, – ди Хəния Фəрхи. –
Кыен чакларда үзем булып калырга
ярдəм иттелəр. Яшəргə көч бирүче,
бу дөньяга күзлəремне ачып карарга
ярдəм итүче иң мөһим кыйммəтлəрнең
берсе – җырларым. Əнием Фəния
белəн əтием Фəрхелисламга гомер буе
бурычлымын.
Сəхнə сəхнə инде ул. Концертларда
мəш килеп, яраткан тамашачыларың
белəн ихлас очрашып, олысына-
кечесенə күңел җылыңны өлəшеп,
кайберлəренə багышлап җыр
башкарасың да, ниндидер
канəгатьлəнү кичерəсең. Ə инде тама-
шачылар парлашып өйлəренə тара-
лышканда, моңсуланасың да, сыңар
мендəргə башыңны төртəсең. Тəмам
арысаң-алҗысаң да, күзлəрдə йокы
əсəре чалынмый. Ниндидер моңсулык
күңелне баса (өстəвенə, янында Алиясе
дə булмаса). Шундый үзəклəр өзелгəн
чакта Хəниянең куллары, ирексездəн,
гармунга үрелə. Моңнарны моңга ма-
нып, туйганчы уйный ул.
Сайрамагач, бəхет кошым,
Ник кундың минем тирəгемə...
“Язмыш бит ул кəлəш түгел...”
Татарстанның халык шагыйре, ачы
язмышлы шəхес Фəнис Яруллин кай-
чандыр шулай дип язган иде...
Əйе, сəхнə тормышы белəн генə
яшəп булмый. Ни дисəң дə, алты ел
ялгыз гомер ителгəн. Ялгызлык ул
кайда да үзен сиздерə. Əйтик, табын-
нарда җырлашканда да, сине биергə
чакырсалар да, үзеңне уңайсыз, чи-
тен, хəтта, гаепле булмасаң да, гае-
пле кебек хис итəсең. Дөньяның авыр
икəнлеген фəкать ялгыз хатын үзе генə
белəдер...
Бер авыз пешкəч, өреп кап, дилəрме
əле? Игезəклəр йолдызлыгында туган-
нар хисчəн, сокланучан, тиз гашыйк
булучан, дип фаразланса да, Хəния
күреп, тиз генə һуш югалтучылардан
түгел. Алты елга сузылган ялгызлык
чорында сөйкемле ханымга күз ату-
чылар, алтын таулар, хан сарайлары
вəгъдə итүчелəр дə күп була.
Менə, насыйп булгач, сəгате суга.
Казан Сабантуенда була бу хəл – дус-
лары Хəния белəн Габделхəйне та-
ныштыралар. Бу бер дə начар түгел,
югыйсə. Булачак парларны танышты-
ру яисə димлəү – борынгыдан килгəн
гадəт. Моның гаебе юк. Кеше таныш-
тырганга гына риза булмаучылар,
риза булып та, холык-фигыльлəре
туры килмəүчелəр дə бар бит əле. Ə
Хəния белəн Габделхəй бер-берсен
ошаталар. Берсе – җырчы, икенчесе
– төзелеш-монтаж эшлəрен алып ба-
ручы, кешелекле, көчле рухлы, нечкə
күңелле, өйлəнмəгəн ир-егет.
Шул күрешеп сөйлəшүдəн соң
Габделхəй атна саен Чаллыдан
Казанга килеп йөри. Хəния аның һəр
килүен зарыгып көтə. Соңрак, ял алып,
əти-əнилəренə йорт бетерешергə дип
туган авылына, Башкортстанга кайтып
китə. Кайткач, сеңлесе Фирүзəгə се-
рен чишə: бер егеткə гашыйк булуын
əйтə. Бергəлəп киңəшлəшкəч, алар
Габделхəйне телефон аша авылга ча-
кыртырга булалар. Күңелдə шик-шөбһə
дə юк түгел. Ай-һай, юлсыз-нисез, ур-
ман эчендəге караңгы авылны эзлəп
табармы икəн?!.. Кем белə? Хəер, саф
мəхəббəт Каф тау артына да, океан
артына да алып бара. Аның өчен пыч-
рак юллар да, җил-давыллар да киртə
була алмый.
Ни күзлəре белəн күрсеннəр, икенче
көнне, койма яңгырдан соң, Габделхəй
машинасын тракторга өстерəтеп, капка
төбенə кайтып туктамасынмы?! Ə менə
мəхəббəт барыбер əллə нинди техни-
кадан да көчлерəк икəн! Габделхəйнең
сөйгəненең əти-əнилəрен ихтирам
итеп, үз итеп кайтуы, сүзендə торуы,
аның егетлеген, тормыш юлдашы була
алуын тагын бер кабат исбатлый.
Булачак парлар төне буена өй алдын-
да сөйлəшеп утыралар. Сорау артын-
нан сорау. Хəер, аларның һəммəсенə
дə төгəл генə җавап табып бете-
рерлекмени?! Бəлки, кайберлəренə
җаваплар тормыш сукмагыннан бергə
җитəклəшеп атлаганда гына ачыкла-
ныр...
Əйе, тормышны бергə яши-яши
тирəнрəк аңлыйсың бит. Ул чакта
икесенең дə төпле торыр урыннары
булмый. Никах укытып, баштарак алар
Габделхəйнең сеңеллəрендə яшилəр,
соңыннан үз почмакларын булдыра-
лар.
– Алия белəн Габделхəйнең бер-
берсен беренче көннəн үк якын итүлəре
миңа бик тə ошады, – дип сөйли Хəния
Фəрхи. - Əйтерсең, күптəннəн бер-
беребезне белəбез. Алия аңа “əтием”
дип дəшə. Олы йөрəкле, ачык күңелле
булмаса, алай килеп чыгар идемени?!
Хəзер Алиянең үз дөньясы. Кода-
кодагыйлар да бер-берсен тиз үз итте.
Үзара кунакка барышып йөрилəр.
Ə инде үзе яшь бала белəн утырган-
да, Хəниягə сəхнə белəн вакытлыча
аерылып торырга туры килə. Ул - өйдə
хуҗабикə, ара-тирə радио тыңлый, те-
левизор карый. Урамга чыгып, кибеткə
барып килергə, аралашырга да вакыты
чикле була...
Артист кешене барыбер тамашачы-
лар, сəхнə үзенə тарта. Җырлардан
башка яши алмый ул. Яраткан тормыш
иптəшенең хəленə кереп, Габделхəй
хəтта эшеннəн дə китə. Телəсə кем бо-
лай эшли алса иде. Андыйлар сирəк
буладыр ул. Ə шулай да, үкенми.
Ансамбль төзеп җибəрəлəр.
Кечкенə коллективка Татарстан
Республикасының атказанган сəнгать
эшлеклесе, популяр композитор
Илгиз Закиров, Фəрит Əхсəнов, Фəрит
Миңнебаев һəм башка музыкантлар ту-
плана. Беренче концерт Габделхəйнең
туган ягы – Биектауда уза. Бу як ки-
лене булгач, мөмкинлек чыгу белəн
алар бирегə кайталар. “Килен” сүзен
ишетəсе килгəн Хəниягə əти-əнилəре
күбрəк “кызым” дип дəшəлəр. Ə
инде Хəниянең аларга ягымлы итеп
“əти-əни” дип əйтүе өлкəннəрнең
күңеллəренə сары май булып ята.
Авылда кунак булып утырырга гына
туры килми. Нəрсə дисəң дə, килен
кеше бакча, аш-су, башка хуҗалык
эшлəрендə дə үзен күрсəтергə бурыч-
лы. Күрше-тирəлəре Хəниянең нəрсəгə
тотынса, шуны җимертеп эшли алуы-
на инде тəүге көннəрдəн үк инаналар.
Авылга кайтып килү – үзе бер бəйрəм
бит ул. Тик кире китүлəре генə моңсу.
Шунысы куанычлы, Габделхəй дə,
Хəния дə, балалар да ике якны тиң
күрəлəр. Тəтешле яклары ерак, урыны
белəн юллар да начар дип тормый-
лар, əти-əнилəренең, туганнарының
хəллəрен белешəлəр. Балаларын
утларын сүндермичə, таң атканчыга
кадəр көтə əти-əнилəре.
Юл газабы – гүр газабы, дигəннəр
бит борынгылар. Шулай бер елны туган
якка кайтканда төнге юлда алар коточ-
кыч юл һəлакəтенə очрыйлар. Аллага
шөкер, икесе дə исəн-имин калалар.
Бергəлəп эчəсе сулар, ашыйсы ризы-
клар бетмəгəндер, күрəсең. Ничек кенə
авыр булмасын, тəн җəрəхəтлəреннəн
сызланмасын, моны якташларына
сиздермичə, бу очрашуда да ихлас
итеп, кинəнеп җырлады Хəния Фəрхи:
Кайттым əле, хəлегез ничек?
Əйдəгез, кайтмыйсызмы?
Киттелəр дə оныттылар дип
Рəнҗеплəр ятмыйсызмы?
Туган авылым, əти-əнием,
Туганнар, дус-ишлəрем.
Тыныч йоклагыз, борчылмый,
Эшлəрем күп китəмен...
Əйе, туган-үскəн җирлəргə чакрым-
нарны саный-саный, күзлəрне ка-
маштырган гүзəл табигатькə сокла-
нып, əсəрлəнеп, канатланып очып
кайтасың, ə инде туган яктан китəр
алдыннан күңеллəр янə илəс-милəс
килə, моңсулана башлыйсың. Туган
авылыңның зифа каеннары сине
елап озатып калганда, күңеллəр та-
гын да нечкəрə. Ə менə гомер иткəн
җиреңə исəн-имин əйлəнеп кайткач,
төрле җилəк-җимештəн кайнатылган
вареньеларны, балын, какларын авыз
иткəндə, каз ботларын кимергəндə,
мəтрүшкə чəе эчкəндə, хуш исле каен
себеркелəре белəн мунча кергəндə,
үзеңне янə туган ягыңда – əткəй-
əнкəйлəрең, туганнарың, дусларың
янындагы кебек хис итəсең...
Əй, юллар!.. Алар кайларга гына алып
бармый. Артист халкының күпчелек го-
мере əнə шул бормалы-бормалы юл-
ларда, торган йорттан читтə үтə.
– Гастрольлəргə чыгып киткəндə ба-
лалар тəрəзəдəн карап, кул болгап ка-
лалар, – дип сөйли Хəния Фəрхи. – Шул
чакларда үзəк өзелə. Балалар хакына,
балалар янына исəн-сау йөреп кайтсак
иде, – дип тели-тели ерак сəфəрлəргə
чыгабыз.
Фəкать җырчы булам, дип максат
куймаган Хəния эстрадага соңрак –
утыз яшьлəр чамасында гына аяк баса.
Бер уйлаганда моны, тəҗрибə туплап,
олы сəхнəгə күтəрелү мəле дип фа-
разларга ярыйдыр. Еллар дəвамында
халык аңарда сыгылмалы тембрны,
үзенчəлекле, аһəңле, кабатланмас
илаһи моңны, бəллүр тавышны аның
күңеленə сала килде. Тамашачыдан
килгəн энергия, аның мəхəббəте,
аларның дəррəү алкышлары җырчыны
яшəтə дə, яшəртəдер дə, мөгаен.
Кайгы-хəсрəтлəрне онытырга да шу-
лар булышадыр, бəлки. Өстəвенə,
ул үзе дə шигырьлəр, көйлəр язган
җырчы-башкаручы.
Ə бит һəр җырның мəгънəсен,
аның эчтəлеген, үзеңне шул халəттə
тоеп, җиренə җиткереп башкарырга,
тыңлаучыларның күңеленə керергə
тырышмасаң, тамашачы белəн сих-
ри бəйлəнеш булдыруы да кыендыр
ул. Җырлар авторы буларак, шəхсəн
үзе шулай фаразлый. Йөрəктəн чык-
кан хислəр башкаларның йөрəгенə
түгелми-чəчелми барып җитсə, шул
олы куанычтыр ул, мөгаен. Егерме ел-
лап телəсə нинди генə сəхнə түрендə,
сандугачларны көнлəштереп, бөтен
дөньясын онытып җырлаган Хəния
Фəрхи матди байлыкны түгел, рухи
байлыкны өстен күрə. Шулай булмаса,
ул затлы мəдəният сарайларында гына
түгел, ə авыл мəдəният йортларында
да концертлар куеп йөрмəс иде.
Биш пенсионер берлəшеп, соңгы
тиеннəрен җыештырып, Хəниянең кон-
цертын шатлыктан тамган күз яшьлəре
аша караганнар. Бу турыда сəхнəгə
менеп, артистканың үзенə əйтеп,
рəхмəтлəрен юллаганнар. Хəния
Фəрхи-Биктаһирова исə моны искə
алып, бик мохтаҗлар өчен Казанда
бушлай махсус концерт куя. Бу – аның
хəйрия проекты була.
Əйткəндəй, халык яраткан җырчы
“йолдыз чире” белəн дə авырмады,
оятын да югалтмады. Ə менə 2006нчы
елның август аенда Казанның Бауман
урамындагы “йолдызлар аллеясендə”
аңа йолдыз куелды. Бу җырчыга тагын
да зуррак җаваплылык һəм горурлык
өстəде. Шулай ук ун ел рəттəн “Алтын
барс” бүлəген алуы да, “Җиде йолдыз”
җыр фестиваленең жюри рəисе булуы
да аңа зур шатлык өсти һəм олы ыша-
ныч уята.
Бəлки, күплəр белмидер дə,
Хəния элек Фəн Вəлиəхмəтов ке-
бек гармун уйный-уйный җырлаган.
Хəзер читенсенə күрəсең. Ə менə
шулай да, 2003нче елда мəшһүр
җырчыбыз Əлфия Авзалованың юби-
лей кичəсендə сəхнəгə гармун белəн
күтəрелеп, тамашачыларны шаккатыра.
Бу тамашадан соң тормыш иптəше
Габделхəй дə аптырап калмый, дан-
лыклы гармунчы Флера Хөрмəтовадан
бер гармунны алып кайтып, Хəниягə
бүлəк итə. Моңайган чакларында ку-
лына гармун алса, җанына рəхəт бу-
лып китə.
Бүген тамашачының сөюен яулаган,
сəхнə йолдызына əверелгəн Хəния
Фəрхи-Биктаһированың язмыш сынау-
ларын бергə үтəр өчен олы терəге –
күркəм гаилəсе, җырлар өчен сандугач-
ларны көнлəштерерлек илаһи моңы,
аның белəн ихлас горурланырлык
туганнары, дуслары бар, йөрелмəгəн
юллары, очрашмаган тамашачыла-
ры, җырланмаган җырлары, шатлык-
сөенечлəре дə, яуланмаган үрлəре дə
алда əле.
2010 ел.
Фотода җырчы туганнары белән.