Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь , 23:24

Заһит МУРСИЕВ. Туфрак

Ятим ул – ятим. Ятимлек ул үтми, бетми, искерми, кечерәйми, онытылмый. Аның күңелен гомер буе әнә шул ятимлек бәласе басып торды, шатлык килгәндә бар табигате белән шатланырга, куаныч килгәндә чын күңелдән куанырга ирек бирмәде.

Заһит МУРСИЕВ. Туфрак
Заһит МУРСИЕВ. Туфрак

Фәрхад ашыкмый гына урам буйлап атлый. Хәер, олы кеше кайда ашыксын инде, ашыксаң да, ишәк шикелле дүрт аягыңны терәп карышсаң да шул ук хәл, авыл башындагы каберлекне урап китә алмыйсың. Әнә шулай ашыкмый гына атлаганда Фәрхадка Җиңү урамындагы сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл яныннан үтәргә туры килә. Һәм үткән саен бер үк төрле хисләр биләп ала аның күңелен. Сәер хисләр. Әйтик, төрле төсләрне бергә кушып болгатканда нинди төс килеп чыга? Бернинди дә. Төссез, күрексез бер боламык килеп чыга. Менә Фәрхад та шул ук хәлдә: аның бу яшькә җитүенә шатлануы ятим үсү ачысы белән бергә кушылган. Шуңа өстәп дошманнарга булган нәфрәте, үз язмышына ачуы гомере буйларына сузылган, инде сизелер–сизелмәс булып кына калган өмете белән бергә кушылгач бабайның ни кичерүен дә әйтүе кыен. Сугыш чоры баласы ул, ягъни, аерым бер төрле халык вәкиле.

Ятим ул – ятим. Ятимлек ул үтми, бетми, искерми, кечерәйми, онытылмый. Фәрхаднең күңелен гомер буе әнә шул ятимлек бәласе басып торды, шатлык килгәндә бар табигате белән шатланырга, куаныч килгәндә чын күңелдән куанырга ирек бирмәде. Хәтта Фәрхадның үз гомерендә кычкырып та көлгәне булмагандыр, тыйнак кына елмаеп куйса шул җиткән. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары ике яшь булган. Ике яшьлек бала, ни хәтерли ул?  Бу хакта уйлаганда чак кына төсмерләгәндәй була, ләкин әллә чынбарлыкны хәтерли, әллә хыялы гына бер рәвеш сурәтләп күз алдына бастыра, белмәссең. Әнә шуңа да Фәрхад һәйкәл яныннан узганда яңадан ятимлек хисен яңартырга мәҗбүр. Чөнки мәрмәр плитәдә аның әтисенең исеме юк. Хәбәрсез югалган ул.

Фәрхаднең күзләре таныш исемнәр буйлап йөри. 29 исем. Өч баганада. Соңгысында бер исемлек урын калган. Менә шунда ул үз әтисенең исемен күрермен дип хыялланды. Хәтта ятимлеге дә ничектер ятимлек булып түгел, ә сугыш каһарманы улы булып тоелыр иде бит.

Эзләтте әтисен Фәрхад, язмаган урыны калмады. Файдасы гына булмады. Соңгы елларда, инде волонтерлар хәрәкәте башлангач, тагын да язып карады – җаваплар үзгәрмәде. Җилкапка баганасына кадакланган почта тартмасында гәзит почмагы күренә. Фәрхад шуны тартып алган иде җиргә конверт төшеп китте. Гаҗәп, кемнән булыр бу хат, аның хат язар кешесе юк иде, шикелле. Пошынмас ирнең йөрәге сикереп куйды, куллары калтыранды. Хәле беткән аяклары мөмкинлегендә ашыгып өенә керде. Хәбәр Белорусиядән иде.

Эзтабарлар сугыш узган урыннарда казынулар алып барганда солдат сөлдәсе һәм аның медальонын тапканнар. Лабораториядә тузып беткән язуның кайбер өлешен таный да алганнар: Жена – Гашура, сын – Фархад, двух лет, дип язылган булган. Арытаба адресын да белә алганнар. “Бу солдат сезнең атагыз булырга тиеш. Килә алсагыз бик шат булыр идек” – диелгән хатта.

Кем инде мондый чакта тыныч кына утыра?! Чирләр онытылды, картлык артка чигенде, кырык сәбәп кырык якка чөелде, китте абзабыз ерак сөфәргә чыгып. Бик матур җир икән. Монда кайчандыр пулялар сызгырган, бомбалар ярылган, өзгәләнеп кешеләр үлгән дип уйларлык та түгел. Ә шулай булган бит. Менә шушы туганнар кәберлегендә генә йөзәрләгән солдат мәңгелек йокыга талган. Обелиск башындагы зур кызыл йолдыз канат-нурларын биш якка сузган. Фәрхаднең әтисе дә шунда ук табылды, ул хәбәрсез югалган түгел,  ә Туган ил өчен башын салган сугышчы. Фәрхад өчен нинди горурлык!

Гаять олы, дулкынландыргыч митингтан соң солдат улы (инде әтисез ятим түгел) обелиск алдына тезләнеп кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды. Аны сүтеп, бер йомарлам туфракны алдына бушатып, кулы белән йомшак кына сыйпап куйды. Иреннәре нидер пышылдый иде аның.

Белорусиядә кунак булып, шәһәрдә экскурсиядә йөреп, музей һәм театр карап кайтты Фәрхад. Ләкин шул төнне үк ул сәер төш күрде: имеш, аның әтисе белән әнисе янәш утырганнар да Фәрхадны чакыралар.

    – Кил әле, улыкаем, бер үчтеки иттерим. Мин бит сине туйганчы күрә дә алмый калдым, сугышка алдылар. Бик нык сагындым сине, бәләкәчем, – ди.

Ни өчен әтисе алай ди? Фәрхад бит бала түгел, олы кеше. Төшендә абзыебыз моны аңлый алмый. Ә әнисе улыбызны чакырмый торыйк әле дигәндәй иренең куллары өстенә үзенекен куеп баса. Фәрхадка тагы да ни кирәк, ул әтиле булды. Теләге тормышка ашты. Саташуга нигә игътибар итәргә? Ләкин Фәрхад игътибар итте, бар тырышлыкларын салып төш юраучылар эзләде. Ниһаять, телевизордан шундый бер ханым барлыгын белде.

– Синең әтиең белән әниең бер-берсен тапкан, теге дөньяда яңадан кавышканнар, – дип шаккатырды аны Дария.

– Мин андый әкиятләргә ышанмыйм шул, – дип куйды Фәрхад.

– Ә син ышанма, чөнки бер күрәзәчегә 99 ялганчы туры килә. Аннары, Хаккыбызның әйткән сүзе дә бар бит: “Бик күп уйланмагыз, акылдан язарсыз,”– дигән ул. Шулай булгач, Аллаһыбыз эшен тикшерү, кирәкмәгәнне талку юньлегә китермәс.

– Шулай да, нәрсәдер аңлаганда ышануы җиңелрәк. Ә минем сез әйткәнгә бик тә ышанасым килә.

– Аңлыйм. Син шуны бел, дөньяда маҗаралар, кеше аңламаган нәрсәләр бик күп. Мәсәлән, бер үсемлекнең тузан бөртеге кебек кенә орлыгыннан бер серкә икенче чәчкәнең бәбәгенә төшә дә яңа бер орлык, яңа үсемлек хасил була. Бу очракны да шулай аңлатыйк: син әтиең кабереннән бер уч туфрак алып барып ерак җирдә әтиең каберенә чәчкәнсең. Шулай итеп җирләр ялганган, туфрак туганлашкан. Шуның аркылы бакыйлыкта әтиең белән әниең дә табышкан. Башкасын сорама, Аллаһ эшенә тыкшынма дигән канун миңа да кагыла.

Дарияның сүзләре Фәрхадкә бик үк аңлашылып бетмәсә дә, ул канәгать иде.

Күрәзәченең сүзе аз булса да Фәрхад өчен ул күп хикмәтләр ачты. Ир белән хатын бакыйлыкка күчкәннән соң бергә кушыла алалар икән. Алар балаларының ничек яшәүләрен белеп торалар икән. Әйе, хәтта дөньялар аера алмаган адәмнәрне тормышның нибары болганчык суы булган политика һаман да сортларга аерып тора икән. Зиратка гына кара, сугыштан соң вафат булган фронтовиклар каберенә йолдыз кадалган. Ә Фәрхад шикелле соңрак туган бәндәләр өстендә – ярымай.

Ничек кенә булмасын, Фәрхад тылсым иясеннән яңа баштан яңарып, дәртләнеп кайтып бара. Җитмеш сигез ел буена йөрәкне басып торган ятимлек ташы әллә кайда юк булды. Хәзер ул бар көчен биреп урам уртасындагы һәйкәлнең соңгы юлына әтисенең исемен яздырырга тырышачак. Һәм моңа мотлак ирешәчәк.

Аннары инде үзе дә әтисе янына китсә була. Ул кулын сузып чакырып тора бит.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: