Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май , 23:12

Укучылар студент булып карый ала

Алар югары уку йортларына килеп, студентлар һәм педагоглар белән аралаша, дәресләргә йөри һәм тулай торакларда да  яшәп карый ала.

Укучылар студент булып карый ала
Укучылар студент булып карый ала

Русиянең Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Беренчеләр хәрәкәте “Университет сменалары” дип аталган белем бирү-туристлык программаларында катнашуга гаризалар кабул итә башлады. Аңа ярашлы, 14-17 яшьлек укучылар Русиянең төрле югары уку йортларына киләчәктә уку юнәлешен һәм урынын билгеләү өчен килә һәм таныша алачак. Катнашу өчен гаризаларны 14 июньгә кадәр бирергә кирәк.

“Университет сменалары” программасы балаларга илнең иң эре югары уку йортлары белән танышырга, кирәкле һөнәрләр һәм хезмәт базары турында белергә, илнең төбәкләрен күрергә ярдәм итә. “Университет сменалары” проекты ярдәмендә 12 000нән артык укучы, шул исәптән яңа төбәкләрдән, Русия университетлары һәм фәнни үзәкләре, аларның инфраструктурасы, лабораторияләре һәм әзерлек юнәлешләре белән танышачак. 100дән артык югары уку йорты проектта катнашучыларга уникаль белем бирү һәм мәгърифәтчелек программасын тәкъдим итәчәк. Алар арасында Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университеты һәм Уфа фән һәм технологияләр университеты да бар.

2023 елда “Университет сменалары”нда  15 меңнән артык бала катнашты. Алар арасында яңа төбәкләрдән килгән, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да бар иде. Алар югары уку йортларына килеп, студентлар һәм педагоглар белән аралашты, дәресләргә йөрде һәм хәтта тулай торакларда да  яшәделәр. Ягъни, мәктәп укучылары студент булып карый, үзенә ошаган югары уку йортын һәм белгечлекне сайлый ала.

 

Фото: УУНиТ

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: