Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 Май , 22:03

Кем ул Довлатов?

“Довлатов йорты” соңгы елларда Уфадагы  популяр урыннарның берсенә әйләнде.

Кем ул Довлатов?
Кем ул Довлатов?

Уфада узачак халыкара “Китап-ярминкә”сендә катнашучылар Довлатов стилендәге арт-мәйданчыкны карый ала. Бу кызыклы урынны башкаланың Гоголь урамындагы 56нчы йорт адресы буенча табарга була. Ул Башкортстан дәүләт филармониясенә янәшә йорт ихатасында урнашкан. Әлеге “Арт-Квадрат”, “Довлатов йорты” соңгы елларда бик популяр урыннарның берсенә әйләнде.

Әйткәндәй, Сергей Довлатов 1941 елда Уфага эвакуацияләнгән гаиләдә туа. Атасы – Донат Мечик, әнисе – актриса Нора Довлатова. Гаилә Уфада бер елга якын яши, ләкин Башкортстан халкы аны якташ буларак кабул итә.

Довлатовлар гаиләсе Уфадан соң Новосибирскига күчерелә. Малай үскәч Ленинград дәүләт университетында ике ел ярым белем ала. Начар укуы сәбәпле, укудан куыла. Өч ел хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң, Ленинград дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Хикәяләр иҗат итә, редакцияләрдә эшли. Диплом алганнан соң Эстониядә яши.

Эстониядә нәшер ителгән “Пять углов” китабы КГБ тарафыннан юкка чыгарыла. 1975 елда Ленинградка кайта. Идеологик сәбәпләрдән күп кенә басмалар аны нәшер итүдән баш тарта. 1976 елда СССР журналистлар берлегеннән чыгарыла. 1978 елда хулиганлык өчен дигән сәбәп белән кулга алына һәм 15 тәүлек утырып чыга. Шуннан соң хакимият тарафыннан эзәрлекләнү сәбәпле, илдән китәргә мәҗбүр була. 1979 елдан Америкада яши. “Новый американец” журналының баш мөхәррире була. Бер-бер артлы китаплары чыга. 12 ел эмиграциядәге вакытында Америкада һәм Европада 12 китабы чыга. 1989 елда СССРда  нәшер ителә башлый. 1990 елда 49 яшендә йөрәк өянәгеннән Нью-Йоркта вафат була.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: