Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май , 19:41

Камил МИҢНЕГАЛИ. Үлем баржалары

Бу фаҗига күпләрне тетрәндерер. Йөрәгемдә таш булып яткан, ярты гасыр буе җанымны кимергән шушы очрашу сезне дә уйландырсын иде. Бу хәсрәтне бергәләп күтәрик. Чөнки берүземә бик авыр.

Камил МИҢНЕГАЛИ. Үлем баржалары
Камил МИҢНЕГАЛИ. Үлем баржалары

Хөрмәтле укучы! Бу фзҗигале вакыйга турында яэу зур газапка әверелде. Шуя күрен чек язып китәргә инде, дип, туктап калам. Күзләремне яшь пәрдәсе каплый, язып булмый. Сәбәп тапкан булып. торып китәм. Ә язарга кирәк, куллар тыңламаса да, йөрәк куша. Ярты гасыр буе үземдә йөрткән шул авыр йөкне  бушатасым килә. Бу турыда халкым укысын, белсен, ишетсен, бер-берсенә сөйләсен һәм тиешле нәтиҗә ясасын.

 

Бу вакыйга  1945 елның август азакларында, Ерак Көнчыгышта булды. Безне, Казахстанның Уральск шәһәрендәге укчы-радистлар мәктәбен тәмамлаган егермеләп сержантны, Амурдагы Комсомольск шәһәренә китерделәр. Елга порты комендатурасы карамагында бер тәүлек ятканнан соң, Чакмагыш районының Кәшәк авылы егете, якын дустым Әнәс Габдрафиков белән икәү тирә-як белән танышырга булдык. Порт зур, күз күреме белән генә чикләнә торган түгел. Әллә нинди биек, аяклы краннар төзелеп киткән, бухтада океан кораблары, баржалар, хәрби кораблар тезелгән. Амур елгасының икенче як яры күренми, әйтерсең лә диңгез. Чакмагыш малайлары өчен мондый су киңлеген күрү хәйран тамаша иде. Моннан соңгы елларда күп тапкырлар диңгезләр, океаннар өстеннән очарга туры килде, күнегелде, әмма Амур елгасы хәтергә нык сеңеп калган.

Икенче көнне берүзем генә чыгып киттем. Пирс буйлап атлыйм. Пирс – йөкләрне төйи-бушата торган урын. Километрларга сузылган шушы тамашаны карый-карый хәтсез киткәнмен. Ниндидер тавыш мине туктарга мәҗбүр итте. Тыңлыйм. Я, Хода, каяндыр, җил уңаеннан, кемдер татарча акрын гына җырлый. Колакларыма ышанмый торам. Өнемме бу, төшемме? Тын да алмыйча тыңлыйм. Җыр бер сүнә, бер күтәрелеп еракларга тарала сыман. И, Ходаем, өзелә генә күрмәсен иде бу моң! Сүзләр белән генә әйтеп бирә алмаслык кадерле дә, сагышлы да татар моңы! Тик җырчының сүзләрен аңлап булмый, җырчы ишетелер-ишетелмәс кенә, үзе өчен генә җырлый кебек. Ә моң агыла да агыла. Анда әрнүле сагыш та, өзелеп сагыну да, җирсенү дә сизелә. Мондый моңлы итеп каһәрле язмышка дучар булган кеше генә җырлый ала торгандыр...

Җыр тукталды. Йөгерә-атлый алга омтылдым. Карасам, еракта түгел, авырлыкларыннан суга иңгән ике баржа бара. Кеше йөзе сыерлык кына тимер рәшәткәле тәрәзәләре чак кына суга тимәгән. Җыр шуннан ишетелде. Әле булса күз алдымда: озынчарак йөзле, кылыч борынлы чибәр татар ире иде. Баржага якынрак килдем, арабыз биш-алты метр гына. Ашыгудан тотлыга-тотлыга әлеге иргә татар телендә сорау бирдем.

– Кайлардан, кемнәр сез?

Җавап урынына ул: “И-и, туганкаем, син дә татармыни, кайсы яктан?” – дип, үзе сорады. Мин үземнең Башкортстаннан, Чакмагыш районы Калмашбаш авылыннан икәнлегемне әйттем. Әңгәмәдәшем, бер мизгелгә күзләрен тутырып миңа карады да, сыкравыннан “әһ” итеп куйды. Егылып китмәс өчен рәшәткәгә тотынган килеш башын тимергә бераз терәп торды да: “Мин дә Чакмагыштан бит”, – диде. Шаккаттым. Бу төбәкләрдә үзеңнең якташыңны очрату минем өчен ышанмаслык хәл иде. Әлеге иркәй үзенең Биккенә авылыннан икәнен әйтте дә, күз яшьләренә буылды...

Шул вакытта сакчы күренде, ул баржаларның икенче очыннан килә иде.

– Чего здесь шляешься, марш отсюда, – дип миңа җикеренде.

– Алар минем якташлар, татарлар...

– Какие они тебе земляки, они изменники Родины! Понял?!

– Кая алып баралар аларны?

– Откуда мне знать. А ты топай дальше!

Мин бераз читкәрәк киткән булдым. Сакчы үз юлы белән китеп барды. Ул бераз ераклашкач, мин йөгереп тагын баржалар янына бардым. Рәшәткәле кечкенә тәрәзә аша күрәм, кешеләр кайнаша. Барысы да мине күрергә тели, нәрсәдер әйтеп өлгерергә тырышалар. Алар менә ниләр сөйләделәр:

– Без хәрби әсирләр, безне Европаның төрле илләреннән җыеп, Германиянең Потсдам шәһәре янындагы лагерьга тупладылар. Шуннан соң, туган илләрегезгә кайтасыз дип, поездларга утыртып, оркестрлар уйнатып озаттылар. Брест шәһәрендә поезддан төшерделәр дә, сафка тезеп, автоматчылар, этләр сагы астында каядыр алып киттеләр. Бу “сортларга” аеру пункты икән. Татарларны башка милләттләрдән аерып алып, анадан тума чишендереп, номер сугылган төрмә киемнәре кидерделәр дә, товар вагоннарына төяп каядыр алып киттеләр...

Милләттәшләребезне ай ярым дигәндә Хабаровскига китереп җиткергәннәр. Шунда аларга: “Сез хат-хәбәр алудан мәхрүм ителеп, һәркайсыгыз 25 елга хөкем ителдегез”, – дигән язу укыганнар.

Шушы урында, хөрмәтле укучым, туктап, уйланып ал. Башка сыймаслык вәхшилек бит бу. СССР дигән империя әсирлектә булган миллионланган балаларын әнә шулай каршылады. Аларны ГУЛАГ сазлыклары көтә иде...

– Туган илегезгә кайтасыз, дип алдадылар, кабахәтләр!

– Мин Татарстаннан, Буа районыннан. Туган ил дигән сүз чыкмаса, кайтмый идем...

– Мин Ишембайдан, бәхил бул энем, туган илгә сәлам әйт!

– Мин Кушнаренкодан!

– Мин Сарман районыннан!

– Мин Борайдан!

– Мин... Мин... Мин...

Күрәм, автоматлы солдат тиз-тиз атлап миңа табан килә. Дүрт-биш адым кала ППШ автоматын шартлатып корды да миңа төбәде.

– Я тебя предупреждал, гад, последний раз говорю, отойди или пристрелю!

Мин һаман баскан урынымда торам. Ничек тә мин сержант, ә ул солдат кына бит әле. Ләкин аның кулында корал, ул сакта, атып үтерсә дә аңа бернәрсә дә булмый. Бу уй яшен тизлегендә башымнан үтте. Баржадагылар да мине яклап кычкыра башладылар. Солдат автоматын рәшәткәле тәрәзәгә төбәде. Җырчы татар рәшәткә артында һәйкәл шикелле селкенми дә туп-туры безгә карап тора иде. Гайрәтле бу татардан сакчы шикләндеме, әллә башка нәрсә уйладымы, баржалар өстеннән һавага ата башлады. Шуннан соң миңа борылды да: “Понял?”, – ди. Күзләрендә өмет юк иде. Бу маңка малай автоматы белән көчле иде шул, баржадагы үлемгә дучар ителгән татарларга ул хуҗа иде...

Автоматына яңа диск куйгач, атачак бу хайван, дип уйлап алдым һәм артка чигендем. Баржадагылар да моны күрделәр: “Туганкаем, исән чакта бар кит, туган илгә сәлам әйт, бүтән күрешә алмабыз инде, бәхил бул!..”

Мин башымны иеп, акрын гына атлап киттем, әйләнеп карамаска тырыштым. Арттан искән салмак җил үзенең бишегендә татар җырын һәм автомат тыкылдавын гына алып килде...

Икенче көнне бу урынга тагын килдем. Алдан ук күңелем тыныч түгел, нәрсәдер сизә иде. Күңел алдамый икән – баржалар анда юк иде инде. Уйланып-сызланып торганда яныма бер кеше килде. Монда эшли булса кирәк. Тәмәке сорады. Бирдем.

– Чего стоишь? – ди бу.

– Кичә монда ике баржа тора иде. Аларны кая алып киттеләр икән?

– А-а, с татарами?

– Әйе, хәрби әсирләр алар.

– Их нетуже...

– Как, ничек инде “юк”?

– Дай на поллитру, скажу.

Мин моңа өч сум бирдем.

– Ты, гололобый салаженок, знаешь, что такое 25 лет без права переписки? А? Это – смерть! Иди, своих татар больше не ищи. Охотское море большое...

Сүзен дә әйтеп бетерергә өлгермәде, ачуымнан тегене сугып очырдым.

– Правильно сделал, мне так и надо. Молодец, татарин...

Мин киттем. Ул ярым яткан килеш мыгырданып калды. Аңа шул чакта кинәттән сукканымның сәбәбен әле булса аңлап җиткерә алмыйм. Ачу катыш әрнү булгандыр бу, ахры.

Баржадагы җырчым Биккенәдән, дигән иде. Ләкин Чакмагыш районында ике Биккенә – Иске һәм Яңа Биккенә авыллары бар. Кайсысыннан булгандыр, анысын белмим. Тик аның фамилиясе “Г” хәрефенә башланганын төгәл беләм. Гыйльметдинов идеме, Галәветдиновмы – анысын хәтерләмим. Аннан соң баржада ул шул районның Каргалымы, Каръяудымы авылы егете дә бар, дигән иде. Укучым мине кичерсен, япь-яшь авыл малае үзенең туган районы турында гына кызыксынудан ерак китә алмагандыр, күрәсең. Ике республиканың да күп районнарының исемен мин ул вакытта беренче тапкыр ишеттем. Берәр кәгазьгә язып кую ул чакта башыма да килмәгән. Якташымнан башкача мәгълүмат ала алмадым.

Бу очрашудан соңгы елларда Көньяк Сахалинда, дүрт ел Камчаткада, Хабаровскида хезмәт иттем. Чукоткада, Колымада, Магадан тирәләрендә булырга туры килде. Сигез ел хезмәт итү дәверендә булган һәр җиремдә хәрби әсир татарлар турында сораштырып йөрдем. Ишетүче дә, белүче дә булмады. Меңләгән кешедән берәү дә калмады микәнни соң? Су йоткандай юк булдылар. Менә шушы урында укучыларга мөрәҗәгать итәсем килә: әгәр бу фаҗига хакында ишеткән-күргән кеше булса, миңа зинһар хәбәр итсәгез иде.

Менә күпме дистә еллар вакыт үтте. Мин дә олыгайдым. Теге вакыттагы гайрәтле, дуамал түгелмен инде. Шушы еллар эчендә хәтер йомгагымны күп сүтеп, күп урадым. Бу хакта язарга ярамады. Йокысыз төннәремдә бу фаҗигале очрашуның бөтен мизгелләрен хәтеремә мәңгегә беркеттем. Сөеп-сөелә дә алмаган, күзе төшкән, яраткан кызын бер генә тапкыр да үбәргә өлгермәгән сөлек кебек татар егетләрен соңгы юлга озатучы, алар белән бәхилләшүче миләттәшләре, якташлары мин булдым. Инде нурлары тоныклана башлаган күзләремдә аларның шәүләләре әле дә булса саклана кебек.

Күпме эзләнүләрдән, уйланулардан соң, аларны Охот диңгезендә батырганнар, дигән нәтиҗә ясарга хакым бардыр. Шулай булмаса, 50 ел эчендә меңләгән кешедән һич югында берсенең хәбәре ишетелер иде. Адәм баласы энә түгел бит. Тутыгып беткән ул баржаларга бер торпеда җитә. Бәлки шул чакта баржалар өстендә автоматын кочаклап басып торган урыс солдатының да соңгы сүзе “мама” булгандыр. Андый очракта шаһитлар кирәкми бит.

Газиз кардәшләр! Бу фаҗига күпләрне тетрәндерер. Йөрәгемдә таш булып яткан, ярты гасыр буе җанымны кимергән шушы очрашу сезне дә уйландырсын иде. Бу хәсрәтне бергәләп күтәрик. Чөнки берүземә бик авыр.

 

Автор фотлосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: