Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 Май , 11:15

Сәламәтлек чикле булу чикләнгәнлек булмасын

Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән 2024 ел Башкортстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елы дип игълан ителде. 

Сәламәтлек чикле булу чикләнгәнлек булмасын
Сәламәтлек чикле булу чикләнгәнлек булмасын

Бу  физик яисә психик яктан җитешсезлекләре булган, яшәү, белем алу, эшләү һәм ял өчен махсус шартларга мохтаҗ катлам. Әлеге тармакта чишелеш көткән  проблемалар һәрвакыт  булачак, әмма аларны даими, системалы һәм комплекслы хәл итә бару мотлак. Инвалидлык темасының игътибарда булуы, җәмгыятьнең бу җәһәттән мәгълүматлы булуы ул проблемаларга мөнәсәбәтне үзгәртә ала.

Федераль реестр мәгълүматлары буенча, республика территориясендә 257 мең инвалид исәпләнә, бу республика халкының гомуми санының 6,5%ын тәшкил итә. Аларның гомуми саныннан 18 675 е -- инвалид балалар, 238 642се -- 18 яшьтән өлкән инвалидлар. Өлкәннәр арасында инвалидларның  55 процентын хатын-кыз, 45 процентын  ир-ат тәшкил итә.

Өлкәннәр арасында инвалидлыкка китерә торган авырулар булып яман шеш,  кан әйләнеше системасы авырулары; сөяк-мускуллар системасы һәм тоташтыргыч тукыма авырулары; колак авырулары; психик тайпылышлар кала бирә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елында байтак чаралар планлаштырылган. Алар хакында без сайтыбызда хәбәр итеп барырга тырышырбыз.

Чыганак: Башинформ.

Сәламәтлек чикле булу чикләнгәнлек булмасын
Сәламәтлек чикле булу чикләнгәнлек булмасын
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: