Башкортстан башкаласында чын патриотлар, туган илгә тугры хезмәт итүчеләр очрашты. Беренче форум "Атайсал – Якташлык көче" дип аталган иде. Проект якташларны туган авылларына ярдәм итәргә чакырды. Һәм күпләр актив рәвештә бу проектка кушылды һәм храмнарны, мәктәпләрне, чишмәләрне, паркларны, скверларны төзекләндерүгә кереште. Яңа төзелеш мәйданчыклары ачылды.
2022 елда проект "Атайсал – Ватан көче" дип атала башлады. Махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын батырларча үтәүче якташларга ярдәм итү башланды. Башта Башкортстанда яшәүчеләр сугышчыларга йон оекбашлар, свитер, бияләйләр бәйләделәр, флис кофталар тектеләр. Бераздан гуманитар ярдәм масштаблары киңәйде: тыл фронтына тәгәрмәчле техника, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, инструментлар җибәрелә башлады.
Бу хакта бүген "Бергәләп җиңәбез" форумының түгәрәк өстәле артында сүз булды. Гөлнур Колсарина СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
Чыганак: Башинформ.