+6 °С
Болытлы
Уфаның тарихи үзәгендә яңарышлар көтелә. Киров районына караган урамнарны төзекләндергәндә яшеллекккә аерым игътибар биреләчәк. Мисалга, Башкортстан башкаласының символына әверелгән юкә агачларын утырту күзаллана.
Чәршәмбе көнне шәһәр хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев үзәк урамнарны карап йөргәндә алдагы планнар белән уртаклашты. Быел 9 урамны төзекләндерергә уйлыйлар. Әлегә Яңа күпер (Новомостовая), Пушкин һәм Коммунистик урамнарында тротуарларны киңәйтү, яшелләндерү проектлары башланып тора. #ЗеленаяБашкирия акциясенә әзерлек бара.
Мэрның әйтүенчә, урамнарга эре үлчәмле юкәләр утыртылачак. Алар элек булмаган урыннарда да барлыкка киләчәк.
Чыганак: Башинформ.