Китап ярминкәсе интеллектуаль әдәбият һәм үзаллы китап кибетләре, арт-киңлекләр, мәдәни агарту һәм җитештерү өлкәсендә эшләүче нәшриятлары, төрле шәһәр инициативаларына вакыйгалар мәйданчыгы булып тора.
«Китап-бәйрәм»дә Русия һәм чит ил нәшриятлары, китап сату фирмалары һәм оешмалары, шулай ук китапханәләр, китап кибетләре һәм полиграфия предприятиеләре катнаша ала.
Ярминкәдә катнашу өчен чараның рәсми сайтында (https://www.kitap-bayram.ru/) теркәлергә кирәк. Гаризалар 28 апрельгә кадәр кабул ителә.
Узган ел тәү тапкыр үткән ярминкә кызыклы һәм файдалы чарага әверелде. Анда күп телләрдә, шул исәптән татар телендә яңа китаплар сатып алырга, язучылар белән аралашырга, автографлар алырга мөмкин булды.
В. Шахов фотосы.