Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель , 10:48

Балалар һәм үсмерләр өчен язучылар каләм сынаша алачак

Башкортстан Язучылар берлеге “Акбузат” балалар журналы белән берлектә Факиһә Тугызбаева исемендәге әдәби конкурс игълан итте. Анда Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары булмаган авторлар да катнаша ала. Иҗади эшләр башкорт һәм татар телләрендә  «Поэзия» (шигырьләр) һәм «Проза» (хикәяләр, әкиятләр, повестьлар) номинацияләрендә кабул ителә.

Балалар һәм үсмерләр өчен язучылар каләм сынаша алачак
Балалар һәм үсмерләр өчен язучылар каләм сынаша алачак

Конкурс балалар һәм үсмерләр өчен иҗат итүче язучыларга һәм шагыйрьләргә тәгаенләнгән. 

Бәйгенең максаты -- балалар әдәбиятын, туган телләрне үстерүгә һәм саклауга өлеш кертү, яңа талантларны ачыклау, балалар өчен иҗат итүгә кызыксынуны арттыру, туган телләргә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, Башкортстанның халык шагыйре Факиһә Тугызбаева истәлеген мәңгеләштерү.

Иҗади эшләр башкорт һәм татар телләрендә  «Поэзия» (шигырьләр) һәм «Проза» (хикәяләр, әкиятләр, повестьлар) номинацияләрендә кабул ителә.

Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары булмаган авторлар да катнаша ала.

Яшь чикләүләре юк.

Эшләрнең темасы ирекле. РФ кануннарын, этика һәм әхлак нормаларын боза торган эшләр кабул ителми. Моңарчы массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыкмаган һәм элегрәк конкурсларда катнашмаган эшләр рөхсәт ителә (шулай ук социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтта, шәхси блогта яки шәхси каналда басылган эшләрне җибәрергә мөмкин). 

Әдәби әсәрләр 2024 елның 10 апрелендә кабул ителә башлый. Нәтиҗәләр 2024 елның ноябрь башында ясалачак.

Һәр номинациядә 1, 2 һәм 3 урынны алган катнашучылар  дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак. Моннан тыш, һәр номинациядә «Махсус приз» каралган.

Бүләк фонды 200 мең сум тәшкил итә. Конкурсны оештыру буенча барлык чыгымнар Башкортостан Язучылар берлеге исәбеннән башкарыла.

Язмаларны  "Акбузат" журналының [email protected] электрон адресына "Балалар әдәбияты конкурсы" тамгасы белән җибәрергә кирәк. ФИО, яшь, адрес, контактлар күрсәтергә, шулай ук сыйфатлы портрет фотосын беркетү мотлак. 

Конкурс турында тулырак мәгълүмат «Акбузат» журналы сайтында урнаштырылган. Конкурс кураторларының телефоны: 8 927 334 32 35.

Балалар һәм үсмерләр өчен язучылар каләм сынаша алачак
Балалар һәм үсмерләр өчен язучылар каләм сынаша алачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: