Исегезгә төшерәбез: һөнәри бәйгегә 8 укытучы чыкты. Болар: Римма АРСЛАНОВА (Туймазы районы, Райман мәктәбе), Самат ДӘҮЛӘТШИН (Стәрлетамак шәһәре, 24 нче мәктәп), Зөлфия САФИНА (Уфа шәһәре, 101 нче мәктәп), Таңчулпан ГАЛЛӘМОВА (Нефтекама шәһәре, 4 нче мәктәп), Илгизә СӘХӘБЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 11 нче мәктәп), Зәлифә ХАФИЗОВА (Бишбүләк районы, Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе), Эльмира САМАТОВА (Әлшәй районы, Слак мәктәбе), Альбина ФАЗЛЫЕВА (Дүртөйле шәһәре, 3 нче гимназия).
6 мартта бәйгенең “Укытучы-профи” дип аталган беренче туры башланган иде. Конкурсантлар Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә “Укучылар белән сөйләшү” сынавы аша үттеләр. Ул “Разговоры о важном” чарасы өлгесендә төзелгән иде. Укытучылар замананың иң актуаль мәсьәләләрен балалар белән уртага салып сөйләште.
20 мартта конкурсантлар гимназия укучылары белән тел-әдәбият дәресләре үткәрде. Бүген исә алар Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУда беренче турның соңгы сынавын узды – татар теле һәм әдәбияты, педагогика буенча тест сорауларына җавап бирде.Беренче турның өч сынавында да иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 6 укытучы “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтте. Кемнәр соң алар? Җавап бирәбез.
25 мартта Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында алар жюри алдында мастер-класс күрсәтергә тиеш.
26 мартка билгеләнгән “Укытучы-остаз” дип аталган өченче турга 2 конкурсант узачак. Аларны биредә “Укытучыга сорау” дип аталган пресс-конференция сынавы көтә.
“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы тур 27 мартта узарга тиеш. “Ел укытучысы”ның исеме тантаналы рәвештә 28 мартта игълан ителәчәк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
жюри әгъзасы.
Руслан СӨЛӘЙМАНОВ фотосы.