+7 °С
Яңгыр
Бүген 17 март иртәсендә Әбҗәлил районының Яңа Балапан авылындагы 773нче санлы участок сайлау комиссиясенең рәисе Физалия Билалованы Белорет шәһәрендәге бала тудыру йортына алып киткәннәр. Анда аның кызы туган. Өч абыйсына сеңелкәш бар хәзер!
Хезмәттәшләре яшь әнинең хәлен белешкән һәм котлауларын җиткергән. Ананың һәм сабыйның хәлләре яхшы. 773нче санлы участок сайлау комиссиясе дә бүген яхшы кәеф белән эшләгән.
Чыганак: "Әбҗәлил" гәзите.