Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә “Арт-Корылтай” IV Мәдәни форумы кысаларында Идел буе федераль округыннан балалар һәм яшүсмерләр өчен “Ак таяк (Белая трость)” XV Халыкара хәйрия фестиваленең сайлап алу этабы узды.
Музыкаль чыгышларны 28нче санлы Уфа коррекцион мәктәп-интернатыннан 8 укучы тәкъдим итте. Фестивальнең иң яшь катнашучысына 8 яшь.
Конкурста катнашучыларның чыгышларын РФнең халык артисты Диана Гурцкая, фестивальнең продюсеры Роберт Гурцкая, Социаль интеграция үзәге директоры урынбасары Николай Канунов, тавыш режиссеры Анатолий Ставцев һәм хореограф-куючы Константин Федоров бәяләгән.
Сайлап алу турын уңышлы үткән катнашучылар Мәскәүгә юллама алачак һәм фестивальнең "Крокус Сити холл"да үтәчәк гала-концертында популяр артистлар белән чыгыш ясый алачак. Сайлап алу туры нәтиҗәләре фестиваль сайтында урнаштырылачак.
Чыганак: Башинформ.