+1 °С
Болытлы
Уфа циркын реконструкцияләүгә 2 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Федераль бюджеттан акча 2026 елда бирелә башлаячак. Уфа циркы һәм аның реставрациясе 2024-2028 елда модернизацияләнәчәк объектлар исемлегенә кертелгән.
Яңартылган исемлекне Русия федерациясе Хөкүмәтенең Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган. Документ нигезендә, эшләр 2,04 миллиард сумга бәяләнгән. Реконструкция 3 ел, ягъни 2028 елга кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла.
2026 елда 869,4 миллион сум бүлеп биреләчәк, 2027 елда – 499,3 млн сум, 2028 елда – 617,6 миллион сум. Тагын якынча 60 миллион сум республика бюджетыннан бирелергә тиеш.
Чыганак: Аргументы и факты.
Фото: Росгосцирк.