Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 февраль , 16:36

Үзәктә – гаилә һәм яшьләр!

Президент Владимир ПУТИН үзенең бүген яңгыраган Федераль җыелышка бүген яңгыраган Юлламасында яшьләр һәм гаилә проблемаларына аерым тукталды.

Үзәктә – гаилә һәм яшьләр!
Үзәктә – гаилә һәм яшьләр!

Федераль җыелышка еллык Юллама вакытында Русия Президенты Владимир Путин, илнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе бер программага берләштерелә, дип белдерде.Ул быел ук «Русия яшьләре» гомумдәүләт проектын эшләтеп җибәрәчәкләре турында хәбәр итте. “Бу илебезнең киләчәге турында проект булырга тиеш”, – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Владимир Путин укытучыларның яшь буынны тәрбияләүдәге ролен аерым билгеләде.

– Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Балаларның үзләрен бердәм команда итеп хис итүендә, тормышта таяныч алуында остазларның роле зур. Агымдагы елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә һәм колледжларда директорларның тәрбия буенча барлык киңәшчеләренә аена 5000 сум өстәмә федераль түләү кертергә тәкъдим итәм. Шулай ук мәктәп сыйныф җитәкчеләре һәм колледж һәм техникум төркемнәре кураторлары өчен аерым карауны тәкъдим итәм. Алар аерым игътибар бирергә кирәк булган торак пунктларда эшли. Аерым алганда, 100 меңнән азрак кеше яшәүче торак пунктларда. Ә болар – асылда, безнең барлык кечкенә шәһәрләребез, район үзәкләребез, поселокларыбыз, авылларыбыз. Шулай итеп, агымдагы елның 1 мартыннан ук мондый белгечләргә сыйныф җитәкчелеге һәм төркемнәр белән кураторлык өчен федераль түләүне 10 мең сумга кадәр, ике тапкыр арттырырга тәкъдим итәм”, – диде ил башлыгы..

Русиядә туучылар санын арттыруга ярдәм итү өчен “Гаилә” гомумдәүләт проекты башлангыч алачак. “Русия төбәкләре балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыра. Туучылар саны уртача дәрәҗәдән түбәнрәк булган төбәкләргә ярдәм итәргә тәкъдим итәм. 2030 елга кадәр мондый төбәкләргә кимендә 75 миллиард сум җибәрәбез”, – диде Президент.

Владимир Путин демография мәсьәләләренә кагылды һәм, якындагы алты елда илдә туучылар санының тотрыклы үсешенә ирешергә кирәк, дип ассызыклады.

– Күпбалалы гаилә бөтен дәүләт стратегиясенең ориентирына әверелергә тиеш. Якындагы алты елда без туучылар санының тотрыклы үсешенә ирешергә тиеш. Бу хакта Юлламаның һәр бүлегендә диярлек сүз барачак, – дип белдерде Владимир Путин.

Русиядә “Ана капиталы” программасы ким дигәндә 2030 елга кадәр тормышка ашырылачак. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзер илдә 2-3тән артык бала үсә торган ике миллионнан артык гаилә яши. Шул ук вакытта бу өлкәдә күрсәткечләр яхшы якка үсә, дип билгеләде Путин.

Владимир Путин торак шартларын яхшырту өлешендә гаиләләргә дәүләт ярдәменә аерым игътибар бирде.

– Узган елда Русия Федерациясендә 110 миллион квадрат метрдан артык торак төзелде, бу – 1987 елдагы иң югары совет күрсәткеченнән 1,5 тапкыр күбрәк.

Соңгы 6 елда миллионлаган Русия гаиләсе торак шартларын яхшыртты, шул исәптән 900 меңнән артыгы – “Гаилә ипотекасы” ярдәмендә. Бу программа бездә 2018 елда башланды, без аны даими рәвештә арттырдык. Башта аны ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, аннары бер балалы гаиләләр куллана алды. “Гаилә ипотекасы” программасы агымдагы елның июленә кадәр гамәлдә. Аны 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм”, – диде ул.

– 6 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Алар өчен ташламалы кредит ставкасы элеккечә калачак – 6 процент. Һәм тагын. Хәзер өченче бала туганда дәүләт 450 мең сум күләмендә ипотека кредитының бер өлешен түли. Шулай ук бу норманың гамәлдә булуын 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм.

Агымдагы елда моның өчен якынча 50 млрд. сум кирәк булачак, аннан соң арта барачак, моның өчен акча бар, – диде Президент.

Президент шулай ук туучылар саны иң түбән булган төбәкләрдә гаиләләргә ярдәм итү программаларына яңа «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында 75 миллиард сум юнәлтеләчәген белдерде.

Фото: kremlin.ru

Үзәктә – гаилә һәм яшьләр!
Үзәктә – гаилә һәм яшьләр!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: