Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль , 12:07

“Җанлы сүз” җиңүчеләрен тәбрикләде!

Кичә, Туган телләр көнендә, Башкортстан Башлыгының Грантына лаек булган “Җанлы сүз” иҗади осталык лабораториясе Уфа Фән һәм технологияләр университетына яшь авторларын җыйды. #ФСГОРБ#ГрантыРБ#языкигранты2023#ГрантыГлавыРеспубликиБашкортостан#НКАТРБ#УУНиТ#союзписателейрб#кафедрататарскойфилологииикультуры#лабораториятворческогомастерстваҗанлысүз#21февраля#международныйденьродногоязыка#союзписателейрб#кафедрататарскойфилологииикультуры#лабораториятворческогомастерстваҗанлысүз#21февраля#международныйденьродногоязыка

“Җанлы сүз” җиңүчеләрен тәбрикләде!
“Җанлы сүз” җиңүчеләрен тәбрикләде!

Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мәктәп укучылары һәм студентлар арасында “Җанлы сүз” (“Живое слово”) республика иҗади бәйгесен инде унынчы тапкыр үткәде. Быел ул Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырылып, “Иҗади осталык лабораториясе” статусын алды. Башкортстанда дәүләт телләрен һәм Русия Федерациясе халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән Республика башлыгы грантлары конкурсында да иҗади лаборатория проекты җиңеп чыкты.

Лабораториянең максаты – талантлы балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү, укучыларның һәм студентларның иҗади потенциалын үстерү иде. Балалар сентябрь ахырыннан февраль башына кадәр проект җитәкчесе Л.Р. Сәгыйдуллина һәм белгечләрнең лекцияләрен тыңладылар һәм төрле жанрлардагы нәфис әсәрләрне практик тикшерү һәм язу белән шөгыльләнделәр. Лаборатория эше кысаларында әкият, хикәя, шигырь, фәнни мәкалә, публицистик мәкалә язу буенча 10 тематик очрашу узды. Спикерлар булып танылган шагыйрьләр, журналистлар, галимнәр Д. Булатова, М. Вафин, И. Фазлетдинов, Р. Сөләйманов, Д. Мөхәрәмова һ.б. чыгыш ясады.

Лаборатория эшендә катнашу өчен Башкортстанның һәм Татарстанның 39 районыннан һәм шәһәреннән 177 гариза килгән. Ә тәкъдим ителгән эшләрнең саны 197гә җитте. Башкортстанның Бәләбәй, Благовещен, Дүртөйле, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Туймазы, Уфа шәһәрләреннән һәм Әлшәй, Архангель, Бакалы, Балтач, Бишбүләк, Благовар, Бүздәк, Благовещен, Борай, Дүртөйле, Илеш, Караидел, Кыйгы, Краснокама, Кушнаренко, Мәчетле, Мишкә, Нуриман, Туймазы, Уфа, Федоровка, Шаран районнарыннан укучылар проектта аеруча теләп катнашты. Шулай ук иҗади лаборатория Татарстанның Арча, Казан, Минзәлә шәһәрләрендә һәм Актаныш, Әлки, Арча, Кайбыч, Минзәлә, Сарман районнары укучылары да конкурста үз көчләрен сынады.

Җиңүчеләрне бүләкләү 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителеп, ел саен билгеләнә торган Халыкара туган тел көнендә узды. Оештыру комитеты тарафыннан җиңүчеләр өчен бай мәдәни программа әзерләнгән иде. Иртә белән балалар Башкортстанның Милли музеена сәяхәт кылдылар, республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре белән таныштылар. Аннары аларны әдәби әсәрләр язу, театр сәнгате буенча осталык дәресләре көтте. Аларның укытучылары исә яңа ачылган вузара Студентлар кампусында Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы коллективы белән очрашты.

УФһТУның Тантаналар залына җиңүчеләрне бүләкләү өчен Башкортстанның танылган язучылары, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлары җыелган иде. Тантанада котлаулар шигъри сүз, җыр һәм бию белән аралашып барды. Балалар Уфадан иҗади җегәр, дәрт алып кайтып киткәннәр дип ышанабыз!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

Уфа Фән һәм технологияләр университеты доценты, проектның оештыру комитеты әгъзасы.

Автор фотосы.

“Җанлы сүз” җиңүчеләрен тәбрикләде!
“Җанлы сүз” җиңүчеләрен тәбрикләде!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: