Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль , 14:55

Конкурс финалына якынлаша!

Кичә жюри әгъзалары “Җанлы сүз” иҗади осталык лабораториясенә килгән әдәби әсәрләрне тикшерде.

Конкурс финалына якынлаша!
Конкурс финалына якынлаша!

Жюри составына республикада билгеле әдәбият, фән һәм вакытлы матбугат вәкилләре керә. Аерым алганда, шигъри әсәрләрне – танылган шагыйрьләр Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА һәм Руслан СӨЛӘЙМАНОВ, чәчмә әсәрләрне – проза остасы Дилбәр БУЛАТОВА, әкиятләрне – фольклорчы-галим Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ, публицистик язмаларны – үткен каләмле журналист Дилә МӨХӘРРӘМОВА-ХӘЙРЕТДИНОВА, фәнни эшләрне Уфа университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, доцент Илмира ЗАРИПОВА тикшерде. Жюри әгъзалары конкурска иҗади язмаларның быел былтыргыдан күбрәк килүен билгеләде. Мәсәлән, “Әкият” номинациясенә быел барлыгы 37 эш килгән. Былтыр аларның саны ике дистәдән артмаган иде.

Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мәктәп укучылары һәм студентлар арасында “Җанлы сүз” (“Живое слово”) республика иҗади бәйгесен инде унынчы тапкыр үткәрә. Быел ул Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырылып, “иҗади осталык лабораториясе” статусын алды. Башкортстанда дәүләт телләрен һәм Русия Федерациясе халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән Республика башлыгы грантлары конкурсында да иҗади лаборатория проекты җиңеп чыкты.

Кичәге утырыш ахырында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Башкарма директоры Альбина ХӘЛИУЛЛИНА катнашлыгында 21 февральдә Уфа Фән һәм технологияләр университетының Тантаналар залында узачак Җиңүчеләрне бүләкләү кичәсен оештыру мәсьәләләре каралды.

#ГрантыГлавыРеспубликиБашкортостан
#сохранениеиразвитиегосударственныхязыковРеспубликиБашкортлстаниязыковинародовРеспубликиБашкортостанв2023году
#национальнокультурнаяавтономиятатарРБ
#УУНиТ
#кафедрататарскойфилологииикультуры
#җанлысүз
#X_җанлысүз 

Конкурс финалына якынлаша!
Конкурс финалына якынлаша!
Конкурс финалына якынлаша!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: