Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль , 18:41

Башкортстан делегатлары В.В. Путин белән очрашты!

Мәскәүдә “Беренчеләр Хәрәкәте”нең II cъезды тәмамланды.

Башкортстан делегатлары В.В. Путин белән очрашты!
Башкортстан делегатлары В.В. Путин белән очрашты!

1 февральдә Мәскәүдә, ВДНХның “Белем” җәмгыяте лекториенда “Беренчеләр Хәрәкәте”нең II cъездын ябу тантанасы узды. Җыенда Башкортстанның төрле районнарыннан 20 делегат катнашты. Бер меңнән артык бала катнашкан хушлашу тантанасының онлайн-трансляциясен 1,5 миллион кеше карады.

“Беренчеләр Хәрәкәте” әгъзалары, ә димәк, Русиянең киләчәге белән күрешер өчен ил Президенты В.В. Путин үзе килде. “Әгәр дә Сез үзегезне ышанычлы хис итсәгез, максатчан рәвештә үз максатыгызга таба барсагыз, хыялларыгызны тормышка ашырсагыз, бездә барысы да яхшы булачак. Сез соңгы елда бик күп эшләдегез: Халыклар бердәмлеге көненә 2 миллион агач утырттыгыз, сугышчыларыбызга 3 миллион хат җибәрдегез, Донбасс һәм Новороссиядә яшәүчеләр өчен 400 меңгә якын китап җыйдыгыз һәм тапшырдыгыз. Болар барысы да күренеп торган әйберләр. Сез киләчәктә тагын да күбрәк эшләячәксез. Сезнең остазларыгыз һәм әти-әниләрегез һәрвакыт сезнең белән булды һәм булачак. Әмма без хәзер бергә эшләргә тиешбез”, – диде Владимир Путин. Дәүләт башлыгы беренчеләрдән булып ата-аналарга һәм остазларга балаларның башлангычларын тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Үз чыгышының ахырында Владимир Путин съездда катнашучылар белән бергә Русия Федерациясе гимнын башкарды.

Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Президент ярдәмчесе Максим Орешкин, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежи) җитәкчесе Ксения Разуваева съездның мәртәбәле кунаклары булды

Русиянең 89 төбәгеннән җыелган делегатлар тарафыннан съездда оешманың 2024 елга максат-бурычлары билгеләнде, Уставка үзгәрешләр кертелде. Шуларның иң мөһиме – 25 яшькә кадәрге егет-кызларга оешмада торырга рөхсәт бирү. Бу исә студентларга Хәрәкәт эшендә катнашу мөмкинлеген бирәчәк. Башкортстан делегаты Ләйсән Садыйкова оешманың Федераль Советына кертелде. Аңа алдагы эшендә уңышлар телибез!

Башкортстан делегатлары В.В. Путин белән очрашты!
Башкортстан делегатлары В.В. Путин белән очрашты!
Башкортстан делегатлары В.В. Путин белән очрашты!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: