Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар , 16:28

Башкортстан Башлыгы язучылар белән очрашты

Радий Хәбиров бүген республика язучыларын борчыган сорауларга җавап бирде.

Башкортстан Башлыгы язучылар белән очрашты
Башкортстан Башлыгы язучылар белән очрашты

Сәгать ярымга сузылган очрашу Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында узды. Сөйләшүдә 60тан артык каләм әһеле катнашты. 

Мондый очрашу инде беренче тапкыр гына узмый. Радий Фәрит улы беренче эш итеп соңгы ике ел эчендә әдәбиятны үстерү өлкәсендә башкарылган эшләренә байкау ясады. Аерым алганда, Башкортстан Язучылар союзы урнашкан тарихи бинаны ремонтлау өчен 35 миллион сум акча бүленгән, шулай ук оешмага Пушкин урамында урнашкан янә бер бина тапшырылачак; З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының гонорар фонды да арттырылган. Шулай да чишеләсе мәсьәләләр күп әле. Җитәкче язучыларны активрак булырга, халык белән тыгызрак аралашырга чакырды.

Язучыларга матди ярдәмне ул Башкортстан Башлыгы грантлары аша җиткерергә вәгъдә биреп, бу максатка 10 миллион сум акча аерым бүленәчәге турында әйтте. Бу акчалар махсус хәрби операция чорында замандашларыбызның батырлыгын чагылдыруга нигезләнгән патриотик әсәрләр тудыруга тотылачак. Радий Хәбиров хәрби хәрәкәтләр барган урыннарны үз күзләре белән барып күргән Зөһрә Буракаевага, Миләүшә Каһармановага, Мөнир Кунафинга һәм Айгиз Баймөхәммәтовка аерым рәхмәтләрен җиткерде.

Моңа җавап итеп, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов берлек тарафыннан узган елны башкарылган эшләргә хисап тотты. Күпсанлы чараларны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен ул республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

Эшлекле тәнкыйть сүзләре дә булмады түгел. Шагыйрә Кристина Андриянова-Книга Бәләбәй шәһәрендә егерме елдан артык “Илһам чишмәләре” конкурсы ел саен үткәрелеп килеп, соңыннан ике елга бер уздырыла башлавын, былтыр исә бөтенләй үткәрелмәвен хәбәр итте һәм бу мәсьәләне хәл итүдә республика җитәкчесеннән ярдәм сорады. Радий Хәбиров “Илһам чишмәләре”н уздыру кичекмәстән җайга салыначак дип белдерде. Тәнкыйтьче-галим Зәки Әлибаев исә Башкортстан вузларында башкорт әдәбият белеме буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклана торган бер генә Гыйльми Совет та калмавына ачынып, тиздән республика вузларында әдәбият буенча гыйльми кадрларга кытлык булачагын искәртте. Башкортстан Башлыгы бу проблеманы тиз арада хәл итүне Уфа Фән һәм технологияләр ректорына йөкләргә вәгъдә итте. Светлана Чурева, Мөнир Кунафин, Лариса Абдуллина, Рамил Чурагол, Миләүшә Каһарманова һәм башка каләмкярләрнең чыгышларында шулай ук эшлекле тәкъдимнәр яңгырады һәм аларның һәркайсы республика җитәкчесе тарафыннан яклау тапты.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

Башкортстан Башлыгы язучылар белән очрашты
Башкортстан Башлыгы язучылар белән очрашты
Башкортстан Башлыгы язучылар белән очрашты
Башкортстан Башлыгы язучылар белән очрашты
Башкортстан Башлыгы язучылар белән очрашты
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: