Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар , 22:44

Иң популяры – кер юу машинасы

Заман техникасы тарихы (2)

Иң популяры – кер юу машинасы
Иң популяры – кер юу машинасы

Микродулкынлы мич

 

Американың хәрби инженеры Перси Сленсер төрле тәҗрибәләр үткәрергә яраткан. Шулай итеп нурланыш нигезендә ризыкны җылытып буласын ачыклаган. Бу эшенә ул 1946 елда патент ала. Беренче микродулкынлы мич 1947 елда әлеге илдә барлыкка килә; Баштагы мәлдә ул хәрбиләрнең туңдырылган ризыкларын җебетү өчен файдаланыла. 1955 елда аны хуҗабикәләр өчен күпләп җитештерә башлыйлар. Әмма ул киң кулланылышка тиз генә кереп китә алмый. Бары функцкияләрен арттырып, хуҗабикәләр өчен башка мөмкинлекләр барлыкка килгәч кенә, халыкта кызыксыну уяна. Россиядә исә әлеге техниканы баштарак куллануны тыйганнар. Файдасына караганда зыяны күбрәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бары 1990нчыелларда гына әлеге чикләүләр бетерелеп, сатуда "микроволновка" пәйда була.

 

Кер юу машинасы

 

ХIХ гасырга кадәр керне кул белән юганнар. Моның өчен төрле җайланмалар да кулланьшган.1874 елда Уильям Блэксгоун тарафыннан кул белән әйләндерә торган кер юу машинасы уйлап табыла. Ә  электр белән эшләүче машина 1908 елда барлыкка килә. Тулысынча автоматлаштырылганы 1949 елда АКШта уйлап табыла. Русиядә беренче машина XX гасыр башына барлыкка килә. 1975 елда "Волга-10” автомат кер юу машинасы уйлап табыла. Тик фатирларда зур егәрлекле электр булмагач, бик тиз сатудан алына. Аннан сон аны камилләштерәләр. 1981 елда “Вятка” машинасы кулланылышка кертелә. Хәзер исә һәр йортта диярлек автомат кер юу машинасы тора. Кер юу машинасы халык арасында аеруча популяр.

 

Тузан суырткыч

 

Британия кешесе Хьюбер Сесил Бут тузанны махсус җайлама белән суыртып булуын ачыклый. Бу – 1901 ел була. Электр белән эшләүче беренче тузан суырткыч 1910 елда П.А.Фискер тарафыннан уйлап табыла. Аның авырлыгы 17 кило чамасы була. “Капчыксыз” тузан суырткыч 1959 елда барлыкка килә. Тузан суырткычның беренче конструкциясен немец компаниясендә  инженер булып эшләүче Русия кешесе Михаил Доливо-Добровольский уйлап тапкан.

 

Фото: boobooka.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: