Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар , 18:08

«Русия балалар Кыш Бабае» – Башкортстанда!

“Беренчеләр хәрәкәте” оештырган акциядә Башкортстаннан 3000нән артык кеше катнашты.

«Русия балалар Кыш Бабае» – Башкортстанда!
«Русия балалар Кыш Бабае» – Башкортстанда!

"Беренчеләр хәрәкәте" «Русия балалар Кыш Бабае» бөтенрусия акциясенә йомгак ясады. Ай дәвамында активистлар Яңа ел геройлары киемнәрендә бәйрәм көннәрендә эшләүче өлкәннәрне котлап йөрделәр. Мәктәп укучылары бөтен Русия буенча табибларга, укытучыларга, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен, полицейскийларны, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларны Яңа ел кәефе һәм үз куллары белән ясаган бүләкләр белән шатландырды.

«Русия балалар Кыш Бабае» акциясен Беренчеләр хәрәкәте 2023 елның декабрендә башлап җибәрде. Проектның максаты – яшьләрне социаль әһәмиятле һөнәрләр белән таныштыру һәм Яңа ел бәйрәмнәре вакытында эшләүчеләргә ярдәм итү. Акция аркылы балалар хезмәткә һәм һөнәри бурычларга хөрмәт белән карарга, мәктәптә үк эш сөеп үсәргә өйрәнделәр. «Русия балалар Кыш Бабае» акциясе Яңа елның беренче көннәрен эш урынында уздыручыларга чын бәйрәм бүләк итте. 600 меңнән артык Беренчеләр хәрәкәте вәкиле, Кыш бабай һәм Карсылу кыяфәтенә кереп, 200 меңгә якын абый-апаларын – дежур табибларны, янгын сүндерүчеләрне, хәрбиләрне, коммуналь хезмәткәрләрне котлап чыкты. Бала куллары белән әзерләнгән бүләкләр бәйрәм рухы тудырырга ярдәм итте һәм өлкәннәргә, Яңа елның, барыннан да элек, могҗизалар вакыты, икәнлеген искә төшерде”, –дип билгеләп үтте Беренче хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров.

“Беренчеләр”нең бу акциясе Башкортстанны да урап узмады. Республиканың төрле районнарында укучылар Яңа ел шигырьләрен укып һәм җырлар җырлап, өлкәннәргә бәйрәм рухы бүләк итте. Мәсәлән, Чишмә районында Хәрәкәт активистлары сатучыларны һәм җирле супермаркетларның техник персоналын котлады. “Без бу акциядә теләп катнашабыз, чөнки безгә кешеләргә яхшылык эшләү ошый, алар безгә карап елмая һәм рәхмәт әйтә. Максатыбыз – кешеләргә шатлык һәм елмаю китерү. Бу гаять күңелле вазыйфа. Яңа ел төнендә эшләгән һәр кешегә рәхмәтлебез! Акция ярдәмендә мин үземне чын Карсылу ролендә сынап карый алдым. Бу онытылмаслык тәҗрибә булды, – дип, тәэссоратлары белән уртаклашты Чишмә районында яшәүче Хәрәкәт активисты Рианна Мөслимова.

Ишембай районында “Беренчеләр” торлак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен котладылар. Кар явып торган елның беренче көннәрендә аларга эшкә иртәрәк чыгарга туры килде. «Катлаулы һава торышы шартларында, кар, буран яки бозлавык булганда без хәтта Яңа ел төнендә дә эшкә чыгарга мәҗбүрбез. Әмма “Беренчеләр” хәрәкәте бездә Яңа ел кәефен тудырды. Мондый акцияләр бик мөһим – алар бәйрәмне гаиләдән читтә каршы алган һәркем өчен зур ярдәм”, – дип сөйләде җирле идарәче компания хезмәткәре Наталья Прахова.

Баймак районында балаларның бүләкләрен – реаномобильнең медицина экипажы, Аскында – район мәдәният йорты артистлары, Кыйгыда – “Безнең Кыйгы” гәзите журналистлары, Тәтешледә –«Урожай» авыл хуҗалыгы кооперативы хезмәткәрләре алды. Кырмыскалының 2нче мәктәп укучылары котлау хатларын һәм үз куллары белән ясалган бүләкләрне, гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучы солдатларга җибәрде.

Әлеге акция турында #РоссийскийДетскийДедМороз хештегы белән социаль челтәрләрдә 75 мең хәбәр урнаштырылды, аларны 200 миллион кеше карады.

Фото: “Движение первых”

«Русия балалар Кыш Бабае» – Башкортстанда!
«Русия балалар Кыш Бабае» – Башкортстанда!
«Русия балалар Кыш Бабае» – Башкортстанда!
«Русия балалар Кыш Бабае» – Башкортстанда!
«Русия балалар Кыш Бабае» – Башкортстанда!
«Русия балалар Кыш Бабае» – Башкортстанда!
«Русия балалар Кыш Бабае» – Башкортстанда!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: