Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 гыйнвар , 13:35

Хезмәт стажын сатып алып буламы?

Пенсиягә чыгарга хезмәт стажыгыз җитмиме? Борчылмагыз! Елларны сатып алырга да мөмкин.

Хезмәт стажын сатып алып буламы?
Хезмәт стажын сатып алып буламы?

2024 елда 63 яшен тутырган ир-атлар һәм 58 яшькә җиткән хатын-кызлар картлык буенча пенсиягә чыгарга тиеш. Моның өчен аларга 15 еллык хезмәт стажы һәм 28,2 дән дә ким булмаган пенсия баллы җыярга кирәк. Әгәр дә хезмәт стажыгыз җитмәсә, аны законлы рәвештә сатып алырга да мөмкин. Тик таләп ителгән 15 елның яртысын, ягъни 7,5 елын гына.

Моның өчен нишләргә соң?

Иң башта Русия Социаль фондына гариза тапшырырга кирәк. Моны Социаль фондның клиент хезмәтләрендә, оешма сайтындагы шәхси кабинетыгызда, “Госуслуги” порталы, яки заказлы хат белән башкарырга мөмкин.

Үзмәшгуль статусында булсагыз, “Мой налог” мобиль кушымтасында, яки Федераль салым хезмәте сайтында гариза калдырырга кирәк.

Иң мөһим сорау: бер ел стаж күпме тора соң?

Беренчедән, 2025 елда пенсия яшегез җитә, ләкин хезмәт стажыгыз кирәкле 15 елга җыелмый икән, быел ук Социаль фонд белән килешү төзеп, ел ахырына кадәр взносларыгызны түләп куярга кирәк. Мәсәлән, узган елны 2024 елда пенсиягә чыгучылыр өчен түләү хакы түбәндәге формула буенча исәпләнә иде: МРОТ × 22% × 12.

2024 елда Русиядә минималь хезмәт хакы 19 242 сум тәшкил иткәнлектән, 2023 елда бер ел хезмәт стажы алу өчен Фондка 50 798,88 сум взнос күчерү кирәк иде. Алдагы ел өчен стаж “бәясе” тагы да күтәрелер дип көтелә.

Гомер буе бот күтәреп ятып, шулай да ничектер акча табып, җиңел генә пенсиягә чыгарга җыенучыларның кәефен төшерергә мәҗбүрбез. Монда чикләүләр дә шактый. Мәсәлән, бер ел эчендә бер ел стаж һәм күпмедер пенсия баллы сатып алырга ярый (сатып алырга рөхсәт ителгән балларның саны ел саен үзгәреп тора). Мәсәлән, 2023 елда 8,124 пенсия баллы сатып алырга ярый иде. Моның өчен Социаль фонд исәбенә 343 031,04 сум күчерү соралды. Сатып алынасы балларның минималь күләме 1,015 балл тәшкил итте. Аңа ия булу өчен, Социаль фонд исәбенә 42 878,88 сум күчерергә кирәк иде. Әйткәндәй, әлеге сумманы тулаем бер тапкыр итеп тә, өлешләргә бүлеп тә түләргә мөмкин.

Күрәсез, әрәмтамаклык шактый кыйммәт тора. Шуңа күрә тырышып эшләп, олы стаж һәм зур пенсия баллары җыегыз!

Бөек Тукай әйтмешли:

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел!

Хак сүзләр!

Фото: https://ru.freepik.com/

Хезмәт стажын сатып алып буламы?
Хезмәт стажын сатып алып буламы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: