Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 гыйнвар , 08:40

Гыйнвар аеннан пенсияләр күтәрелә

Яңа ел бүләге: Русия Президенты имзалаган закон нигезендә, пенсияләр генә түгел, башка социаль түләүләрнең дә күләме артачак.

Гыйнвар аеннан пенсияләр күтәрелә
Гыйнвар аеннан пенсияләр күтәрелә

Русия Президенты Владимир Путин ноябрь ахырында раслаган законнар нигезендә, Социаль фонд гыйнвар аеннан башлап фонд бюджетыннан бирелә торган күпчелек түләүләрне индексацияли.  Миллионнарча пенсионерлар, балалы гаиләләр, инвалидлыгы булган кешеләр бу үзгәрешләрне үз кесәләрендә тоячак.

Барыннан да элек, гыйнвар аеннан башлап эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре артачак. Президент кул куйган федераль закон нигезендә, башта планлаштырылган 4,6 процент урынына үсеш 7,5 процент тәшкил итәчәк. Индексация Башкортстанда яшәүче 1 миллион пенсионерга кагылачак. Нәтиҗәдә, республиканың эшләмәүче пенсионерларының картлык буенча пенсиясенең уртача күләме 22 мең сумга кадәр җитәчәк.

Гыйнварда шулай ук яңа пенсиягә чыккан эшләүче пенсионерларның да пенсия түләүләре индексацияләнәчәк. Бу пенсия коэффициенты бәясенең һәм фиксацияләнгән түләүнең 7,5 процентка артуы белән бәйле. Бер коэффициентның бәясе 123,77 сумнан 133,05 сумга кадәр артачак. Пенсиягә фиксацияләнгән түләү күләме 7 567,33 сумнан 8 134,88 сумга кадәр артачак.

Моннан тыш ил буенча ата-аналарга һәм авырлы хатын-кызларга бирелә торган бердәм пособие күләме дә арта. Ул балага яки хезмәткә сәләтле өлкән кешегә төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Башкортстан Республикасында ата-аналарга бердәм пособие күләме 2024 елда 6670 сум (50%), 10005 сум (75%) һәм 13340 сум (100%) тәшкил итәчәк, йөкле хатын-кызлар өчен – 7495 сум (50%), 11243 сум (75%) һәм 14991 сум (100%). Бүгенге көндә бердәм пособие Башкортстан Республикасында яшәүче 300 меңнән артык балага билгеләнгән.

Бердәм пособиедән тыш, балаларга бирелә торган башка түләүләрнең суммасы да артачак. Болар исәбенә 3 яшькә кадәрге беренче балага бирелә торган айлык пособие яки 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан айлык түләү керә. Ике пособиенең дә күләме төбәктә бала өчен билгеләнгән бер яшәү минимумы суммасын тәшкил итә. Яңа елдан түләүләрнең күләме 1000 сумнан артып китәчәк һәм Башкортстан Республикасында ай саен 13340 сум тәшкил итәчәк.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәте.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Гыйнвар аеннан пенсияләр күтәрелә
Гыйнвар аеннан пенсияләр күтәрелә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: