Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2023, 14:11

2024 елда бердәм пособие ничек түләнәчәк?

Русия Социаль фонды бердәм пособие алу сроклары декабрь аенда чыккан гражданнардан 2024 елга гаризалар кабул итә.

2024 елда бердәм пособие ничек түләнәчәк?
2024 елда бердәм пособие ничек түләнәчәк?

Декабрьдә бердәм пособие түләү срогы чыккан гаиләләр ай ахырына кадәр киләсе елда акча алу өчен Социаль фондка гариза бирә ала. Гаризаларны үз вакытында озайту ата-аналарга пособие түләүнең өзлексезлеген тәэмин итәчәк.

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, бердәм пособие 12 айга билгеләнә, бу вакыт узгач, аны түләү туктатыла. Пособиене тагын бер елга озайту өчен, яңадан гариза бирергә кирәк. Моны түләү срогы чыкканчыга кадәр бер ай эчендә эшләргә мөмкин. Бердәм пособие алуны беренчеләрдән булып 2023 елның гыйнварында ук рәсмиләштерүчеләр өчен бу срок декабрь аенда җитте. Мондый гаиләләр түләүләрне озайту өчен социаль фондка мөрәҗәгать итә ала.

Баштагы гаризаны биргәндәге кебек үк, пособиене озайтканда да Социаль фонд, гаиләнең социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын билгеләү өчен, аның керемнәрен һәм мөлкәтен тикшерә. Гражданнарның күпчелеге өчен мондый тикшерү сизелми дә узачак, чөнки фонд кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә җыячак.

Социаль фонд пособие алу өчен бирелгән гаризаны 10 эш көне дәвамында карый. Барысы да яхшы булган очракта, ата-аналар алдагы ел өчен түләүләрне моңа кадәр үзләре күнеккән срокларда алачак. Банк аша алганда, узган ай өчен акчалар алдагы айның 3ендә киләчәк, ә почта аша алганда – киләсе айның 1 – 25 нче числоларында.

Әгәр дә ата-аналар гаризаларын декабрьдә яңартырга өлгермәсә, моны соңрак та эшли алачак. Тик түләүләр гариза биргән айдан башланачак.

Гаризаны “Госуслуги” интернет-порталында, күпфункцияле үзәкләрдә һәм Социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие Русиядә 2023 елдан башлап кертелде. Ул балаларга һәм йөкле хатын-кызларга элеккеге берничә түләүне алыштырды. Түләүгә керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр хокуклы. Акчаны чыннан да мохтаҗ кешеләр алсын өчен, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте исәпләнә.

Пособиенең күләме дә керемнәргә бәйле. Ул балага яки хезмәткә сәләтле өлкән кешегә төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә ала. Башкортстан Республикасында бердәм пособие күләме 2024 елда 6670 сум (50%), 10005 сум (75%) һәм 13340 сум (100%) тәшкил итәчәк, йөкле хатын-кызлар өчен – 7495 сум (50%), 11243 сум (75%) һәм 14991 сум (100%). Бүгенге көндә бердәм пособие Башкортстан Республикасының 299 меңнән артык балага билгеләнгән

Чыганак: Русия Социаль Фондының Башкортстан буенча идарәлеге.

2024 елда бердәм пособие ничек түләнәчәк?
2024 елда бердәм пособие ничек түләнәчәк?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: