Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 декабрь 2023, 18:16

Яшьләр сәясәте көннәре ничек үтә?

Иртәгә яшьләр янына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзе киләчәк.

Яшьләр сәясәте көннәре ничек үтә?
Яшьләр сәясәте көннәре ничек үтә?

19 – 21 декабрь көннәрендә Башкортстанда Яшьләр сәясәте көннәре уза.

Чара Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырыла һәм ике мәйданчыкта уза: аны үткәрү урыны итеп М. Акмулла исемендәге БДПУ һәм “Торатау” Конгресс-холлы сайланган.

Яшьләр җыенын ачу тантанасында республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук түбәндәгеләрне сөйләде:

– Традиция буенча ел ахырында без төрле чараларны берләштереп, Яшьләр сәясәте көннәре. Активистлар, яшь гаиләләр, волонтерлар, медиа-өлкә һәм һөнәри берләшмәләр вәкилләре, тармак белгечләре бер мәйданчыкта очрашачак. Катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән, аларда ике меңнән артык кеше катнашачак. Биредә яшьләр үзләрен күрсәтә алачак, максатларын тормышка ашыру өчен яңа юнәлешләр табачак, кыскасы, вакытларын максималь рәвештә файдалы үткәрәчәк. Быел беренче мәртәбә “Яшьләр вакыты” республика яшьләр премиясен дә тапшырачакбыз.

Чарага дәрәҗәле экспертлар чакырылган. Алар арасында Яшьләр сәясәте институты директоры Николай Бажитов (Мәскәү шәһәре), Санкт-Петербургтан килгән «КОНТАКТ» Яшьләр арасында социаль программалар һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау шәһәр үзәге командасы да бар.

Бүген Конгресс-холл бинасында Яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче психологлар форумы узды. Иртәгә ул эшен йомгакларга тиеш. Шулай ук иртәгә биредә Медиа-өлкә белгечләре мәктәбе,  “Йәшлек-смарт” проектлар төзү мәктәбе эшләячәк, Башкортстанның яшь гаиләләр форумы һәм ирекмәннәр республика җыены узачак, “Йәшлек-бизнес” яшьләр эшкуарлыгына ярдәм программасына нәтиҗә ясалачак. Ә көннең икенче яртысында яшьләр янына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзе киләчәк. Ул егетләр һәм кызлар белән күзгә-күз очрашып сөйләшкәннән соң, иң-иңнәргә дәүләт бүләкләрен тапшырачак.

Фото: Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты.

Яшьләр сәясәте көннәре ничек үтә?
Яшьләр сәясәте көннәре ничек үтә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: