Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2023, 12:06

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА.Тәмле кесәл

Кесәлне ашаганнан да болайрак, аның нинди икәнен күреп кайтуыма күңелем булган иде.

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА.Тәмле кесәл
Илсөяр ТИМЕРБАЕВА.Тәмле кесәл

Безнең өйдә минем белән уйнарлык кызлар юк. Гел чыгып китеп тә булмый. Бала карыйсым бар. Үземнән кече энекәшләр белән сеңлем Илгизәне. И-и, елак инде ул кызый! Кая гына барсам да, үкереп елап арттан чаба. Минем дә бит уйныйсым килә. Качып кына әбиләргә барам.

Әби бездән ике өй аша гына яши. Әтинең әнисе — Миңнекамал әби ул. Картайган инде, әллә кайларга барырлык хәле дә юк, чыкса, капка төбеннән ары китми. Кече улы Искәндәр абый тәрбиясендә яши. Әбиемнең урыны алгы өйнең түрендә, чиста-пөхтә итеп җыештырылган, күпертелгән түшәкле карават өстендә. Аларның миннән дә кечерәк дүрт балалары бар. Кызлары Гөлсимә белән уйнарга яратам. Ул елак та түгел, мине тыңлый да. Искәндәр абыйның хатыны Нәсимә апа, кем килсә дә, һәрчак ачык йөз белән каршы ала. Ишектән керәм дә шыпырт кына урындык читенә чүмәшәм. Тын гына утырганны күргәч, түрдә карават өстендә утырган әби сүз башлый:

— Нихәл, атаңнар-анаңнар өйдәме? Атаң нишли? Анаң нишли?

Килгән саен шул бер сорау. Әбигә җавап урынына миннән «Әйбәт. Эштә» диюдән башка сүз чыкмый. Күп сөйләшмим мин, тыңларга, күзәтергә генә яратам.

Нәсимә апа, һәрвакыттагыча, ашарга әзерләү белән мәшгуль. Бүген ул, солы кесәле пешердем, ди. Әнә өстәлгә олы табак белән шушы кесәл дигәннәрен китереп утыртты. Бөтенебезгә берәр кружка сөт тә бүлде.

— Балалар, әйдә, утырышыгыз. Син дә утыр! — диде, миңа карап.

— Минем ашыйсым килми, — димен. Ә үземнең бу кесәл дигән әйбернең тәмен бик тә беләсем килә. Кесәл тәмле була ул дигәнне әнидән ишеткәнем бар минем барын. Бер-ике мәртәбә тагын кыстап карагач туктады Нәсимә апа.

Табактагы кесәлне, кашык белән китеп алып кына, кружкадагы сөткә чумдырып ашыйлар икән. Авыздан сулар килеп утырам. Ләкин һаман да шул — кыюлык юк өстәл янына утырып ашарлык...

...Әбиләрнең тау башындагы чирәмлегенә менеп, үземнән кечерәк кызлар белән бераз «укытучылы» уйнагач, өйгә, җаваплы эшемә — бала карарга кайтып киттем. Кесәлне ашаганнан да болайрак, аның нинди икәнен күреп кайтуыма күңелем булган иде. Ишектән керүгә үк:

— Әни, кесәл тәмле була икән ул! — дип, сөенеч алдым.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: