Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь 2023, 23:32

Заһит МУРСИЕВ. Мин мәхәббәткә хыянәт итмәдем

Көлдең. “Син бит мин хыялланган әкият батыры түгел, күктән йолдыз өзеп бүләк итә алмыйсың”, – дидең.

Заһит МУРСИЕВ. Мин мәхәббәткә хыянәт итмәдем
Заһит МУРСИЕВ. Мин мәхәббәткә хыянәт итмәдем

Көлдең. “Син бит мин хыялланган әкият батыры түгел, күктән йолдыз өзеп бүләк итә алмыйсың”, – дидең. Алып бирә алмадым. Хак иде сүзләрең. Кактың мине. Ә йолдыз бүләк иткән берәүне таптыңмы соң? Юктыр. Сүзеңне онытмадым, уйладым, эзләдем, ничек кенә булса да үзеңне хәйран калдырасы, үземә каратасым килде.

Уйлансам да, моңайсам да берни дә эшли алмадым. Чарасыз калдым. Моңайганнар суга карый, розалар белән түгел, төнбоеклар белән серләшә, моңлыны моңлы аңлый. Киттем су буена, көттем сине уемда. Син килмәдең. Төн булды. Көймәмне эчкә эттем, төнбоеклар арасыннан уртага кердем. Су өсте дулкынланды, ул дулкыннар миннән ерагаерга ашыкты. Синең кебек. Ә мин тындым, ашыгыр җирем, ашкыныр сәбәбем юк. Дулкыннар да тынды, мине ташлап киткәннәре әллә кайда гаип булды.

Шунда минем күзгә гаҗәеп манзара ачылды. Мин, үзем дә сизмәстән, йолдызлар арасына килеп эләккәнмен бит. Мин йолдызлар арасында! Күл өсте төнге күк йөзенә әйләнгән, һәр тарафта йолдыз. Алар җемелди, күз кыса, ымсындыра, мин сине көтәм дигән сыман. Акрын гына, сак кына, сулыш алырга да курыккан килеш куш учымны суга батырам. Тутырып су алам. Күрегез, минем кулымда йолдыз! Мин аны таптым!

И, хыялый, бу бит чын йолдыз түгел, бу бит аның шәүләсе генә диярсең. Булса соң, мин шуңа да шатлана беләм.

Ә син үзең чын идеңме соң? Чын идеңме?! Мин ичмасам, мәхәббәткә хыянәт итмәдем, мин хыяллана белдем, син шуны аңламадың. Мин матурлыгыңа кызыгып ялкын эченә барып керүче күбәләк. Үлсәм ни, аның каравы, мин матурлыкны күрдем, Ә син күрмәдең...

 

Заһит Мурсиев фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: